enrutat
Баш бит / Абитуриент колагына: Кайсы югары уку йорты күпме студент кабул итәргә әзер (ИСЕМЛЕК)
Абитуриент колагына: Кайсы югары уку йорты күпме студент кабул итәргә әзер (ИСЕМЛЕК)

Абитуриент колагына: Кайсы югары уку йорты күпме студент кабул итәргә әзер (ИСЕМЛЕК)

Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны башланырга озак та калмады. Әлегә мәктәпне тәмамлаучылар шушы сынауларга әзерлек мәшәкатьләре белән мәшгуль. Күпчелек йомгак аттестациясен уңышлы тапшырып, югары уку йортларына укырга керергә исәп тота, билгеле. Вузлар абитуриентларны быел нинди шартларда кабул итәчәк соң?

Статистикага күз салсак, ел саен мәктәпне тәмамлаучыларның кимүен (2011 елда – 20 928, 2012 ел -20 090, 2013 ел – 19 350, 2014 ел -19 350), ә югары уку йортларына укырга керүчеләрнең арта баруын (2011 ел — 70,4%, 2012 ел – 77,7%, 2013 ел – 88,9%, 2014 – 91,4%) күрәбез. Быел да бу тенденция сакланыр дип көтелә. Эшче профессияләренең абруен күтәрүгә зур көч куелса да, унберне тәмамлаучылар, нигездә, югары белемле булырга омтыла бит. Техникум-училищеларны сайлаучылар исә тугызынчы сыйныфтан соң китеп бара.

Бюджет урыннары артса да, җиңел булмаячак

2015 елда мәктәпне республикада 18 701 егет-кыз тәмамлар дип көтелә. Югары уку йортлары абитуриентларны кабул итүгә ныклап әзерләнә инде. Республикабыздагы 71 югары белем бирү учреждениесенең һәркайсы (вузлар һәм аларның филиаллары) үзенә иң көчле абитуриентларны җәлеп итәргә омтыла бит. Бюджет урыннарына килгәндә, алар тәгаенләнгән инде.

Быел егет-кызларга вузга укырга керү җиңелрәк булырмы әллә авырракмы? Татарстан Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов сүзләренчә, быел Татарстанда урнашкан 14 югары уку йортына 16 588 урын бүлеп бирелгән. Узган ел белән чагыштыра калсак (14 488 урын), агымдагы елда бюджет урыннар күбрәк икәнен күрәбез. Әмма бу һич кенә дә мәктәпне тәмамлаучыларга җиңелрәк булачак дигән сүз түгел икән.

— Быел Татарстандагы югары уку йортларына бүленгән бюджет урыннары күбрәк. Әмма аларның барысы да мәктәпне тәмамлаучыларга булачак дип уйлау дөрес түгел. Бюджет урыннары магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру нәтиҗәсендә ирешелгән.

Дөрестән дә, бюджет урыннары, нигездә, федераль университетта һәм илкүләм тикшеренү университетларында арткан. Әйтик, КФУга узган елда 4316 абитуриент кабул ителсә, быел бюджет урыннары бер меңгә диярлек күбрәк. Университетның белем бирү эшчәнлеге буенча проректоры Рияз Минзарипов сүзләренчә, магистрлык программалары буенча укучылар исәбен арттыру югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ булу белән бәйле дип аңлатты ул.

Мәктәпне тәмамлаучыларга бюджет урыннары исә элеккеге дәрәҗәдә калган диярлек. Үзгәрешләр икътисадта төрле белгечлекләргә ихтыяҗ белән генә бәйле. Соңгы еллардагы тенденция сакланып, бу юлы да социогуманитар, икътисад, өлешчә, авыл хуҗалыгы, педагогик юнәлешләр буенча бюджет урыннары кыскара, төп өстенлек инженер-техник юнәлешләргә бирелә.

Максатчан кабул итүгә игътибар арта

Кабул итү тәртибендә исә әллә ни үзгәрешләр юк. Вузлар абитуриентлардан документларны 19 июньнән дә соңга калмыйча кабул итә башларга тиеш. 24 июль документларны тапшыруның соңгы көне. 4-7 августта югары уку йортына гомуми конкурс буенча кабул ителгәннәрнең исемлеге эленергә тиеш.

Иң зур үзгәрешләр максатчан кабул итүгә бәйле. Районнардан юнәлеш алып укучыларның нибары 60 проценты гына үзләренә багланган өметләрне аклап, җибәрелгән урынына эшкә кайтуын исәпкә алып, бу мәсьәләгә хәзер җитдирәк карарга булганнар. Яңа кагыйдәләр буенча максатчан белем алу турында абитуриент һәм эш бирүче арасында һәм вуз һәм эш бирүче арасында ике килешү төзелә. Максатчан рәвештә укырга җибәрелгән кандидат-абитуриентлар өч дәрәҗәдәге сайлап алу үтәчәк. Районда, укырга керү тармагы бәйле министрлыкта һәм югары уку йортында “иләк аша” уздырылганнан соң гына, алар уку йортына алыначак.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары билгеләп узганча, максатчан кабул итүгә, кагыйдә буларак, бюджет урыннарының 15 проценты бүлеп бирелә. Әмма кайчак бу санны арттыру турында карар кабул ителә. Быел педагогик белгечлекләр һәм булачак табибларга бүлеп бирелгән бюджет урыннарының 40 процентын нәкъ менә максатчан кабул итүгә бүлеп бирергә булганнар. Авыл җирендә мондый кадрларга зур ихтыяҗны шул рәвешле капларга ниятлиләр.

Гүзәл Насыйбуллина, «Интертат» ЭГ

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*