tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды
Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды

Белоруссиядә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды

Белоруссиянең Витебск өлкәсе Дубровно шәһәрендә татар композиторы Фәрит Яруллинга һәйкәл ачылды. Сын  Дубровно шәһәренең Фәрит Яруллин исемен йөртүче Балалар сәнгать мәктәбе янына куелган.

Танылган татар композиторы, “Шүрәле” балеты авторы Фәрит Яруллин 1943 елның октябрендә Белоруссиянең Дубровно шәһәре янындагы сугышларда һәлак булган.

Һәйкәл ачылу тантанасына Татарстаннан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин җитәкчелегендәге делегация барды. Чарада «Чишмә»Татар-башкорт мирасы халыкара иҗтимагый берләшмә рәисе Э.А.Левшич, Дубровно районы башкарма комитеты рәисе О.М.Лындин, Дубровно шәһәренең Бөек Ватан сугышы ветераны Е.С.Батура катнашты.

Тантана Татарстан һәм Беларуссиянең сәнгать коллективлары чыгышлары белән дәвам итте. Иҗади очрашу кысаларында Дубровно һәм Мамадыш шәһәрләре арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

Соңыннан Татарстан делегациясе “Рыленки” мемориаль комплексында булды, анда алар Мәңгелек ут һәм Фәрит Яруллин каберенә чәчәкләр салдылар.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*