tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 12-15 февральдә Казанда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының гастрольләре
12-15 февральдә Казанда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының гастрольләре

12-15 февральдә Казанда Уфа “Нур” татар дәүләт театрының гастрольләре

Гастрольләр афишасында 6 спектакль:

12 февраль, 11:00, Кече сәхнә, Диана Гыйләҗева “Шаян йорт иясе”. Режиссёры – Юлия Сәүбанова. 0+.

Маҗараларга бай әлеге әкият һәр бәхетнең кыенлыклар аша бирелүе хакында. Тиктормас йорт иясе үзе урнашырга тиешле йортның ачкычына ия булыр өчен барлык йорт ияләре сыман имтихан бирергә тиеш. Тик ул, кагыйдәләргә буйсынырга теләмичә, үзенә торыр урын эзләп ерак сәяхәткә кузгала.

12 февраль, 19:00, Зур сәхнә, Мостай Кәрим “Кыз урлау”. Режиссеры – Әбелхәер Сафиуллин. 12+

Авылда сабантуй – яшь җилкенчәкләрнең дә, өлкәннәрнең дә күңелләре кузгалган вакыт. Әҗмәгуль картның әкиятләрен тыңлап, бичара Котлыәхмәт, бәйрәм шау-шуыннан файдаланып, күптән ошатып йөргән кызын урларга карар кыла…

13 февраль, 18:00, Кече сәхнә, Леонард Герш «Ирекле күбәләкләр”. Режиссёры – Эдуард Шахов.

Дөньяны үзенчә күрүче гап-гади егет һәм актриса булырга хыялланучы, алты көн кияүдә булып кайткан, чибәр кыз. Икесе дә мөстәкыйль тормышта яшәргә хыяллана, икесенең дә талантлары белән дөньяны яуйлыйсылары килә.

13 февраль, 18:00, Зур сәхнә, Наил Гәетбаев “Балконнан төшкән мәхәббәт”. Режиссеры – Илдар Вәлиев. 16+

Әлеге вакыйга анекдонтны хәтерләтә – балконнан ят ир килеп керә. Тик ул сөяркә түгел, ә аңлашылмаучанлык корбаны. Ул килеп эләккән йортта тормышларыннан кәнәгать булмаган бер төркем ялгыз хатыннар җыелган…

14 февраль, 18:00, Кече сәхнә, Туфан Миңнуллин «Гөргөри кияүләре”. Режиссеры – Әбелхәер Сафиуллин. 12+

Гөргөри ике олы кызының да тормышыннан кәнәгать түгел. Шуңа күрә кече кызын кияүгә берер вакыт җиткәч ул барысын да йола буенча эшләргә ниятли. Үринәнең артыннан егетләр өереләре белән йөри, тик кызны үзләренеке итәр өчен алар башта үзара көч сынашырга тиеш.

14 февраль, 18:00, Зур сәхнә, Эсфир Ягудин “Мәхәббәт зилзиләсе”. Режиссеры – Илдар Вәлиев

Алар очраклы рәвештә генә дусларының дачасында очрашалар һәм дача хуҗасының “мәхәббәт уены” шаһитләренә әвереләләр…

15 февраль, 11:00, Зур сәхнә, Диана Гыйләҗева “Шаян йорт иясе”. Режиссёры – Юлия Сәүбанова. 0+.

Спектакльләр Камал театры бинасында булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*