tatruen
Баш бит / Матбугат конгресс турында / Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары очрашты
Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары очрашты

Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары очрашты

2017 елның 2-3 август көннәрендә Казан шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды булып узды. Анда Татарстан Республикасыннан, Россия Федерациясенең 73 төбәгеннән һәм 41 чит илдән 811 делегат һәм 207 кунак (Самар өлкәсеннән барлыгы 16 кеше) катнашты. Чараны 130лап журналист яктыртты.

“Әйтерсең авырулар хастаханәгә җыелганнар да, табиб килгәнче, чирләреннән зарланышалар”

Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды үз эшен 2 августта башлады. «Казан» милли мәдәни үзәгендә делегатлар «Гаилә, демография, милли тәрбия» дигән темага фикер алыштылар. Биредә үк бер төркем делегатлар мөһаҗирлек музее ачу турында сөйләштеләр. Шул ук вакытта Татарстан Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында “Татар эшмәкәрлеге һәм иганәчелек” дип аталган утырыш үтте. Ә без, күпчелек самарлылар, ТР Фәннәр академиясендә «Татар халкының телен, рухи мирасын саклау һәм үстерү платформасы” секция утырышында катнаштык.

Татарстан фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина татар телен һәм рухи мирасны саклау һәм үстерү платформасы булдырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. Платформада дүрт төп юнәлеш аерып күрсәтелә: татар теле, милли мәгариф, мәдәният һәм фән.

– Халыкның мирасы үзенә кирәк булмаса, аны кануннар белән генә саклап булмый. Без бу эштә бердәм булырга тиеш. Теләсә кайсы төбәктә яшәүче татарларның мәдәни байлыгы бар. Аларны сакларга өйрәнсәк кенә, үз мәдәниятенең кадерен белүче милләт буларак таныла алырбыз, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова.

Бүген Россиянең татарлар күпләп яшәгән ике төбәгендә 88 татар мәктәбе, 26 төбәктә 1050дән артык этномәдәни компонентлы мәктәп эшли. 6 төбәкнең 47 мәктәбендә укучылар өчен факультатив дәресләр алып барыла. 22 төбәкнең якшәмбе мәктәпләрендә укучыларга ана телен өйрәнергә мөмкинлек тудырылган.

– Милли мәгариф системасында проблемалар баштан ашкан. Барыбыз да аны тоеп тора. Ата-аналарны гаепләп тә булмый. Шундый факторлар булгач, Бердәм дәүләт имтиханына әзерләнәбез дип, мәгариф системасыннан тайпыла. Алай читләшү булырга тиеш түгел. Без шушы проблемаларны хәл итәргә тиешбез дип саныйм, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкара комитеты рәисе Ринат Закиров.

– Тел мохите тудыруда иң зур проектларның берсе – балаларыбызга татар телендә канал ачу. Бүген Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча аның концепциясе эшләнә. Балаларыбызның, русча каналлар карый-карый, телне никадәр тиз үзләштерә алуы таң калдыра. Татар авылларында, татар гаиләләрендә дә балалар туган телләренә караганда рус телен тизрәк үзләштерә. Иң мөһиме – бу каналның рус телендәге тиңдәшләреннән калышмавы. Балалар бакчаларыннан башлап, югары уку йортына кадәр туган телдә белем алуның өзлексез чылбырын булдыру кирәк. Максатыбыз – урта һөнәри һәм югары уку йортларында татар төркемнәре ачу, татар телен сыйфатлы укытуга ирешү, – диде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов.

– Самар шәһәре «Яктылык» татар мәктәбендә теләге булган барлык кешене кабул итү өчен урын җитми. Мәктәбебез янындагы ике катлы иске бинаны безгә бирү турында шәһәр башлыгы карары да бар. Шул бинаны мәктәп итү өчен өлкәбезнең мөфтие Талип хәзрәт Яруллин, татар оешмалары җитәкчеләре зур көч куя. Татарстан җитәкчелеге дә безне игътибарсыз калдырмый, — дип белдерде мәктәп директоры Радик Газизов.

Директор мәктәпкә керергә атлыгып торучылар күп булуының сәбәбен дә атады. «Бездә тәртип яхшы. Чөнки тәрбия эшләре татар халык гореф-гадәтләренә нигезләнгән. Мәктәптә укытуның сыйфаты да югары дәрәҗәдә. Һәр ата-ана үз баласының сыйфатлы белем алуын тели. «Яктылык» Россиянең иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Бердәм дәүләт имтиханы буенча без алдынгылар сафында. 100 балл җыючы укучылар да бар», – дип әйтте Радик әфәнде.

«Татар телен өйрәнү башка фәннәрне үзләштерүгә һич тә комачаулык тудырмый. Әйтик, безнең татар теле укытучысы Фәния Гыйләҗеваның укучылары даими рәвештә татар теле буенча өлкә, төбәкара һәм халыкара олимпиадаларда җиңеп чыга. Белеме буенча Фәния ханым татар һәм рус телләрен укытырга хокуклы белгеч. Шуңа күрә соңгы елларда без аңа рус телен укытуны да йөкләдек һәм бу практика безгә көтелмәгән гаҗәпләнерлек нәтиҗәләр китерде», – дип бәян итте директор.

Сүзләренә дәлил итеп, ул былтыр 11 сыйныф укучыларының рус теле имтиханыннан уртача 95 һәм аннан күбрәк балл җыйганын белдерде. «Рус теленнән 100 балл җыючы Регина Газизова башка фәннәрдән дә имтиханнарны уңышлы тапшырып, Самараның дәрәҗәле саналган университетында бюджет нигезендә кабул ителү исемлегендә беренче иде. Шуны билгеләп узарга була: быел да без рус теле буенча Бердәм дәүләт имтиханы күрсәткече белән шәһәр һәм өлкә күрсәткечләреннән өстенрәк чыктык. Бу мисал белән шуны әйтергә телим: татар теле рус телен һәм башка фәннәре үзләштерүгә комачауламый. Киресенчә, ярдәм итә. 2014 елда безнең мәктәпкә килгән Татарстанның мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов та «Яктылык»та саф әдәби татар теле укыталар дигән нәтиҗәгә килде. Безнең татар теле укытучылары Татарстанның югары уку йортларын тәмамлаган кешеләр. Барлык фәннәр буенча да – математикамы, физикамы, физкультура булсынмы, татар телле укытучылар белем бирә», – дип сөйләде ул.

Башкорт дәүләт педагогика университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Илшат Нәсипов татар теле укытучысына хөрмәтнең бик түбән булуын җиткерде. Әйтик, бу мөнәсәбәт бары физкультура һәм хезмәт укытучысы дәрәҗәсендә генә икән. Аның фикеренчә, бу Башкортстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә хас.

Казахстанның Павлодар шәһәреннән килгән Венера Иванова татар теле укытучылары җитмәү мәсьәләсен кузгатты. Анда әлегә ак яулыклы, инде укытырга көчләре калмаган апалар белем бирә икән. Татарстаннан укытучылар килмәгәч, туган телне үстерү мәсьәләсендә әллә ни алга китеш тә юк.

Хокук яклаучы, БТК экс-юристы Роза Фәрдиева татарларның хокуклары якланмый дип чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, Республиканың 17 район үзәгендә татар теле укытылмый икән.

Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев КФУдагы музыка факультетын кире кайтаруны сорады. Шагыйрә Нәҗибә Сафина исә: “309нчы канунга (милли төбәк компонентын тыю) каршы чыгыйк”, — дип әйдәде.

Республиканың җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллин залдагы халәтне хастаханә белән чагыштырырга мәҗбүр булды. “Бу сөйләшү — эчне бушату һәм бераз гына стрессны киметүдер. Әйтерсең авырулар хастаханәгә җыелганнар да, табиб килгәнче, чирләреннән зарланышалар. Ә “табиб”лар кайда? Министрлар, Хөкүмәт, Дәүләт Советы җитәкчеләре, КФУ ректоры кайда? Авыруга юлыккан кешене башта кичекмәстән терелтергә кирәк. Ә без макияж турында сөйләшәбез. Башта төп бәладән котыласыбыз бар”, – диде ул. Төп бәла дигәнең, әлеге дә баягы БДИга, милли компонентын алып ташлауга килеп тоташа.

Пленар утырыштагы фикерләр, шелтәләр

Бөтендөнья татар конгрессы VI cъездының пленар утырышын Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды. Президиумны 40 кешелек составта сайларга тәкъдим ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар арасында 2000нче елда ук (әле 17 яшьлек чагында!) Татарстанның атказанган артисты исемен алган җырчы Алсу да бар иде. Татарстан гимны яңгыраганнан соң йолдызыбыз күз яшьләрен сөртеп алды…

Оештыру комитеты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин съезд Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллык юбилеена туры килүен билгеләп үтте.

– Шушы 25 ел дәверендә конгресс шактый зур һәм катлаулы юл узды. Горурланып әйтә алабыз: без аны уңышлы уздык. Бөтендөньяга сибелеп яшәүче татар халкының лаеклы уллары һәм кызлары бүген бирегә җыелды. Мондый очрашулар барыбыз өчен дә көтелгән, олы вакыйга, – дип бәяләде Фәрит Мөхәммәтшин корылтайны.

Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездында катнашучылар адресына төрле җирләрдән бик күп телеграммалар килгән. Алар Белоруссия, Казахстан, Башкортстан республикаларыннан, Чиләбе, Әстерхан, Свердловск һәм башка шәһәрләрдән юлланган. Сәламләү хатлары арасында РФ Президенты Владимир Путинныкы һәм Россия Федерациясенең тышкы эшләр министры Сергей Лавровныкы да бар.

Соңгы елларда бакыйлыкка күчкән БТКның әгъзаларын да санап үттеләр һәм үзләрен бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Безнең якташыбыз Рәсих әфәнде Латыйповның исем-фамилиясе дә яңгырады.

Милләтебезнең хәле җиңелдән түгел. Бу бигрәк тә БТК башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның хисап нотыгында күренде:

– Татар телендә белем бирү­нең торышын гына алыйк. Бу өлкәдә соңгы елларда шактый кыенлыклар туды. Болар, әлбәттә, нигездә, мәгариф дилбегәсенең безнең кулда булмавыннан килә. Шуның аркасында шактый югалтуларга тарыдык. Укыту программасыннан милли-төбәк компонентын алып ташлау, бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны тыю шулай ук мәсь­әләне кискенләштерде. Мәга­риф өлкәсендәге мондый реформалар инде 25 ел дәвам итә, әлегә аның очы-кырые күренми. Хәтта татар авылларында да татарча укыту кыскартылып бара. Республикабыздагы мәктәп яшендәге 173 мең татар баласының 35 проценты гына татар мәктәбендә укый. 100 меңгә якын татар баласы урыс телендә генә белем ала.

Ринат Зиннурович Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы арасындагы Шартнамәнең гамәлдә булуы озайтылырга тиеш, дип тә әйтте.

– Язмыш татарны һәрдаим сынап тора. Халкыбызга бер заманда да җиңел булмаган. Соңгы егерме биш ел эчендә Татарстан, автономия кысаларыннан чыгып, тотрыклы дәүләтләрнең берсенә әйләнде. Безнең дәүләтчелек бүген Татарстан белән Россия конституцияләренә, законнарга, Россия федерациясе дәүләт һәм хакимият органнары арасындагы вазифалар һәм вәкаләтләр бүлешү турындагы Шартнамәгә нигезләнгән. Бу татар халкына ышанычлы адымнар белән алга барырга мөмкинлек бирде, — дип билгеләп үтте Ринат әфәнде.

– Башкаларга үрнәк булып торган республикабызда да ни өчен татар телен куллану даирәсе тарая бара? Ата-аналарның күп кенә тискәре күренешләргә битарафлыгы бернинди кысаларга да сыймый. Милләтебезнең язмышы үзебезгә бәйле, – дип тәмамлады ул чыгышын.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышын “Бисмилләһиррәхмәниррәхим” дип башлап җибәрде.

– Конгрессның һәр съезды – көтеп алган тарихи вакыйга. Әлеге съездның Бөтендөнья татар конгрессының 25 еллыгында үтүе символик мәгънәгә ия. Бу вакыт эчендә конгресс тормышчан булуын исбатлады, үзен татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклаучы институт итеп күрсәтте. Конгресс милләтебез һәм аның киләчәге өчен җан атучы барлык татарларны берләштерде. Үткән чирек гасыр эчендә күпләгән уңышлы проектларны күтәреп чыкты. Ел саен республика ярдәме белән төрле зур чаралар уза, — дип сөйләде Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук ул конгрессның стратегиясе белән шөгыльләнүче Милли шура оештырырга кирәк, дигән тәкъдимен дә җиткерде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Бөтендөнья татар конгрессының VI cъездының пленар утырышында туган телләрне саклап калу мәсьәләсенә тәфсилләп тукталды. Дәүләт Киңәшчесе бу нисбәттән соңгы арада Россия Президенты Владимир Путинның күптән түгел Йошкар-Олада ясаган чыгышына тукталды.

– Аңлап бетермәс көе төрле фаразлар кыла башладылар. Дикъкать белән карагыз: Россия Президенты чыгышында сүз Россиядәге милләтләрнең туган телләрен кыскарту турында бармады. Киресенчә, һәр халыкның туган телен белү буенча конституцион хокукы бар дип әйтте. Аның борчылуы рус теленә кагылышлы югалтулар белән бәйле иде, ул шуларга игътибар итте, — диде Минтимер Шәрипович.

– Безгә хәзерге вакытта федераль үзәк вәкилләре белән утырып, катлаулы хокукый мәсьәләләрне уртага салып сөйләшергә кирәк. Президентыбыз хәзерге вакытта бу мәсьәләләрдә фикер алышулар алып бара. Минем уйлавымча, уртак тел табарбыз, — диде республиканың элекке президенты Минтимер Шәймиев Шартнамә хакында.

– Дөресен генә әйткәндә, без — татарлар белән эшләү җиңел түгел, “татар барда хәтәр бар” дигән әйтем ул юктан гына барлыкка килмәгән. Конгрессның башкарма комитетын тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Сүз дә юк, Тукай әйтмешли, “тәнкыйть – кирәкле шәйдер”. Ул нигезле булганда файдалы. Мәсәлән, мин үзем еш кына Башкарма комитет эшен Сабан туйлары үткәрүгә генә кайтарып калдырып гадиләштерү белән килешә алмыйм. Гәрчә Сабан туе үткәрү үзе үк — зур гамәл. Җир шарының күренекле нокталарында милли бәйрәмебезне зурлап үткәрә алуыбызга, шуның аркылы татар халкын дөньяга таныта алуыбызга шатланырга-сөенергә кирәк! — диде Татарстан дәүләт киңәшчесе.

Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов: “Быел татар телен укытуның яңа концепциясе кабул ителде. Аның нигезендә татар телен өйрәнүдә төп игътибарны тел грамматикасына түгел, ә телне аралашу чарасы буларак куллануга юнәлтеләчәк”, — дип сөйләде.

“Милли компонентны укытуга бәйле канунны гамәлдән чыгару максатыннан, Россия Президенты Владимир Путин белән аңлашу табарга кирәк, — дигән фикерен белдерде Казанның Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе директоры Камәрия Хәмидуллина. Аның әйтүенчә, Бердәм дәүләт имтиханы рус телендә генә булу сәбәпле, фәннәрне татар мәктәпләре русча укытуга күчте. “Димәк, ана теленә тәрҗемә ителгән федераль дәреслекләргә заказ бирүнең кирәге калмады. Ана телендә укытучы кадрларга ихтыяҗ бетте. Педагогик институтларның кирәге калмады. Милли кадрлар әзерләү практикасы юкка чыкты. Чаң сугабыз: без уйланырга тиешбез. Бу хәл, үз чиратында, ана телендәге массакүләм мәгълүмат чараларына да ихтыяҗны юкка чыгара”, — дип белдерде директор.

“Татар оешмаларын каршы куярга маташкан кайбер иптәшләргә, күбрәк көчле энергияне конкрет эшләргә юнәлдерергә киңәш итәр идем”, — диде Федераль татар автономиясе рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов. “Бөтен татар оешмаларына эш җитәрлек. Бергә фикерләшеп, киңәшеп, бер-береңне хөрмәт итеп эшләргә генә кирәк. Шулай да бер фикерне әйтәсем килә: региональ яки көчле җирле милли автономияләр булган регионнарда конгрессның филиалларын ачу кирәкме икән?.. Федераль закон биргән хокуклардан тулысынча кулланган очракта, автономияләр статусы һәм мөмкинлекләре зур”, — диде ул.

Дөнья буйлап сибелеп яшәүче татарлар да үз фикерләрен, шелтәләрен белдермичә калмады. Башкортстаннан килгән делегат, Башкорт дәүләт университеты мөгаллиме Марат Шәриповтелебез, татар мәктәпләре язмышына басым ясады. Соңгы 20 елда республикада татарча белем бирүче мәктәпләр ике мә­р­тәбә диярлек кимегән, 1127дән 628 калган икән…

“Бездә татар телле булмаган миллионлаган татар барлыкка килде. Бу безне борчый”, — дип мөрәҗәгать итте Россия Фәннәр академиясе академигы Роберт Нигъмәтуллин. Чыгышында ул рус телле татарларга татар теленең әһәмиятен аңлатты. Академик соңгы елларда рус халкы арасында татар халкы абруе күтәрелгәнен дә билгеләп узды.

Совет һәм Россия астрофизигы, Россия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Рәшит Сөнәев Казан федераль институтының сайты турында ачынды. “Ни өчен Казан университеты сайтны 8 телдә алып бара ала? Әмма алар арасында татар телендәге версиясе юк. Бу татар халкын түбәнсетә”, – ди ул.

Танылган галим Рәшит Сюняев: «Чит илләрдә яшәгән, татар мохитеннән аерылган кешеләр күп, алар арасында мәртәбәле кешеләр бар, әмма татар телен белмиләр. Нишләсен соң алар? Татар икәнен беләләр, горурланалар. Конгресс аларны тупларга, Казанга ярдәм итүләрен күндерергә кирәк», — диде.

Киләсе елга Федераль Сабан туе Чувашия Республикасында узачак. Пленар утырышта катнашучыларны Чувашия татарларының милли-мәдәни автономия җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов милли бәйрәмгә чакырды. Ул шулай ук мишәрләрне берләштерү һәм аларның милли үзәкләрен булдыру тәкъдиме белән дә чыкты. Ул инде онытылып барган тагын бер инициативаны да искә төшерде. Фәрит әфәнде Русиядә икенче дәүләт теле итү кирәк диде. Тагын бер фикере — Татарстан Конституциянең 14нче маддәсен ничек тә саклап калу. Билгеле булганча, бу маддә нигезендә Татарстан читтә яшәүче татарларга ярдәм итә.

Сарытау татарлары исеменнән чыгыш ясаган эшмәкәр Камил Әбләзов федераль дәрәҗәдә татарның алты хәрефе рәсми рәвештә федераль дәрәҗәдә кертергә кирәк диде. «Компьютер, телефоннарга кертелсен, паспорт, туу, үлем таныкларында, башка документларда безнең исемнәрне бозмыйча язылсын», дигән фикердә Әбләзов.

И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле

И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле.
Мог я узнать күп нәрсәне
Син родной тел аркылы.
 
Бу языкта коляскада
Мамам сказку көйләгән.
А затем төннәр буенча
Бабуля рассказ сөйләгән.
 
А потом ни сәбәптәндер
Өйрәткәннәр рус язык.
Якобы тик шушы телдә
Алам духовный азык.
 
Почему же нас детсадта
Сиңа өйрәтмәделәр?
В школе когда обучали,
Синдә өйрәтмәделәр?
 
И родной тел, и красивый тел,
Мамам-папамның теле,
Только я их обвиняю
Өйрәтмәгәнгә сине.
 
И родной тел, аңлаталар,
Можно жить и без синсез,
Мама, папа и бабуля
Оставили меня телсез.

Бик күңелсез, уйландыра торган шигырь, әйеме?.. Ә бит бүгенге яшьләр әнә шулай рус һәм татар телләрен кушып, мондый дәрәҗәдә сөйләшә алса да, бик шәп булыр иде. Кызганычка, күп очракта алар туган телләрен бөтенләй аңламыйлар шул.. Европа татарлары альянсы рәисе урынбасары (Алмания) Венера Вәгыйзова, Сан-Францисконың татар җәмгыяте рәисе (АКШ) Туран Апакайның әдәби телдә ясалган чыгышларын тыңлагач, безнекеләр өчен оят булып китте, билләһи…

 

 Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды резолюциясе

 2017 елның 3 августы, Казан шәһәре

Без, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары, түбәндәгеләрне җиткерәбез:

  • татар халкының бердәмлегенә, туган телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калуга һәм үстерүгә, барлык халыклар вәкилләре арасында татулыкны һәм дуслыкны ныгытуга омтылышыбызны белдерәбез;
  • Россия Федерациясе җитәкчелегенең халыкара аренада илебез мәнфәгатьләрен яклау курсын, Дәүләт милли сәясәтенең стратегиясен гамәлгә ашыруны тәэмин итүгә, Россиядә яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм үстерүгә, гомумроссия гражданлык үзенчәлеген формалаштыруга юнәлдерелгән программа чараларын хуплыйбыз;
  • конкурентлы көрәш ысулы итеп сәяси корал кулланучы Америка Кушма Штатларының Россиягә карата санкцияләр сәясәтен кискен тәнкыйтьлибез, бу Европа илләре белән хезмәттәшлектә тискәре чагылыш таба һәм ясалма рәвештә киеренкелек тудыра;
  • Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хакимият органнарының биредә яшәүче халыклар яшәеше өчен уңайлы мохит булдыру һәм республикабыздан читтә яшәүче татарларның этномәдәни үсешенә ярдәм итү буенча эшчәнлеген аерым билгеләп үтәбез;
  • хәзерге заманда кискен үзгәрешләр чорында татар халкының этномәдәни үсеш мәсьәләләрен хәл итүдә татар иҗтимагый оешмалары әһәмиятен һәм Бөтендөнья татар конгрессының 25 ел дәвамында татар халкын берләштерү буенча эшчәнлеген хуплыйбыз;
  • Россия Чит ил эшләре министрлыгының һәм «Россотрудничество» оешмасының Россия мәдәниятенең һәм башка мәдәниятләрнең аерылгысыз өлеше булып торган татар мәдәниятен популярлаштыру буенча чараларны оештыру һәм уздыруда һәм чит илләрдә яшәүче татар халкын алга таба да берләштерүдә зур ярдәмен билгеләп үтәбез;
  • «2014 — 2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү», «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014 — 2019 елларга)», «2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру» дәүләт программаларын уңышлы гамәлгә ашыруны таныйбыз;
  • дөньядагы барлык татарлар өчен җиде томлык «Борынгы заманнардан алып татар тарихы» дигән хезмәтнең һәм алып барылган гамәли эзләнүләрнең әһәмиятен билгеләп үтәбез;
  • фәнни-мәгариф һәм дини-мәгърифәти мөселман үзәге буларак, ата-бабаларыбызның традицион рухи кыйммәтләренә нигезләнеп эшләячәк Болгар ислам академиясен булдыру һәм үстерүне мөһим проект дип саныйбыз;
  • ТНВ-планета телевидение каналын, «Татар иле» һәм «Ана теле» ресурсларын, «Татар-информ» агентлыгының татар редакциясен үстерүгә, Татарстан Республикасыннан читтән яшәүче татарларны татар телен һәм мәдәниятен өйрәнүгә булышлык итүче «Татар әдәбияты үзәге» интернет-порталын булдыруны хуплыйбыз;
  • Бөтендөнья татар конгрессы каршында оештырылган «Ак калфак» бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе, «Россиянең татар авыллары» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татарча көрәш» милли көрәш спорт федерациясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы, «Татар гаиләсе» Бөтенроссия иҗтимагый фонды, Бөтентатар төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте, укытучылар съездлары кебек берләшмәләр һәм халыкның иҗтимагый көчләрен берләштерә торган эшчәнлекнең башка формаларын таныйбыз;
  • Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында Шартнамә мөһим тарихи чорда Татарстанның һәм тулаем Россия Федерациясенең этномәдәни, социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үсешендә уңай роль уйнавына ышануыбызны белдерәбез;
  • үзен уңай яктан раслаган югары дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте формасы буларак Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасын саклап калу турында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының мөрәҗәгатен яклыйбыз;
  • татар иҗтимагый оешмаларының татар телен, мәдәниятен һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү буенча тырышлыкларын берләштерүне кирәк дип саныйбыз;
  • татар оешмаларының башка җәмәгать оешмалары, татарлар күпләп яшәгән илләрнең һәм төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары белән тынычлык һәм татулыкны, социаль-икътисадый тотрыклылыкны саклап калу һәм барлык халыкларның этномәдәни үсешенә өчен уңай шартлар тудыру хакына актив конструктив хезмәттәшлеккә омтылышларын белдерәбез.

Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның чыгышын, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының хисап нотыгын һәм съездда катнашучыларның чыгышларын тыңлап, бүгенге көндә татар иҗтимагый хәрәкәте үсешенә анализ ясап, Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды делегатлары түбәндәгеләр турында КАРАР БИРДЕ:

  1. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының V һәм VI съездлары (2012 – 2017 еллар) арасындагы эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип танырга.
  2. Киң җәмәгатьчелек катнашында Татар телен һәм татар халкының рухи мирасын саклап калу һәм үстерү платформасын эшләргә һәм кабул итәргә.
  3. Татар мөһаҗирлеге музее һәм Татар халкының портрет галереясе проектларын хупларга, иҗтимагый берләшмәләргә экспонатлар базасын формалаштыру эшенә керешергә.
  4. Россия Федерациясе Федераль Собраниесе Дәүләт Думасына һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенә Россия халыкларының мәдәни һәм тарихи мирасын чагылдырган татар халкының милли бәйрәме «Сабантуй»ны һәм рус халык бәйрәме «Каравон»ны Кешелекнең матди булмаган мәдәни мирасының репрезентатив исемлегенә кертү максаты белән ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан 2003 елның 17 октябрендә кабул ителгән Матди булмаган мәдәни мирасны саклау турында конвенциягә Россия тарафыннан ратификацияләү кирәклеге турында мөрәҗәгать белән чыгарга.
  5. Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгына түбәндәге мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә:
    • милли мәктәпләрдә белем алучы укучыларга Бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыру хокукын бирү;
    • гражданнарның туган телдә белем алу һәм туган телне өйрәнү хокукын җайга салучы, шул исәптән финанс ягыннан да, норматив-хокукый документ әзерләү зарурлыгы.
  6. Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләренә татарларның һәм Россия Федерациясе төбәкләрендә күпләп яшәүче башка халыклар вәкилләренең үз туган телләрен өйрәнүгә конституциячел хокукларын канәгатьләндерү өчен кирәкле шартлар тудыру, шул исәптән тиешле чыгымнарны бюджеттан финанслауны тәэмин итү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә.
  7. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә түбәндәге мөмкинлекләрне карау тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәргә:
    • Россия Федерациясенең татар авыллары тарихларын өйрәнүне, аны нәшер итүне «Татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау (2014 – 2019 елларга)» программасына кертү;
    • балалар өчен татар телендә белем бирү телевидение каналын булдыру.
  8. Конгрессның яңадан сайланган җитәкче органына:
    • җитешсезлекләрне бетерү һәм съездда катнашучылар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәрне гамәлгә ашыруга юнәлтелгән чаралар комплексын булдырырга;
    • этномәдәни үсеш мәсьәләләре һәм татарлар күпләп яшәгән төбәкләрнең дәүләт һәм муниципаль хакимиятләре органнары белән хезмәттәшлекнең иң яхшы тәҗрибәләрен үз эченә алган методик кулланма эшләргә;
    • Татарстан территориясендә урнашкан югары уку йортларына Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән ватандаш абитуриентлар кабул итүгә ярдәм итү системасын алга таба үстерү;
    • заманча мәгълүмат технологияләре кулланып, татар милли-мәдәни үзәкләре, мөһим тарихи вакыйгалар, татар халкының гореф-гадәтләре турында кыскача мәдәни белешмә әзерләүне оештырырга.
  9. Төбәкләрдә эшләп килүче татар оешмаларына Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә төбәктә яшәүче татар халкының телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу һәм үстерү буенча активлыкны арттырырга.
  10. 2020 елда узачак Бөтенроссия халык санын алуда татарларның төгәл санын дөрес чагылдыру өчен максатчан эшчәнлек алып барырга.

Җитди үзгәрешме, берни дә үзгәрмәсме?

Корылтай алдыннан, БТК уставына үзгәрешләр кертеп, конгресс эшчәнлегенә зур үзгәреш­ләр кертеләчәк, дигән сүзләр йөргән иде. Чынлап та, БТК уставына үзгәреш кертелде. Татар конгрессы белән дә, федераль милли-мәдәни мөхтәрият белән дә җитәкчелек итәчәк Милли Шура оештырылды. Дөрес, бик күп­ләр әлеге Милли Шура белән Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев җи­тәк­челек итәр дип көткән иде. Әмма аның рәисе вазифасына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев тәкъдим ителде һәм сайланды. Конгресс болай да артык бюрократлашкан, ярымдәүләт структура иде. Хәзер тулаем хакимият кулына күчә булып чыга?..

Милли Шура рәисенең урынбасарлары — Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Ринат Закиров, Русия Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйлметдинов, Казакъстанның татар һәм башкорт конгрессы рәисе Тәүфыйкъ Кәримов, Сарытау милли-мәдәни мохтарияте шурасы рәисе, федераль милли-мәдәни мохтарият шурасы рәистәше Камил Әбләзов, Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина.

Президиумга Милли Шураның рәисе, биш урынбасары һәм тагын Фәнир Галимов, Эдуард Ганиев, Фәрит Гыйбатдинов, Рәфыйк Мөхәммәтшин, Рәмис Сафин, Марс Тукай, Камәрия Хәмидуллина, Данис Шакиров һәм безнең өлкәбездән Фәхретдин Канюкаев керделәр.

Шуның белән пленар утырыш тәмамланды. Татарның рәсми булмаган гимны — «Туган тел» җыры яңгырады, барысы да аны аягүрә басып җырлады.

Милли Шура оешуы — җитди үзгәрешме, алга китеш булырмы, берни дә үзгәрмәсме? Әлегә берни әйтеп булмый, күчеш чоры узарга тиештер…

Делегатлар өчен бай программа

4 августта съезд делегатлары һәм кунаклар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисади, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышты, 5 август көнне  Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылдылар. Шулай ук съездда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган иде. Казан Кремлендә узган Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивалендә, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнаштык, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылдык.

Каләмдәшләр белән аралашу

Россиянең төрле төбәкләреннән килгән 20ләп журналист Татарстан Республикасының мәгълүмат агентлыгында — “Татар-информ” редакциясендә булды. Без дә, Самар өлкәсеннән килгән “Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Рәфкать Әһлиуллин һәм “Самар татарлары” медиа-порталының баш мөхәррире Римма Нуретдинова, агентлык эшчәнлеге һәм биредә хезмәт куючы хезмәткәрләр белән таныштык.

  • Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы — зур яңалыклар фабрикасы. Ул үз эченә 6 мәгълүмат чарасын алган. Татар һәм рус телләрендә эшчәнлек алып бара. Бер ел элек Татарстан Президенты тарафыннан безнең алда көчле татар матбугаты, татар интернет-чарасын барлыкка китерү бурычы куелды, — дип генераль директор Шамил Садыйков агентлык эшчәнлеге хакында сөйләде.
  • Татарча яңалыклар оператив булырга һәм вакытында чыгып барырга тиеш. Шулай булмаган очракта, кеше яңалыкларны башка мәгълүмат чараларыннан эзләп таба. Хәзер һәр кешенең кулында телефон, теләсә кем журналист булып эшли ала. Мондый шартларда без оператив һәм мобиль булсак кына эшли алабыз, — диде “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире Рәмис Латыйпов очрашу барышында.

Әйтергә кирәк, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе безнең сайтта урнаштырылган хәбәрләр белән дә файдалана һәм киң аудиториягә Самар татарлары тормышы турындагы яңалыкларны да тәкъдим итеп тора.

“Бердәмлек” газетасы редакторы Рәфкать Әһлиуллин чит төбәкләрдән килгән каләмдәшләр белән аралашу барышында үзе җитәкләгән татар басмасының бүгенге авыр хәле, керемнәренең чыгымнарын капларлык, җан асрарлык түгеллеге турында да сөйләде.

Съезд делегатлары һәм кунаклары шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаена багышланган «Самар татарлары» журналының «Инкыйраз яки яңарыш» дип аталган махсус чыгарылышы белән дә таныштылар. Басманы нәшер итүче Ильяс Гомәр улы Шәкүров журналны халыкка үзе таратты.

– Басмада бик кызыклы, аналитик мәкаләләр һәм әңгәмәләр тупланган. Пленар һәм секция утырышларында вакыт чикләнгән, чыгыш ясарга теләүчеләр күп, әмма барысына да сүз бирелми кала. Ә журналдагы язмаларны укып, татар милләте алдындагы максатлар һәм проблемалар белән киңрәк танышып була. Дөрес юнәлеш алгансыз, афәрин! – дигән сүзләр ишетелде делегатлар һәм каләмдәшләр авызыннан.

Барысы да Аллаһы кулында…

Оешма өстенә оешма, җитәкче өстенә җитәкче барлыкка килде… Нинди үзгәрешләр көтәргә, яңа һәм иске стуктуралар ничек эшләр, ничек эш җайга салыныр – сораулар тудыра. Яңа оештырылган оешма стратегия турында уйларга тиеш. Аналитикларда бөтен мәсьәләләрне җәеп салу, программалар кабул итү бурычы тора, ә Милли Шурага кергән кешеләр арасында андый эшне алып барырдайлар булырмы? Вакыт күрсәтер…

Гомумән, мөселманнар үз җитәкчеләренә, халык хуҗасына буйсынырга тиеш, диләр бит. Әлбәттә, җитәкчене барысы да сайламый, ә кайсысы бары тик өстән генә билгеләнә. Шулай да нишләтәсең, берәүләр түрә урынында утыра, икенчеләр халык өчен тырыша, ләкин алар гел күләгә артында калалар. Кемгә нинди язмыш бирелгән, барысы да Аллаһы кулында. Безнең өчен кайсысы кирәк икәнен бары тик Ул гына беләдер. Кайсыдыр җитәкчене биреп, халыкны Үзенең рәхмәтенә ирештерсә, кайсысы белән сыныйдыр, бәлки. Иң мөһиме, моның ахыры хәерле булсын иде.

Мөхәммәд (с.г.с) бер хәдисендә: «Җитәкче — көтүче һәм ул үз карамагында булган кешеләр өчен җаваплы» — ди. Димәк Милли Шура президиумына төркелгән җитәкчеләребез дә безнең милләттәшләребез өчен дә җавап бирәчәкләр. Аларга килгән олуг дәрәҗәләр дә – үзе бик зур сынау шул.

Милләт язмышыбыз фаҗигалы, ләкин Аллаһы яраткан кешесен сынаган күк, милләтебезне дә шулай сыныйдыр. Татар халкына Аның олы рәхмәтләренә дә ирешү бәхете насыйп булсын иде. Әмин.

Римма НУРЕТДИНОВА,
Казан – Самар,
samtatnews.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*