tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде
Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Алсуга Россиянең атказанган артисты исеме бирелде

Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин указы белән танылган җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты Алсу Абрамовага (Сафина) Россия Федерациясенең атказанган артисты” исеме бирелде.

Алсу Ралиф кызы Абрамова (кыз фамилиясе Сафина) 1983 елның 27 июнендә Татарстан Республикасының Бөгелмә шәһәрендә туган.

11 җырдан торган “Алсу” дип исемләнгән беренче альбомын 1999 елда чыгарган. Ә беренче видеоклипы (“Зимний сон” – “Кышкы төш”) 1999 елның 1 февралендә дөнья күрә һәм тиз арада MTV каналында да күрсәтелә.

2000 елның 13 маенда Швециядә узган «Евровидение-2000» Халыкара эстрада җырлары бәйгесендә II урын ала. Шул ук елда Татарстанның атказанган артисты исеменә ия була. 2010 елда Алсуга Татарстанның халык артисты исеме бирелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*