tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе уза
Бүген Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе уза

Бүген Дагыстанда беренче тапкыр Көньяк Сабан туе уза

Бүген Дагыстан республикасында яшәүче татарлар беренче тапкыр милли бәйрәмебезне, Көньяк Сабан туен уздыра. Чарада Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша. Ул кичә, 6 нчы июньдә, Махачкалада, рәсми очрашулар уздырды һәм милләттәшләребез белән күреште. Ә бүген Россиянең 11 төбәгеннән һәм Төркия, Казахстан, Әзербайҗаннан килгән кунакларны бәйрәм мәйданында сәламләячәк.

Беренче Көньяк Сабантуе Кизилюрт шәһәрендә уза. Бәйрәм тантаналы төстә көндезге сәгать 11 дә башлана. Аңа кадәр Сабан туена килүчеләр кул эшләнмәләре ярминкәсе, халкыбызның көнкүрешен чагылдырган ишегалды белән таныша алачак. Милли бәйрәмебез программасында уеннар, ат чабышлары, милли көрәш, иҗат коллективлары чыгышлары каралган.

Белешмә өчен:

Хәзерге вакытта Дагыстанда 3 мең 700 дән артык татар яши. Аларның күбесе шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнә. Дагыстанга татарлар XX гасыр башында күпләп килеп урнашкан. Бу Идел буенда башланган ачлык белән бәйле була. Дагыстан татарларының бабалары чыгышы белән, башлыча, Татарстаннан, Ульяновскидан, Әстерхан һәм Пенза өлкәләреннән. 2017 нче елда “Туган тел” оешмасын төзегәннәр. Ул дини, яшьләр һәм хатын-кызлар юнәлешләрен үзенә берләштерә. Оешманың рәисе – Эльмира Кадыйрова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*