tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Арт мәдхия” мәҗлесе гөрләде.
“Арт мәдхия” мәҗлесе гөрләде.

“Арт мәдхия” мәҗлесе гөрләде.

Чуашстанның Комсомол районында урнашкан Тукай авылында “Зикер, фикер, шөкер” шигаре астында “Арт мәдхия” мәҗлесе гөрләде. Комсомол районының татар авылларыннан Урмай,Тукай, Чичкан, Әлибаш, Комсомол авылларыннан мөнәҗәт әйтүчеләр, нәшид җырлаучылар җыелды. Шушы авыллардагы иҗади коллективлар белән мәдрәсәгә йөрүче хатын-кызларыбыз катнашты. Чуашстан мөселманнарының Диния нәзарәте, Чуашстан татарларының милли-мәдәни мөхтәрияте инде әлеге чараны унынчы ел үткәрә. Озак еллар күп форматлы, төбәк-ара фестиваль кысасында үткән булса , инде икенче ел ул мәҗлес буларак үтә.

Искиткеч, халыкны тәрбияли торган, горурландыра торган чара. Бәйрәмдә иҗтимагый оешмаларның җитәкчеләре Фәрит Гыйбатдинов, Мансур хәзрәт Хайбуллов, Наил хәзрәт Җамалетдинов, Хайдәр әфәнде Сафиуллин, Фәнис хәзрәт Сафиуллиннар катнашып үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Искиткеч мөнәҗәтләрне Урмай остабикәсе Рәмзия абыстай Камалетдинова, Чичкан авылыннан Динә һәм Роза Гимаевалар, Тукай авылыннан Кадирә Хаҗия абыстай Шакирова, Урмай авылыннан Гелсирә ханым Шәйдуллина, Урмай авылының “Тамчы” балалар ансамбле, “Мишәр” фольклор ансамбле, Айшат Шәрипов, Рәзилә Серенеева, Рәзил Шарафутдинов бик үзенчәлекле итеп әйттеләр. Наил хәзрәт үзе Рамазан аена багышланган “Әлъвидаг”-ны бик матур итеп башкарды.

Мәҗлес “Кәрван мирас-2” фестивале кысаларында үтте. Әлеге программа буенча республикадагы бөтен татар авылларына барып чыгарга исәп, хәтта Татарстанның Буа районында Бульнистан авылынада барып чыгарга исәбебез бар. (26.06.2018)

“Арт-мәдхия” мәҗлесендә катнашучылар дипломнар һәм матди бүләкләр белән бүләкләнде. Быелгы “Зикер, фикер, шөкер” “Арт-мәдхия” чарасының җиңүчесе итеп Казан дәүләт консерваториясе студенткасы Рәзилә Серенеева табылды.

Бәйрәм халкыбызның милли ризыкларын авыз итеп , тәмле токмачлы ашларын ашап , хуш исле чәйләре өчеп күңелнең нечкә кылларын тибрәндереп, чыгы-зыгысыз, рәхәтлектә , бик зур зәвыкҗлек белән үтте. Рәхмәтләр әйтеп, дога булып мәҗлесне тәмамлаганда индей өйлә намазына азан әйтелде. Аш бүлмәсеннән намаз бүлмәсенә күчеп җәмәгать белән намаз укып бәйрәмебез тәмамланды.

Фәрит Гыйбатдинов

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*