tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” “Төп нигез”, “Васыятьнамә” темаларына күчмә утырыш әзерли
“Ак калфак” “Төп нигез”,  “Васыятьнамә” темаларына күчмә утырыш әзерли

“Ак калфак” “Төп нигез”, “Васыятьнамә” темаларына күчмә утырыш әзерли

17-19 июльдә Бөтендөнья татар хатын-кызларының «Ак калфак»  иҗтимагый оешмасы Татарстанның Саба районында “Төп нигез”, “Васыятьнамә” темаларына күчмә утырыш үткәрәчәк.

Өч көнлек программада Саба районының Шәмәрдән, Олыяз, Кече Шыңар, Югары Симет, Шекше, Явлаштау, Кызыл Мишә, Миңгәр авылларында, район үзәгенең үзендә “Кияу мунчасы”, “Самавыр агарту”, Сөннәт бәйрәме”, “Су юлы күрсәтү”, “Читән алу”, “Нигез боткасы”, “Безнең урам уеннары”, “Бирнә әзерләү” йолалары, “Орчык өмәсе”. “Такмак әйтеш”, “Әтәч тоту” уеннары, йон эрләү буенча мастер-класс,  “Утын кисү”, “Көянтә белән су ташу”, “Кашыкка йомырка кабып йөгерү”, “Капчык киеп йөгерү”, “Чүлмәк ватыш” ярышлары белән танышу, аларга катнашу каралган. Бай эчтәлекле программада гаилә тарихларын кадерләп саклаган кешеләр белән аралашу, татарның бөек артисты Шәүкәт Биктимиров туган авылы белән танышу кебек чаралар да бар. Эшлекле сәяхәт күргән белгәннәрне барлар, һәр катнашучының үз җирлегендә башкарачак эшләренә этәргечләрне барлаячак пленар утырыш белән тәмамланачак.

Күчмә утырышта “Ак калфак” оешмасының Татарстандагы һәм Россия төбәкләрендәге вәкилләре катнашачак дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*