tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры милли театрларның киләчәгенә багышланган илкүләм түгәрәк өстәл уздыра
Буа театры милли театрларның киләчәгенә багышланган илкүләм түгәрәк өстәл уздыра

Буа театры милли театрларның киләчәгенә багышланган илкүләм түгәрәк өстәл уздыра

Буа театры милли театрларның үсеш перспективалары турында Бөтенроссия күләмендә түгәрәк өстәл үткәрергә җыена. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев хәбәр итә.

“Түгәрәк өстәл РФ Театр әһелләре берлеге рәисе урынбасары Дмитрий Мозговой, Армениядән җәмәгать эшлеклесе һәм театраль менеджер Артур Гакусян, театр белгечләре, тәнкыйтьчеләр катнашында үткәрелә. Казанда WorldSkills үткәрелгән вакытка туры килсә дә, ТР мәдәният министры да килергә вакыт табар дип өметләнәбез”, – ди Раил Садриев.

Түгәрәк өстәлдә Россия контекстында милли театрның урыны, үсеш перспективалары, “Кече шәһәр театрлары” һәм грантлар беткәч аларның эшчәнлегенә фаразлар кебек темалар каралачак дип вәгъдә итә оештыручылар.

Түгәрәк өстәл утырышлары 23 августка планлаштырылган. Буа театры кунакларына 24 августта театрның үзенчәлекле премьерасы тәкъдим ителәчәк. “Хәзер бездә “Иран конференциясе” спектакле буенча репетицияләр бара. Бу безнең театр өчен шактый кыйммәткә төшә – бик күп аппаратура алырга туры килә – аның формасы үзенчәлекле”, – ди театр директоры.

“Иран конференциясе” пьесасы драматург Иван Вырыпаев пьесасы буенча куела. Әлеге әсәрне быел Милләтләр театры чыгарды. Спектакльдә Евгений Миронов, Чулпан Хаматова, Ксения Раппопорт һәм башкалар катнашты.

Спектакльнең режиссеры – Егор Чернышов. Театрда Ркаил Зәйдулла хикәяләре буенча “Абага” спектаклен куюы белән таныш.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*