enrutat
Баш бит / Байтуган музеенда һәр татар булырга тиеш!
Байтуган музеенда һәр татар булырга тиеш!

Байтуган музеенда һәр татар булырга тиеш!

Самара өлкәсенең Байтуган авылында Сәләй Вәгыйзов музее ачылганга ел ярым гына булса да, аның даны, әкренләп, үсә бара. Бу юнәлештә музейга нигез салучы Нурания Абзалова зур көч куя.

Кунакка килүчеләр исемлегендә Самар өлкәсе кешеләре генә түгел, ә чит төбәкләрдән килүчеләр дә ишәя бара. Быел Җиңү көненә багышланган тантанада музейда аеруча тантаналык сизелде. Мин үзем дә бәйрәмнәрдә музей ишекләрен ачык тотам. Бәйрәм көннәрендә мемориал тактасы янында зур чәчкә бәйләмнәре куям. Шул мизгелләрдә күңелем тагын да нечкәреп, күзләремә яшьләр килә. Әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә рәхмәт хисләре ташкын булып агыла. Милләтебезнең асыл теленә, гореф-гадәтләребезгә карата рәхмәт хисләре арта. Аллаһыга шөкер, матур, мул, тыныч тормышта яшибез. Хәтер сандыгыбызны мәңге саклап калырга язсын.

Җиңү көненә багышлап, митинг уздырдык. Әтием Минзәки угылы Минсәхи Зәкиев 18 яшендә сугышка китеп, Бобруйск шәһәрендә каты яралана.  Иремнең бабасы Гатиятулла угылы Әхмәдулла Ибәтов 30 яшендә Ржев шәһәрендә һәлак булып калган. Узган елда аның каберендә булып кайттык.

Гатат угылы Сәләй Вәгыйзовның портретын ясатып, «Үлемсез полк» хәрәкәтендә катнаштык. Хәзер ул портретлар музейда саклана.

Ике ел элек безнең музейда сугыш ветераны, авылдашыбыз, Европа һәм дөнья чемпионы Роман угылы Василий Матвеев булып китте. 93 яшьлек бабабыз Җиңү көненә үз машинасында килә. Музеебызда аңа багышланган стендыбыз бар. Озатканда Василий бабайга күчтәнәчкә бавырсак җибәрәм. Балаларча куана. Ә мин шул мизгелдә үземне бәхетле итеп сизәм. Кемнедер куандырганыма шатланам.

Туган көнендә тагын бер кадерле кунагыбызны каршыладык. Сугыш ветераны Мирза ага Кәлимуллинның кызы — Тәнзилә ханым. Ул чирек гасырга якын Похвистнево шәһәрендә баш гинеколог булып эшли. Аның белән музейның киләчәге турында сөйләштек.

Җиңү көнендә Самардан «Яктылык» мәктәбенең укучылары килүе вакыйга булды. Шунысын искәртеп узасы килә. «Яктылык»та Сәләй аганың укучысы Нурзидә ханым Фәйзуллина эшли. Сәләй ага белән хатыны Рәмзия турында Нурзидә ханым истәлекләрен язып җибәргән иде. Музеебызны аның хаты баетты.

«Яктылык» укучылары музейны игътибар белән карадылар. Шигырьләр укыдылар. Мәктәп мөдире Радик Газизов, укытучылар — Асия Сәйфетдинова, Фәния Гыйлаҗева, Гөлфия Глушкова, Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рифкат Хуҗин музей эшчәнлеге белән җентекләп таныштылар.

Байтуган авылында беренче мәртәбә гармун тавышы яңгырады. Мидхәт Әминев авылдашларымны өздереп биетте.

Музейда якташларыбызның китапларыннан зур күргәзмә оештырылды. Рөстәм Мингалим, Халик Садри, Гакыйл Сәгыйрев, Әбүзәр Бәдретдинов, Гөлсинә Ясавиева, Фәния Кәримова, Шамил Галимов, Айдар Хәлим, Йолдыз Шарапова, Флера Тарханова, Рәдинә Хәкимова китаплары, Иске Мәчәләй авылы тарихын яздырган Фәхретдин Канюкаевның зур китабы күргәзмәдә урын алды. Сәләй Вәгыйзов эшчәнлегенә багышланган проектта урыс кызы Дарина икенче урынны алды.

Теләгем изге. Байтугандагы Сәләй ага Вәгыйзов музее туристик маршрутка кертелсен иде. Байтуганның да, Самар өлкәсенең дә даны еракларга тараласын иде.

Нурания АБЗАЛОВА. 
Байтуган авылы, Камышлы районы.

«Сәлам» газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*