tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе татар автономиясенә – акчалата грант
Ульяновск өлкәсе татар автономиясенә – акчалата грант

Ульяновск өлкәсе татар автономиясенә – акчалата грант

Ульяновск өлкәсендә коммерциясез оешмаларның 25 проекты бюджеттан ярдәм алачак.

Безнең регионда социаль юнәлешле коммерциясез оешмалар өчен грантлар конкурсының нәтиҗәләре игълан ителде.

Өлкә конкурсының 25 НКО-лидеры Ульяновск өлкәсендә яшәүче халыклар турында белемне таратуга, гражданлык патриотизмы булдыруга, тарихны ялганлап тасвирлауга каршылык күрсәтүгә hәм традицион рухи, әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга юнәлдерелгән проектларын тормышка ашыру өчен дәүләттән ярдәм алачаклар.

Губернатор Сергей Морозов күрсәтмәсе нигезендә НКОларның милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту сферасындагы проектларына булышлык күрсәтү максатында өлкә бюджетыннан барлыгы сигез миллион сумнан артык акча бүлеп бирелә.

Җиңүчеләр арасында Россия халыклары ассамблеясе гомумроссия иҗтимагый оешмасының Ульяновск региональ бүлекчәсе тарафыннан тәкъдим ителгән «Поющая Россия» проекты hәм Ульяновск өлкәсендә яшәүче халыкларның «Этнографик калейдоскоп» дип аталган милли кинематографияләре фестивале бар. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, «Кырык бишенченең Сабан туе» татар милли бәйрәме (акчалата грант өлкә татар автономиясенә бирелә), «Акатуй» чуваш халык бәйрәме, «Шумбрат» өлкә мордва халык бәйрәме оештырылачак. 2020 елда бик күп проектлар Бөек Ватан сугышында күп милләтле халыкның Җиңү темасына багышлана.

Безнең регионда шулай ук «Җиңү мирасы – безнең бердәмлек» укучы hәм студент яшьләр форумы, «Казачата-2020» укыту-тренировкалау хәрби-патриотик җыены, Идел буе казакларының өченче форумы узачак hәм казакларның «Ермак» хәрби-спорт патриотик клубы оештырылачак. «Экстремизм. Терроризм. Яшүсмер» проекты кысаларында яшьләр арасында экстремизм идеологиясе таралуын профилактикалау эшен дәвам итү күздә тотыла.

Коммерциясез оешмалар проектларында билгеләнгән массакүләм hәм группалы чаралар регионда чикләү чаралары бетерелгәннән соң уздырылачак.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*