tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бишек җыры» бәйрәме
«Бишек җыры» бәйрәме

«Бишек җыры» бәйрәме

Читтә яшәгән татар халкы урыс мохитендә тормыш итә. Бар яңалык шул телдә килеп ирешә, бәйрәмнәр рус телендэ бара. Татар халкы үз бәйрәмнәренә, туган телдә аралашуга сусый. Төрле милләт халкы арасында безнең дә үз мохитебезне булдырасы, милләтебезнең асылын күрсәтәсе, саклыйсы килә. Иң мөһиме, тамырларыбызның кайдан булуын онытмыйсы иде. Шул максатны күздә тотып, Лангепасыбызда да әледән әле төрле темаларга багышланган тамашалар үткәрергә тырышабыз.

Яңа гына татар милли-мәдәни автономиясе активлары көче белән «Бишек җыры» исемле бәйрәм оештырдык. Бүгенге көндә читтә борыңгы бишек табуы читенрәк булыр дигән идек, анысы да хәл ителде. 4 бала тәрбияләүче Гүзәл һәм Ринат Гомәровлар гаиләсендә бар булып чыкты бишек. Бәйрәмнең төп максаты нәрсә соң? Әбиләребез, әниләребез җырлаган бишек җырлары онытылып бармыймы, бүген яшь әниләр туган телләрендә җырлыйлармы? Элек заманда ниндирәк бишекләр булган, нәрсәдән ясалганнар? Экранда төсле сурәтләр аша килгән тамашачыга шундый сорауларны ачыкларга, мәгълүмат бирергэ тырыштык. Кунакларыбыз да югалып калмадылар, бала йоклаткандагы назлы җырларын суздылар. Кичәнеә буеннан-буена бишек җырлары, әниләргә багышланган шигырьләр яңгырады.

Оешмага йөрүче балалар үз чыгышлары белән сөендерделәр. Татар автономиясенең оешуының биш еллыгын бәйрәм итү дә булды ул. Актив әгъзалар шәһәр башлыгының, татар автономиясенең мактау грамоталары белэн бүләкләнделәр. Тамаша яңа ел алдыннан матур итеп бизәлгән яшел чыршы тирәсендә үтте. Кыш бабай, Кар кызы белән бергә киләсе елның хуҗасы Әтәчнең пәйда булуы тагын да җанландырды. Чөнки, алар бит нәкъ безнеңчә, җанга газиз туган телдә тәбрикләделәр. Тамашачының канәгать булуын йөзләренә карап аңлап була иде. «Туган якка кайтып килгәндәй булдык. Әти-әниләр искә төште, күңелләр тулды», – диде Татарстанның Баулы кызы Румия Хәлфетдинова. Чыршы тирәли әйлән-бәйлән чыннан да олыларны балачакларына алып кайтты. Берәүләр балалары, икенчеләре оныклары белән килде. 35 градус салкын да куркытмады якташларыбызны. Кыш бабай бүләкләре белән сөендерде. Оешма туган яктан читтә телебез, гореф-гадәт, йолаларыбызны саклап калу, үстерү, оныттырмау өстендә зур эш алып бара. Ярдәм күрсәтергә әзер торган якташларыбыз булу көч бирә.

Бишек җырларын онытмыйсы иде, әниләр балаларына туган телләрендә җырласын иде. Чөнки нәкъ бишек җырлары аша балага туган тел сеңдерелә. Туган тел – бала тугач та үзләштерелә башлаган олы хәзинә бит ул. Шул хәзинәне саклау, югалтмау – безнен һәммәбезнең изге бурычы.

 

Лангепас шәһәре, Ханти-манси автономияле округы.

Наилә Әхмәдиева. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*