tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак Бүре” дигән нәшрият ачылды
“Ак Бүре” дигән  нәшрият ачылды

“Ак Бүре” дигән нәшрият ачылды

Хөрмәтле милләттәшләр!

Күптән түгел Казан шәһәрендә “Ак Бүре” дигән хосусый нәшрият ачылды.

“Ак Бүре” нәшрияты татар, рус, инглиз телләрендә төрле юнәлештәге китаплар чыгара: матур әдәбият, балалар әдәбияты, фәнни әдәбият, альбомнар, сүзлекләр һәм башка төрле басмалар.

Нәшриятта сыйфат мәсьәләсе беренче урынга куелган. Анда югары белемле профессиональ белгечләр эшли. Мөхәррирләр татар, рус һәм инглиз  телләрен камил беләләр, китап культурасын белеп һәм аңлап эшлиләр.

Хис-кичерешләрегез, уй-фикерләрегез, фәнни ачышларыгыз кәгазь битендә генә калмасын, китап булып җитлексен, үз укучысын тапсын, мәңгеләшсен дисәгез, “Ак Бүре” нәшрияты сезнең белән хезмәттәшлек итәргә һәрвакыт әзер.

Тел.:  +7(987)2906155
+7(966)2405201
[email protected]

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*