enrutat
Баш бит / Башкортстанның Туймазы районы Ярмөхәмәт авылы 280 еллыгын бәйрәм итте.
Башкортстанның Туймазы районы Ярмөхәмәт авылы 280 еллыгын бәйрәм итте.

Башкортстанның Туймазы районы Ярмөхәмәт авылы 280 еллыгын бәйрәм итте.

Туймазы районының иң зур авылларының берсе Кандра белән кушылып барган диярлек Ярмөхәмәт һич кенә дә үз йөзен югалтмый. Якты күңелле, дәртле йөрәкле, уңган беләкле кешеләр яши биредә. Якташлар авылның 280 еллыгын эчтәлекле, матур, үзенчәлекле итеп оештырган.Бөек Җиңүнең 73 еллыгын билгеләгәндә авыл уртасында Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл куелган.

Ярмөхәмәттән туган илебезне азат итәргә киткән 500дән артык солдатның 135е Ватан өчен башын салган. Бу истәлекле көндә исә авылдашлар яудан исән кайтып вафат булганнар хөрмәтенә куелган тактаташны ачу тантанасында катнашты. Авылда бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Мөнир Җәләев исән-сау.

Аңа кадер-хөрмәт күрсәтүдә дә, гомумән, тантананың үзәгендә ХХI гасырда дөньяга килгән балалар булу да символик мәгънәгә ия кебек. Канкойгыч сугышлар турында искәртеп торучы һәйкәлне куюда исә бик күп якташлар матди ярдәм күрсәткән. Кандра авыл советы рәисе Рил Рәфыйков та, Ярмөхәмәт авылы ветераннар советы рәисе Әбүзәр Вәлиев та, башка кунаклар да моны кат-кат искәртте.

Арытаба бәйрәм авыл уртасындагы акланда дәвам итте. Тантананы һәрвакыт үзенең үзешчәннәре белән көчле мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Айлы кичләр” җыр ансамбле Ярмөхәммәт кызлары Рәзинә Мусина белән Гөлназ Белголова иҗат иткән “Мәңге яшә, Ярмөхәмәт!” җыры белән ачып җибәрде. Бәйрәмгә кайткан авылдашларны, кунакларны Кандра авыл хакимияте башлыгы Рил Рәфыйков сәламләде, шулай ук җыелучыларны район хакимияте башлыгы урынбасары Фәнил Ханов тәбрикләде.

Кечкенә акланга ямь биреп утыручы җиде тирмәне авылдагы күпсанлы ыру-нәселдәшләр куйган икән. Рәфыйковлар тирмәсе кунакларны җыр-моң белән каршы алды. Хәсәновлар нәселеннән чыккан укытучыларның гомум алганда 649 ел педагогия стажы бар. Өлкән буынның бер вәкиле “Русиянең атказанган укытучысы” дигән мактаулы исемне йөртә.

Әһлетдиновлар Дилмөхәмәт нәселенең 9 буын шәҗәрәсен төзегән. Җәләевлар нәселе үзенең җиде буынын белә. Ә бер тирмә түрендә кунакларны Мөдәрис һәм Котдус нәселенең иң өлкән вәкилләренең берсе, 93 яшьлек Сәлимә апа каршылады. Язучы һәм галим Наил Котдусов та, техник фəннəр докторы Салават Мөдәрисов та – шушы нәселдән. Вәлиевларның борынгы бабасы 1816 елда авылга килеп төпләнгән.

Ул Казан трактын сакларга җибәрелгән. Өлкән буын вәкиле – 95 яшьлек Зифа Вәлиева да бәйрәмгә килгән. Тирмәдә авылның умартачылары, чәкчәкчеләре, кул эшләре осталарына багышланган почмаклар да бар иде. Габдуллиннар элек-электән иман юлыннан атлаучы нәсел, бүген дә моңа тугры калганнар. Зәбир Габдуллин – авылның имамы. Аның улы – Пермь өлкәсендә имим-хатиб. Ә кунакларны кечкенә Азат дога укып каршы алды.

Тирмә коручыларның һәркайсы зур иҗади эш башкарган. Бай фантазиясен эшкә җигеп, печән кибәннәре, читәннәре, каз оялары, мал-туары белән кечкенә авыл ихатасы корган, борынгы көнкүреш кирәк-яракларын, савыт-сабаны, кул эшләрен китереп куйган.

Бик күпләр фәһем алырлык күренеш тудыра алганнар. Алар барысы да төрле номинацияләрдә бүләкләнде.Бәйрәм Вәкилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендәге мәдәният йорты үзешчәннәренең җыр-биюләре, төрле уеннар белән дәвам итте. Кунаклар да чыгыш ясады. Халык җылы очрашулардан яхшы тәэссоратлар алып таралышты.

Резеда НУРТДИНОВА,
Гүзәл Шәрипова фотолары
kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*