tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Астанада “Татар кызы” бәйгесе Казахстан халыклары Ассамблеясының егерме еллыгына багышлана
Астанада “Татар кызы” бәйгесе Казахстан халыклары Ассамблеясының егерме еллыгына багышлана

Астанада “Татар кызы” бәйгесе Казахстан халыклары Ассамблеясының егерме еллыгына багышлана

Казахстанның Астана шәһәрендә “Татар кызы-2018” бәйгесенә катнашучыларны сайлап алу туры узган. Бәйге быел Казахстан халыклары Ассамблеясы оешуга 20 ел тулуга багышлана, дип хәбәр итә “Таң” татар-башкорт мәдәни үзәге.

Конкурста 16-25 яшьлек туташлар катнаша ала.

Бәйге татар халык гореф-гадәтләре, йолаларын торгызу, телне саклау һәм үстерү, милли мирасны яшь буынга тапшыру максаты белән оештырыла.

Астана “Татар кызы” бәйгесендә җиңүче, көз айларында Казанда узачак Халыкара конкурста катнашып, шәһәр данын яклачак.

tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*