tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айрат Фәйзрахманов: Телне саклап калу мәсьәләсе яшь буын җилкәсенә ятарга тиеш
Айрат Фәйзрахманов: Телне саклап калу мәсьәләсе яшь буын җилкәсенә ятарга тиеш

Айрат Фәйзрахманов: Телне саклап калу мәсьәләсе яшь буын җилкәсенә ятарга тиеш

Казанда 1-5 август көннәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы уза. Бүген, 2 август көнне, башкаланың “Корстон” сәүдә-күңел ачу үзәгенең актлар залында форумның пленар утырышы башланып китте.

Утырышта чыгыш ясаган Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең татар яшьләре иҗтимагый оешмалары белән эшләү буенча урынбасары, Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчесе урынбасары Айрат Фәйзрахманов “ Татар мәктәбе үсеше: 100 идея. Татарча мәгариф, яңа караш” темасына чыгыш ясады. Тарих фәннәре кандидаты үз чыгышында төбәк телен үстергән төбәкләрнең генә көчле булуы турында ассызыклап үтте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә татарларга гимназияләр җитми. Мондый мәктәпләр бигрәк тә зур шәһәрләрдә, Казанда күп булырга тиеш, дип саный. Бүгенге көндә көчле, конкурентлы татар мәктәбе булдыру бик мөһим. “Телне саклап калу мәсьәләсе безнең буын җилкәсенә ятарга тиеш”, – дип белдерде ул форумның пленар утырышында катнашкан делегатларга мөрәҗәгать итеп.

Айрат Фәйзрахманов чит төбәкләрдән килгән татар яшьләренә җирле ата-аналар комитетлары белән телне саклау, яклауга багышланган әңгәмәләр уздырырга кирәклеген искәртте. “Әти-әниләр балаларын татар теленә өйрәтә алу мөмкинлегеннән файдаланмыйлар, ата-аналар белән эшләргә кирәк”, – дип билгеләп үтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*