enrutat
Баш бит / Бай тарихлы белем учагы
Бай тарихлы белем учагы

Бай тарихлы белем учагы

20нче татар мәктәбе Ижау татарлары тарихында, мәдәни тормышында шактый әһәмияткә ия үзенчәлекле гыйлем учагы булып торган. Татар балаларына гомуми белем бирү белән беррәттән, бу мәктәп Удмуртия халкы хәтерендә элекке «Татар клубы» традицияләрен дәвам итүче бер мәдәни учак буларак та сакланып калган.

Бүгенге көндә Ижауда, Удмуртиянең күпчелек районнарында гына түгел, Татарстанда да шушы 20нче мәктәптә укып чыккан байтак милли җанлы шәхесләр мәдәният өлкәсендә көч куя.

Әлеге мәктәп – бай тарихлы белем учагы. Аның укучылары бүгенге көндә дә уку йортына, аның тарихына тугры булып, якты истәлекләрен саклый. Шундыйларның берсе – Гүзәлия Камалова. Милләттәшләрен, сыйныфташларын барлап, әлеге мәктәптә белем биргән остазларының якты истәлекләрен саклаучы, бүгенге көнгәчә мәктәбем, дип, аны сагынып яшәүче шәхес ул. Очрашуны да Гүзәлия ханым нәкъ әлеге мәктәптә билгеләде.

Бүгенге көндә 20нче мәктәп бинасында коррекцион белем бирү учреждениесе урнашкан. Биредә, Гүзәлия Камалова кебек тарихны барлаучыларга ишекләр һәрвакыт ачык. “Мәктәп бинасы гына түгел, әлеге мәктәпнең бүгенге көндә хезмәт итүче коллективы да миңа бик якын, таныш. Кайчан килсәм дә, ачык йөз, тәмле тел белән каршылыйлар”, — ди Гүзәлия ханым. Чынлап та, килеп керүгә туганнардай каршы алдылар безне. Гүзәлия ханым мәктәпнең икенче катына күтәрелергә тәкъдим итте. Диварда 20нче мәктәпнең иң якты, матур истәлекләрен саклаучы стенд урнаштырылган. Әлеге стендның һәр фотосурәтендә тарих чагылган… Гүзәлия ханым алар аша хәтер сандыгын актара.

“Мәктәбебез сугышка кадәр ачылган. Ул вакытта белем йорты татар мәктәбе буларак эшләп килә. Сугышка кадәр әтием физкультура укытучысы, китапханәче булып эшли. Сугыш вакытында мәктәп бинасында госпиталь урнаша. Татар мәктәбе 23нче мәктәпкә күчерелә, шул рәвешле, ике мәктәп берләшә. Авыр еллардан соң 20нче мәктәп элекке тәртиптә үз эшен дәвам итә.

Үзем, башлангыч сыйныфларны 10нчы мәктәптә тәмамлаганнан соң, 1955 елда бишенче класска бирегә укырга килдем. Күп фәннәр татар телендә укытыла иде. Ул елларны директор вазифасын Равил Миннәхмәт улы Губаев башкара иде. Һәрвакыт дәрәҗәле зур конкурсларда, спорт ярышларында катнашып, үзешчәнлек белән шөгыльләнеп, актив тормыш алып бардык. Равил ага 10нчы мәктәпкә күчкәннән соң, аның урынына Әдип Сафа улы Кәримов килде.

Әдип ага да — үз эшенә тугры булган, татар мәктәбенә гомерен ба-гышлаган олуг шәхес. Укучыларга ныклы белем бирүдән тыш, мәктәптә ул кыллы оркестр булдырды. Әдип ага бервакытта да мин-минлекле булмады, балалар белән үзен бертигез итеп куеп сөйләшә иде. Һәр балага игътибарлы булып, аның нинди гаиләдә яшәвен, анда нинди авырлыклар булуын белеп торды. Балаларым туып, әлеге мәктәптә укыганда, үзем ата-аналар комитеты әгъзасы булып тордым. Ул елларны акчаң булса да, кием табып булмый иде. Балага дәрестән тыш ярдәм кирәк булса, укытучылар өйгә килеп, бушка шөгыльләнделәр. Ул елларны балаларга бик зур игътибар бирелә иде. Бүгенге көндә мәктәп бинасы зур үзгәрешләр кичерде. Элекке халәте хәзер фотоларда гына сакланып калды”, — дип якты истәлекләре белән уртаклашты Гүзәлия ханым.

Татар мәктәбенең тарихи эзен югалтмау, истәлекләрне саклап калу максатыннан булдырылган әлеге стенд зур игътибарга лаек. Истәлек стендын ясарга, фотосурәтләрне тупларга Әдип аганың балалары — Әлфия ханым, Фәрит әфәнде, онык-лары булыша, Гүзәлия ханымның дуслары ярдәмгә килә. Әдип ага истәлегенә мәктәп диварына урнаш-
тырылган мемориал такта чиксез соклану, халкыбыз белән горурлык хисләре уята.
Әйе, 20нче мәктәп һәр укучысының күңелендә якты истәлек булып саклана. Мәктәпне тәмамлаганга күп еллар узса да, алар һаман аны сагынып яшиләр. Гүзәлия ханымның архивында да Әдип аганың хезмәт юлын, 20нче мәктәпнең тарих битләрен чагылдырган фотосурәтләр күп сакланган. Әлеге фотоальбомнарны ул үзендә саклый. Әдип аганың тууына 90 ел тулу уңаеннан махсус китапчык та булдырылган.

“Мәктәпне тәмамлаганга 56 ел гомер узса да, сыйныфташларыбыз белән еш очрашабыз. Һәр ел саен безгә белем биргән укытучыларыбызны, сыйныфташларны мәктәптә җыеп, күңелле очрашу кичәләреоештырабыз. Яраткан укытучыларыбыз инде 90га якынлашып килсә дә, бу очрашуларга килергә тырышалар, укучылары белән күңелле мәктәп елларын искә алалар”, – ди Гүзәлия ханым.

Удмуртия татарлары тарихында күркәм нәтиҗәләр күрсәткән, милли мохиткә зур йогынты ясаган 20нче мәктәп исеме тарихта алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы. Тарих битләренә күз салсак, Ижауда татар мәктәбе үз кыйбласына тугры калып, озак еллар татар балаларына ныклы белем бирүен дәвам итә. Мәсгуд ага Гаратуевның язмаларына күз салсак, 60нчы еллар башында республика җитәкчеләре тарафыннан төрле милләтләрне, аларның телләрен һәм мәдәниятләрен кушу сәясәте башлана. Ни кызганыч, төрле буын тарафыннан дистәләгән еллар буе төзелгән хезмәтләр юкка чыгу алдында кала. Бу афәт озак та көттерми, 70нче еллар уртасында “ата-аналар теләге буенча” дигән сылтау астында Ижау шәһәренең татар мәктәбе ябыла. Ул елларны массакүләм мәгълүмат чараларында мәктәпләрдә барлык фәннәрне дә рус телендә укыту уңышлы дип сүз алып барыла. Кеше хокукын бозуга карамастан, балалар бакчалары һәм мәктәпләрдә ата-аналарга балалары белән туган телдә аралашу тыела. Шул рәвешле, туган телебез кулланылыштан кысрыклап чыгарыла. Ел артыннан еллар үтә тора, халкыбыз җәмәгать урыннарында туган телендә аралашудан ояла, милли чараларга йөрми башлый.

Әлеге зур проблемадан чыгуның иң дөрес адымы булып, Удмуртиядә Татар иҗтимагый үзәге оештырутора. Үзәк барлыкка килүгә, иң беренче эш итеп, Удмуртиядә милли аңны уяту өчен, иң элек, милли тәрбия бирү максат итеп куела. Әлеге максатка каршы килергә теләүче шәһәр җитәкчелеге, төрле мәктәп директорларының фикерләренә колак салмыйча, зур тырышлык белән гаилә – балалар бакчасы – мәктәп – педагогик көллият (ВУЗ) схемасы буенча белем бирелә башлый. Кыска гына дәвердә Удмуртиянең 27 мәктәбендә татар сыйныфлары, 18 балалар бакчасында татар төркемнәре ачыла. 1998 елда Ижауда Гөлзирә Флүн кызы Әхмәтшина җитәкчелегендә 20нче татар мәктәбе бинасы төзекләндерелеп (өр-яңадан төзелеп дисәк, дөресрәк булыр), үзенең беренче укучыларын кабул итә. Ул елларда ата-аналарга туган телне өйрәтү максатыннан, ел саен өч айлык бушлай укулар оеш-тырыла. Туган телдә даими аралашу өчен Удмуртиядә милли чаралар һәм бәйрәмнәр еш уза. Татар иҗтимагый Үзәк әгъзаларының һәм укытучыларның бердәм, ныклы хезмәте – меңләгән татар баласын туган теленнән мәхрүм итмичә, зур афәттән йолып кала.

Бүгенге көндә Ижау шәһәрендәге Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназия татар мәктәбенең эшен дәвам итә. Ул заман җилләренә бирешми, тәрбия эшләре үз туган телебездә – татар телендә алып барыла. Татар теле фән буларак атнага 3 сәгать укытыла. Укучыларның сәләтен үстерү юнәлешендә зур нәтиҗәле эш алып барыла. Гимназиядә белем алган чыгарылыш сыйныф укучылары тормышта югалып калмый, илебезнең дәрәҗәле уку йортларында белем ала. Быел Г. Тукай исемендәге 6нчы гимназия үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Шушы уңайдан, гимназиядә белем алып чыккан укучыларның, укытучыларның әйтер сүзләре, хатирәләре бардыр. Сездән язмалар көтәбез.

Ләйсән Әхмәтова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*