tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә “Ак калфак” оешмасы эшли башлады
Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә “Ак калфак” оешмасы эшли башлады

Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә “Ак калфак” оешмасы эшли башлады

Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә “Ак калфак” бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе  эшен башлап җибәрде. Агымдагы елның 13 нче гыйнварында оешманың беренче утырышы узды.

Утырышта  Аджман, Рас-эль-хайма, Шарджа, Дубай шәһәрләрендә яшәүче татар хатын-кызлары катнашты. Җыелыш карары нигезендә оешма  җитәкчесе итеп Шәңгәрәева Хәдия Исмәгыйл кызы билгеләнде.

Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендәге “Ак калфак” һәр ай саен  татар халык ашлары буенча мастер класслар уздырырга,  Димчеләр клубы оештырырга ниятли.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге “Ак калфак” оешмасының максаты:

  1. Гарәб илләрендәге татарларны барлау,аларның берләшеп яшәүләренә ярдәм итү.
  2. Милләтебезнең тел хәзинәсен гаиләләрдә саклап калу, сабыйларыбызга телебезнең асыл хәзинәсе – бишек җырларын балаларга көйләү, өйрәтү.
  3. Татар халкының югалып барган йолаларын, гореф-гадәтләрен, һөнәрләрен, яшәеш үрнәкләрен, киенү алымнарын әмирлектә яшәүче татарларга торгызу,аларны яшь җиткерү.
  4. Татар гаиләләрен саклап калу.
  5. Өйләнешмәгән, тормышка чыкмаган (30-50 яшьтән) ир-ат һәм хатын-кызлар белән эш (димчеләр аша, интернет челтәре аша).
  6. Ясле-бакчаларда һәм мәктәпләрдә татар теленең куелышы.
  7. Дәүләт күләмендә татар хатын-кызының дәрәҗәсен күтәрү.
  8. Милләтебезнең тарихи хатирәләрен барлау, гаиләләрнең шәҗәрәсен, тарихларын булдыру максатыннан шәҗәрә бәйрәмен оештыру.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*