tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җәен мәктәп балаларына уку өчен 16 кызыклы китап
Җәен мәктәп балаларына уку өчен 16 кызыклы китап

Җәен мәктәп балаларына уку өчен 16 кызыклы китап

Каникул дип рухи дөньяны баетудан, белем алудан туктарга кирәкми. Әлбәттә, бу сәгатьләр буе башны бәрә-бәрә фәнни китаплар укып, мәсьәлә чишеп утыру дигән сүз түгел. Моның өчен кызыклы матур әдәбият әсәрләре уку да җитә. Бары тик көненә 30-40 минут вакытыңны гына кызганмаска кирәк. Китапның шәбе дә эләксә, аннан аерылып та булмаячак.

Шул уңайдан, балалар нинди китап укырга дип баш ватмасын өчен,  җәйге ялларда укыр өчен татарча китаплар исемлеге тәкъдим итәргә булдык. Әлеге исемлекне ТР Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенең библиография секторы мөдире Светлана Миңнеханова әзерләде.

  1. Алиш А. Ана әкиятләре / рәс.И.Нәфиев. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2003. – 55 б.
  2. Гыйльманов Г. Әбием сихерче бугай: нәниләр өчен шигырьләр. – Казан: Матб.йорты, 1999. – 160б.
  3. Корбан Р. Тапкырларга-табышмак / рәс.И.Әҗемов. – Казан: Мәгариф, 2003. – 15 б.
  4. Мингалим Р. Галстуклы кәҗә: шигырьләр / худож.С.Ибраһимова. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1992. – 32 б.
  5. Миңнуллин Р. Сөенсеннәр әле сабыйлар: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 2002. – 336 б.
  6. Әпсәләмов Г. Сайланма әсәрләр: 5 т. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 4 т.: [Алтын йолдыз]: роман. – 2009. – 575 б.
  7. Дәрдемәнд. Агарган кыл: шигырьләр. – Казан: Мәгариф, 1999. – 112 б.
  8. Туфан Х. Кайсыгызның кулы җылы?..: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 256 б.
  9. Батулла Р. Юл буенда зәңгәр чәчәк: кыйсса. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 352 б.
  10. Вәлиев Р. Мирас: повестьлар. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 303б.
  11. Гыйләҗев А. Яра: повесть, роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 416 б.
  12. Сарьян Х. Бер ананың биш улы: повесть,хикәяләр / кереш сүз язучы Ә.Еники. – Казан: Татар.кит.нәшр., 2000. – 303б.
  13. Фәттах Н. Кичү: чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар.китап нәшр., 1995. – 349б.
  14. Юнысов М. Юлда уйланулар: ирекле жанр / худож.Т.Хаҗиәхмәтов. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1990. – 415б.
  15. Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә: лирик повесть. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1983. – 224б.
  16. Галиев М. Нигез: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1996. – 368б.

«Бу китапларны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә укырга була», – ди китапханә хезмәткәрләре.

Укучыбыз Гөлфинә Хамаева да Вконтакте социаль челтәрендәге рәсми битебездә балалар өчен аерым исемлек тәкъдим итте. «Мин аларга «Әбүгалисина», «Алтын йолдыз», «Җилкәннәр җилдә сынала», «Гашыйклар тавы», «Ак кыялар турында хыял», «Яра» әсәрләрен укытыр идем», – дип комментарий язып калдырган ул.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*