tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бюро утырышы узды

Бюро утырышы узды

Бүген, 25 ноябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Бюросы утырышының чираттагы булды. Аның эшендә Бюро әгъзалары Рамис Сафин, Рөстәм Ганиев, Дамир Исхаков, Камәрия Хамидуллина, Фәрит Уразаев, Эдуард Ганиев, Рафыйк Мөхәммәтшин һәм Башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре катнашты.

Утырышны Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров алып барды. Беренче көн тәртибе буенча Бюро әгъзалары 2017 елга Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының еллык эш планы проектын карадылар. Аның белән рәиснең Беренче урынбасары Данис Шакиров таныштырды.

Бюро әгъзалары планга карата үз фикер-тәкъдимнәрен җиткерделәр. Чираттагы тәртибе буенча 2016 елның 7-8 нче декабрь көннәрендә узачак Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышы һәм “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” форумына әзерлек эшләре  буенча сөйләштеләр, киңәшләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*