enrutat
Баш бит / Беларусь мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләү хаты юллады
Беларусь мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләү хаты юллады

Беларусь мөфтие Ураза бәйрәме уңаеннан тәбрикләү хаты юллады

Изге Рамазан айлары тәмамлану уңаеннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исеменә котлау хатлары һәм телеграммалар килә.

Хатлар арасында — Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтие Абу-Бәкер Шабановичның да тәбрикләү хаты бар.

» Беларусь Республикасының мөселман дини берләшмәсе мөфтияте чын күңелдән Сезне изге Рамазан ае тәмамлануы һәм Ураза бәйрәме белән тәбрик итә.

Изге Рамазан ае мөселманнарның кадерле бәйрәме, ул безгә рухи тазалык 1әм җыелган гөнаһларыбыздан арыну өчен бирелгән.

Аллаһ Тәгалә бу изге айда кылган яхшы гамәлләрегезне кабул итсен, гаиләгезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек бирсен!

Сезгә һәм Сез җитәкләгән оешма хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим!

«Аллаһ Тәгалә безней татар милләтен торгызу эшендә ярдәмче булып торсын иде!» — дип әйтелә Абу-Бәкер Шабанович хатында.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*