enrutat
Баш бит / «Ана теле» японны да татар телле итә
«Ана теле» японны да татар телле итә

«Ана теле» японны да татар телле итә

«Ана теле» онлайн-мәктәбе хакында күпләрегез ишетеп белә торгандыр яисә арада аның игелекле хезмәтеннән файдаланырга да өлгергәннәрегез дә бардыр.

Татар телен өйрәнергә теләүчеләр өчен дистанцион укыту программасы ул. Аңа Россиядәге һәм чит илләрдәге һәркем, дөньяның кайсы гына почмагында яшәвенә дә карамастан, тәүлекнең теләсә кайсы 24 сәгатендә татар телендә сөйләшергә өйрәнә ала. Өйрәним әле дигән омтылыш-максаты гына булсын, татар теле белән кызыксынсын гына. Чөнки «Ана теле» – татар теленең сөйләм коммуникациясе буларак та, татар мәдәнияте белән таныштыру максатыннан да уникаль мөмкинлек ул. Аның ярдәмендә татар телен өйрәнергә омтылышы булганнар anatele.ef.com сайтында теркәлергә тиешләр.

Мәгълүм булганча, татар теле – Россия Федерациясендә, рус теленнән кала, иң киң таралган тел. Рәсми мәгълүматларга караганда, дөньяда 10 миллионга якын кеше, ә Россиянең 5,4 миллион кешесе татарча сөйләшә. Хәзер инде татар теле һәркемгә күпкә якынрак, чөнки «Ана теле» онлайн-мәктәбе сайтында татар теленә өйрәнү өчен бар да бар. Һәркем үз өеннән чыкмыйча да үзе өчен уңайлы булган тәүлекнең теләсә кайсы вакытында татарча сөйләшергә өйрәнә ала. Әгәр дә инде курсны үткән чакта сораулар туса, комментарий язып, мөрәҗәгать тә итә ала. Тагын шунысы уңай: татар телен өйрәнүгә кагылышлы материаллардан файдалану бушлай.

«Ана теле» онлайн-мәктәбе Татарстаннан һәм Россиядән читтә гомер кичерүче күпсанлы ватандашларыбызның үтенече буенча Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән булдырылды. Әлеге проект EF Ed ucation компаниясе белән берлектә гамәлгә куелды.

«Ана теле» онлайн-мәктәбе – һәркайсы 8 бүлектән торган 9 дәрәҗәдәге – барысы 72 бүлектән, 288 дәрестән, 6372 күнегүдән, 293 видеосюжеттан, 10950 аудиофайлдан, 6795 фотодан торган проект ул. Аның шулай ук әйтелеш, язу, грамматика лабораторияләре, онлайн сүзлеге, һәр бүлек буенча төркемдәгеләр белән аралашу өчен материаллары, 9 дәрәҗәдәге тестлары бар. Уңышлы узган һәр дәрәҗәдән соң, сертификатлар бирелә.

«Ана теле» онлайн-мәктәбенә 2013 елның 1 февралендә старт бирелгән иде. Димәк, инде бу мәктәпкә алты ел. Сабыйлык чорын үткән дигән сүз. Шул чорда «Ана теле» онлайн-мәктәбе хезмәтеннән 10 меәнән артык кеше файдаланырга өлгергән. Араларында татар теле һәм әдәбиятыннан уздырылучы халыкара олимпиадаларда катнашып, Казан татарларын да көнләштерерлек чит ил егет-кызлары бар. Әйтик, узган елгы VI халыкара олимпиадада (ә анда Россиянең 26 төбәгеннән һәм 13 чит илдән татар телен ни дәрәҗәдә белүләре буенча көч сынашты) нәкъ шушы «Ана теле» онлайн-мәктәбендә гыйлем эстәгән япон егете Чихиро Тагуччи җиңеп чыкты. Быылгы татар теле буенча VII халыкара олимпиадада исә япон милләтеннән булган ике егет катнашырга теләк белдергән, аларның берсе – узган елгы чемпион Чихиро Тагуччи. Димәк, япон егете күңеленә татар теле бик тә хуш килгән…

Таһир САБИРҖАНОВ

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*