tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда заманча кунакханә төзеләчәк
Болгарда заманча кунакханә төзеләчәк

Болгарда заманча кунакханә төзеләчәк

27 апрельдә Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов борынгы Болгар җирлеге янәшәсендә төзеләчәк заманча кунакханә урынында булды.

Бирегә шулай ук дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан президенты аппараты җитәкчесе ӘсгатьСәфәров һәм башка рәсми затлар килгән иде.

Яңа кунакханә тарихи җирлектән читтәрәк, Идел ярында урнашачак. Ул 292 кешегә исәпләнгән. Кунакханәдә шулай ук ресторан, СПА салон, бассейн, тарихи болгар мунчасы аналогы, конференц-зал, сөйләшүләр залы, балалар бүлмәсе булачак. Машина белән килүчеләр өчен махсус җир бүленгән. Шулай ук кунаклар өчен җәяү йөрер өчен махсус сукмаклар, велосипед юлчыклары булдырылачак. Комплекс төзелеп беткәннән соң Болгарга озаккарак килеп, уңайлы шартларда берничә көнгә калып булачак.

Марсель Бадыкшин фотосы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*