tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстан – милләтләр гөлләмәсе
Башкортстан – милләтләр гөлләмәсе

Башкортстан – милләтләр гөлләмәсе

Башкортстанда йөздән артык милләт вәкилләре гасырлар дәвамында дус һәм тату гомер кичерә. Җәй – республикада гомер кичерүче халыкларның, дини конфессияләрнең бәйрәмнәре һәм чараларына аеруча бай чор. Аларның һәрберсе теге яки бу милләтнең үзенчәлекле гореф-гадәте, көнкүреше, мәдәнияте һәм сәнгате белән таныштыра.

Чишмә районында Башкортстан мөсел­ман­нары җыены үтте. Мөэмин-мөселманнар бирегә ел саен төбәкнең беренче имамы, мәгърифәтче Хө­сәен-бәкне искә алу өчен бирегә килә.Программада – “Мин Исламны өйрәнәм” төбәкара балалар һәм үсмерләр конкурсы, Башкортстан имам­нарының тантаналы җые­лы­шы, өйлә намазы, бәй­рәм төшке ашы, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү. Чарада Русия мөселман­нарының Үзәк диния нәза­рәте рәисе, Баш мөфти Шәйхел-Ислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин катнашты.Җыен кысаларында Дәүләт җыелышы-Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъ­залары “түгәрәк өстәл” оештырды. Чарада балаларны тәрбияләү, аңлы рәвештә ана булу һәм шәхесне формалаштыруда иҗтимагый берләшмәләрнең әһәмияте мәсьәләләре күтәрелде һәм тикшерелде.

Башкортстан Башлыгы һәм Хөкүмәте булышлыгында 4-7 июльдә “Ру­сиядә традицион Ислам һәм билгеле башкорт галиме, дин белгече, мө­сел­ман дөнья­сының мәгъ­­­ри­­-фәтчесе шәех Зәйнулла Рәсүлев” дигән халыкара гыйльми конференция үтте.Конференцияне ачу тантанасы һәм пленар утырыш 5 июльдә Уфада булды. 6-7 июльдә Чиләбе өлкәсенең Троицк шәһәрендә, Учалы шәһәрендә тантаналы чаралар үтте. Чараны оештыручылар – Русия Фәннәр академиясе Уфа федераль тикшеренү үзәгенең Тарих, тел һәм әдәбият институты, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Дин эшләре буенча совет, Русия мөсел­маннары Үзәк диния нәзарәте, Башкортстан мө­селманнары Диния нәзарә­те, Бөтендөнья башкортлары корылтае, Халыкара Ислам бизнесе ассоциациясе.3 Күптән түгел Балтач районында республика Шәҗәрә бәйрәме һәм сабантуй үтте. Чарада Мишкә, Тәтешле, Бакалы, Караидел, Балтач районнарыннан, хәтта Мәскәү өлкәсенең Звенигорск шә­һәреннән килгән гаиләләр үз шәҗәрәләрен тәкъдим итте.

Бәйрәмдә Удмурт тарихи-мәдәни үзәге (Тәтешле районы) удмурт халкы ихатасында милли сәнгать әсәрләре һәм аш-су белән таныштырды. Кунакларны каршы алып, удмурт халкының мәдәнияте, гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, җырладылар һәм биеделәр. Чарада Калмияр, Бәлзүгә, Майск, Яңа Тәтешле авылларыннан удмурт хатын-кызлары клублары, Елена һәм Юрий Нуриәхмәтовлар гаиләсе, Тәтешле районының “Орзи” удмурт ир-егетләр вокаль ансамбле чыгыш ясады. Кунаклар удмуртларның аш-суын: перепеч һәм сурдан авыз итте. Тәтешле милли утарында Балтач районы­ның Асавка авылы удмуртлары да кунакта булды.

Баймак районының Мерәс авылында онытылып барган йолаларның берсе – катык тәмләү бәй­рәме узды. Ул элек-элек­тән яланнар чә­чәк­­­­­­ләргә күмелеп, сыер­лар­ның сөте тәмләнгәч үткәрелгән. Ме­рәс авылында беренче тапкыр узган бәйрәм бу кызыклы йоланы кабаттан тергезде. Монда хатын-кызлар сөттән әзер­ләнгән ризыклар тәкъдим итте: җиләк-җимеш, яшелчә кушылган катык, корыт, кымыз, әйрән, сөзмә, каймак, кәҗә сөте, йогурт, сыр… Сөттән ясалган ризыклар күптөрле һәм файдалы. Халыкның матур йолаларын саклап, килер буыннарга җиткерү – өлкән­нәрнең бурычы. Балалар табигать кочагында катык һәм каймак тәмләп карады, төрле уеннарда катнашты.

Архангель районында республика латыш­ла­ры­ның “Лиго” милли бәй­рәме үтте. Символик “яшел кап­ка” алдында кунакларны латыш, башкорт һәм урыс милләте вәкил­ләре каршы алды. Алар чарага килү­челәрне үз туган тел­ләрендә сәлам­ләп, милли аш-су һәм эчем­лекләр белән сыйлады. Латыш милли киемен­дәге егетләр һәм кызлар ку­накларның башына ялан чәчәклә­реннән һәм имән ботакларыннан үрелгән такыя кидерде. “Атбалсс” латыш үрнәкле ансамбле милли җырлар башкарды. Латыш фольклор ансамбле “Лиго” бәйрәме турында театрлаштырылган тамаша тәкъдим итте, аннан соң катнашучылар бәйрәмнең төп үсемлеге – чәчәк атучы абаганы эзләде.

Башкортстанда печән чабу һәм печән мәле мәдәниятен яңарту, халык йолаларын һәм гореф гадәтләрен тергезү максатында “Чыңла, чалгы!” республика фольклор бәй-рә­­ме узды. Бәйрәм 7 июльдә Кырмыскалы райо­нының Бишавыл-Уңгар авылында үтте. Фес­тиваль­дә җыелма яки ике кешедән торган (бер ир һәм бер хатын) гаилә командалары катнашты. Ярышлар эстафета формасында барды. Бәйрәмдә такыя үрү, “Шифалы үләннәр”, Land-art – объектлар (печәннән һәм саламнан дизайнер сыннары эшләү), “Урман ашы” (яланда печәнчеләрнең аш табыны) конкурслары бул­ды. Иҗади коллективлар чыгыш ясады.

7 июльдә Авыргазы районының Төрембәт авылы янында “Өршәк буе уеннары” бәйрәме узды. Бәйрәм программасында — халык уеннары, төрле конкурслар, көрәш һәм башка спорт ярышлары. Чарада Өршәк һәм Дим буйлары башкортларына гына хас уеннарга өстен­лек бирелде. Чарада республиканың эстрада йолдызлары һәм районның иҗади коллективлары чыгыш ясады.

Русия кымызының 46 проценты (3 мең тоннадан артык) Башкортстанда җитештерелә. Иң яхшы осталарны ачыклау һәм аларның тәҗрибәсен киң тарату максатында 13 июльдә “Йоматау” ши­фаханәсендә кымыз ясау­чыларның республика конкурсы үтәчәк. Анда район ярышларында сайлап алынган белгечләр катнашачак. Былтыр конкурс Дәү­ләкән районында үткән иде, анда “Йоматау” шифа­ханәсеннән оста Рушан Нәбиуллин җиңү яулады, дип хәбәр итә Башкортстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Аңа төп бүләк – башкорт токымлы айгыр тапшырылды.

14 июльдә Авыргазы районының Юламан авылында “Уяв” II республика чувашлары мәдәнияте бәйрәме үтәчәк. Чарада чуваш халкының гореф-гадәтләре, традицияләре белән танышырга мөмкин. Программада аш-су, гармунчылар һәм такмак әй­түчеләр конкурслары, театр­лаштырылган тама­ша, иң яхшы сәнгать коллективлары, чуваш эс­тра-дасы артистлары чыгышлары каралган.

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*