tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабарсарда татар теле буенча олимпиадада узды
Чабарсарда татар теле буенча олимпиадада узды

Чабарсарда татар теле буенча олимпиадада узды

12 нче гыйнвар көнне Чабаксар шәһәрендә регионара олимпиада узды . Араларында республиканың Батыр, Комсомол, Шемурша муниципаль районнарыннан 32 укучы катнашты. Алар тел белеменең төрле тармакларыннан бирелгән теоретик сорауларга җаваплар яздылар, кызыклы грамматикага караган биремнәрне үтәделәр.

Олимпиада эшләрен башкару өчен 3 сәгать вакыт бирелгән иде. Укучылар иртәнге сәгать 9 дан көндезге 12 гә кадәр баш та күтәрми җавапларын кәгазьгә төшерделәр. Эшләрне тикшерү комиссиясенә араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу да җиңел булмагандыр.

Укытучылар өчен Түгәрәк өстәл оештырылды. Анда туган телебезгә кагылышлы төрле чыгышлар яңгырады.

Җиңүчеләр Батыр районы Шыгырдан, Татар Сыгыт авылларыннан һәм Комсомол районы Тукай авылыннан булдылар. Комсомол районыбыздан җиңүче булып, Тукай урта мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы, узган ел җиңүчесе Зарипова Айсылу танылды. Айсылу һәм республикада җиңүчеләр 23 нче гыйнвар көнне Казанда узачак төбәкара олимпиадада көч сынашачаклар. Шунысы шатлыклы, республика күләмендәге олимпиадада башлап районнарда аннан Чабаксарда бөтен татар мәктәпләреннән һәм катнаш мәктәпләрдән татар балалары көч сынаштылар. Республикага кечкенә авыллардане саналган Татар Шырты авылыннан алты бала катнашырга лаек булды. Көчле балалар Чичкан, Урмай, Балтай, Байтирәк авылларыннан да бар иде. Әмма, ярышта көчлеләрнең көчлесе лаек була.

Уебыз , өметебез буенча, Чуашстанда яшәүче татар балалары быел да, елдагыча, Казаннан фәнни үрләр, җиңүләр генә яулап кайтырлар. Без аларга уңышлар гына телибез!

Фәрит Гыйбатдинов 
Чуашия

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*