tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды: беренче көн
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды: беренче көн

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды: беренче көн

2 август Бөтендөнья татар конгрессының VI съездының беренче эш көне делегатларны теркәүдән башланып китте.

Бүгенге кичкә барлыгы 708 делегат, 190 кунак, шул исәптән чит илләрдән 182 делегат һәм 33 кунак, Россия төбәкләреннән 433 делегат һәм 43 кунак, Татарстаннан 93 делегат һәм 110 кунак теркәлде.

Россиянең 22 төбәгеннән 45 ММЧ вәкилләре теркәлде, 7 федераль ММЧ ның 12 журналисты, Татарстаннан 131 журналист аккредитация үтте.

Төшке аштан соң съезд чаралары башланып китте.

ТР Фәннәр академиясендә “Татар рухы: тел һәм мирас” дискуссия мәйданчыгы эшләде. Анда татар халкының телен һәм рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасын карап тикшерү, фикер алышу үтте. Тулырак мәгълүмат.

ТР мәдәният министрлыгында  “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дискуссия мәйданчыгы эшләде. Анда бүгенге катлаулы вәзгыятьтә татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләре татар халкы үсешенә ясардай йогынты юнәлешләре каралды. 
Тулырак мәгълүмат.

“Казан” милли-мәдәни үзәгендә  “Гаилә, демография, милли тәрбия” дискуссия мәйданчыгы эшләде. Анда татар халкының үз саклануы өчен үтә актуаль булган мәсьәләләр каралды. Тулырак мәгълүмат.

Казан” милли-мәдәни үзәгендә “Татар мөһаҗирлеге музее һәм татар халкының портрет галереясе” дип исемләнгән түгәрәк өстәл узды. Тулырак мәгълүмат.

Кич белән делегатлар һәм съезд кунаклары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореорафик спектаклен карадылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*