tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Башкортстанның Татар морзалары мәҗлесе оешканга 25 ел тулды
Башкортстанның Татар морзалары мәҗлесе оешканга 25 ел тулды

Башкортстанның Татар морзалары мәҗлесе оешканга 25 ел тулды

Быел  “Башкорстан Республикасының Татар морзалары мәҗлесе” оешканга 25 ел тулды. Шул уңайдан агымдагы елның 23 июнендә “Нур” Уфа дәүләт татар театры бинасында “Башкорстан Республикасының Татар морзалары мәҗлесе” җыены үтте. Чарада Бөтендөнья татар конгрессының Татар эшмәкәрләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев катнашты.

Уфа каласында үткән җыенда “Татарстан Республикасы татар морзалары мәҗлесе” җитәкчесе Яушев Булат, мәҗлес әгъзасы Фәрит Уразаев, Ленар Гомәров; галим, тарих фәннәре кандидаты Фәрхать Гомәров  катнашты.

Фәрит Уразаев Башкортстан татар морзалары мәҗлесе әгъзаларына Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән, Вәсил Шәйхразиев исеменнән котлау хатын яңгыратты һәм Бөтендөнья татар конгрессының медаль һәм грамоталарын тапшырды.

Җыенда катнашкан морзалар оешмалары резолюция кабул итте, үзара хезмәттәшлек турында сөйләште.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*