tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айваннар килен төшерде
Айваннар килен төшерде

Айваннар килен төшерде

Арча районы буйлап уңышлы гына «Хәтер чылбыры» дип исемләнгән фольклор коллективларның III район фестивале бара. Айван мәдәният йорты үзешчәннәре дә  Кәче зонасында булып үткән әлеге фестивальда бик теләп катнаштылар. Мондый чаралар әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен саклап, яшь буынга җиткерергә ярдәм итә. 

Айван коллективы да үз чиратында бу йолаларның берсен сәхнәләштерде. «Килен төшерү» күренеше халыкка бик хуш килде. Айван мәдәният йорты үзешчәннәре фестивальда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Актив катнашучылар: Гөлүзә Мангуткина, Эмиль Мусин, Гөлзилә Миннуллина, Зөлфия Яхина, Рәмзия Минашаева, Лилия Мангуткина, Ильсия Гимранова, Гөлчәчәк Мусина, Гөсүсә Нуруллина, Айгөл Гарифуллина, Инсаф Шайхиев. Аларга иҗади уңышлар телибез!

http://arskland.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*