tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россиякүләм “Түгәрәк уен”да төмәнлеләр
Россиякүләм “Түгәрәк уен”да төмәнлеләр

Россиякүләм “Түгәрәк уен”да төмәнлеләр

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы бистәсеннән башланган Бөтенроссия татар фольклор фестивале быел ун еллыгын каршы алды. “Түгәрәк уен” ил күләмендә татар халкы фольклорын саклауда, үстерүдә зур эшләр башкарды, онытыла барган йола, гореф-гадәтләребез тарих төпкелләреннән барланып яңартылды, кайберләре тормышта да кулланышка керә бара. Быел 23 төбәктән 30 фольклор коллективы килгән.

Күренекле мәдәният белгече Вәлимә Ташкалова җитәкчелегендә өлкәбез фольклорчылары: Тубылның “Илһам” хореографик төркеме (җитәкчесе Гөлфирә Шәмсетдинова), Төмән районының Шыкча авылыннан “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле (Гаяз Габдуллин), Муллаштан “Пышны” ансамбле (Җәгъфәр Касыймов), Ялутор районы, Аслана авылыннан “Тамаша” фольклор-этнографик ансамбле (Ильяс Бакиев) катнашалар.

Иске Кулаткы урамы буйлап 600дән артык кеше парадта үтә. Тантаналы ачылыш “Кичке сабантуй”га килеп тоташа. “Анда районның чыгарылыш классларының татар укучыларын тәбрикләүләре ошады”, диде “Тамаша” ансамбле әгъзасы Илчан Хөснетдинов. Соңыннан “Кичке уен” гөрли.

Алдагы көннәрдә бәйгеләр үтә, районның 3 авылына концертлар белән баралар, район Сабан туенда бәйрәм итәләр. Иске Кулаткы атнага якын татар җыр-моңына күмелә.

Безнең данны яклаган “Шытыр-шатыр”лар, гадәттәгечә, югары дәрәҗәдә чыгыш ясап, I дәрәҗәдәге лауреат дипломын алалар, “Илһам” егетләре биюе II дәрәҗәдәге лауреат дипломына лаек дип табыла. “Тамаша”лар фестивальнең дипломы һәм махсус приз – кулдан эшләнелгән борынгы сандык белән бүләкләнәләр. 10 ел буена коллективларның осталыгы арткан, быел Саратов, Волгоград өлкәләреннән яңа коллективлар килгәннәр, гармунчылар күп булган.

yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*