tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 5 август — Бөтендөнья татар конгрессы съездының дүртенче эш көне
5 август — Бөтендөнья татар конгрессы съездының дүртенче эш көне

5 август — Бөтендөнья татар конгрессы съездының дүртенче эш көне

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды дүртенче көн дәвам итә. Бүген делегатлар, кунаклар һәм журналистлар Татарстан районнарына сәяхәткә чыгып киттеләр.

Иртән иртүк бер төркем Идел су юлы белән Болгарга китте. Биредә алар Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгына  караган объектлар белән танышачак.

Икенче төркем Арча районына юл тотты. Арчалыларның горурланып күрсәтерлек урыннары шактый. Бу төбәктән ничә татар әдибе чыккан, шул исәптән бу як бөек Тукаебызның кече ватаны да.

Тагын бер төркем Балтач якларын карап кайтырга теләде. Бу район тырыш халкы, гореф-гадәтләргә үтә игътибарлы булуы белән дан тота.

Дүртенче төркем Кукмара районына сәфәр кыла. Элек-электән бу җирлеклектә һөнәрчелек чәчәк аткан. Бу якларда да мактанып күрсәтерлек урыннар шактый.

Һәм дә тагын бер төркем Теләче районына китте. Бу як үзенең көрәшче батырлары белән дан тота. Гомумән, биредә спортка зур игътибар бирелә.

Кич белән съездта катнашучыларны Казан Кирмәнендә Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә көтәләр.

Иртәгә, 6 августта – китү көне.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*