tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чираттагы утырыш узды
Чираттагы утырыш узды

Чираттагы утырыш узды

Бүген, 24 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Бюро утырышының ираттагы утырышы узды. Бюро әгъзалары Алмаз Назиров,  Фахретдин Канюкаев, Разил Вәлиев, Рөстәм Ганиев, Камәрия Хамидуллина, Рамис Сафин,  Дамир Исхаков, Фәрит Уразаев катнашында узган утырышны Бюро рәисе Ринат Закиров алып барды. Беренче көн тәртибе буенча Бюро әгъзалары 2016 нчы елга планны, өстәмәләр кертеп раслады.

Икенче көн тәртибе буенча, 4-5 декабрь көннәрендә узган “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” Х Форумында һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән  утырышында кабул ителгән резолюцияләргә өстәмәләр һәм тәкъдимнәрне кертеп расладылар. Шулай ук, Бюро әгъзалары Пермь краенда узган күчмә утырышның эш нәтиҗәләр буенча да фикер алыштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*