tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чалпыда хәрбиләрне зурладылар
Чалпыда хәрбиләрне зурладылар

Чалпыда хәрбиләрне зурладылар

19 февраль көнне Чалпы авыл Мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы кичә узды. Сәхнәнең түрендә дәүләтчелегебез символы булган Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флаглары, тынычлык билгесен гәүдәләндергән ак күгәрченнәр, гүя зәңгәр күккә омтылып очалар. Аягүрә басып ике дәүләт гимнын тыңлау һәр кешенең күңелендә илебез, Ватаныбыз өчен горурлык хисләрен тудырды. Чалпы авыл җирлеге башлыгы Ринат Мәһдиев, Социалистик хезмәт Герое Фәхразый Кәримов, Чалпы авыл җирлегеннән район Советы депутаты Миргазиян Динмөхәмәтов, район җитәкчелегеннән вәкил Гәрәй Хәмидуллин халыкны бәйрәм белән тәбрикләп, котлау сүзләрен җиткерделәр.

Чалпы урта мәктәбе хәрби әзерлек бирү җитәкчесе Альянус Мәхмүтов хәзерге көндә тынычлык сагында торучы солдатлар, аларның әти-әниләре исеменә тәбрикләү сүзләрен әйтеп, алар хакында бары тик рәхмәт хатлары, мактау кәгаьләре генә килеп торуын ассызыклап узды. Тыныч вакытта хәрби хезмәт үткәндә хәлак булган авылдаш егетләрне атап, бер минутлык тынлык белән искә алдылар: Шәрифуллин Илгиз Фәрит улы, Исхаков Газинур Исмәгыйль улы, Галиев Әсгат Миннәхмәт улы.

Әлеге тантананың төп кунаклары Әфганстан сугышы ветераннары Миргазиян Динмөхәмәтов, Данис Габидуллин, Рафик Җиһангиров, Әзһәм Галиев, Фәрваз Кәлимуллин, Ринат Сөләйманов, Чечен Республикасы локаль сугышында хезмәт иткән Геннадий Сәлимов булдылар. «Сугыш афәтенең куркынычлыгын, аяныч язмышларны киләчәк буыннарга күрергә язмасын. Илебез-җиребездә гел тынычлык булсын», – дип теләделәр алар. Аларны тәбрикләп Сәвия Тимеркәева, Ранис Габидуллин (Данис Габидуллинның улы), Раушания Галиева, Ландыш Гыйздәтуллина, Җәмилә Хәбибуллина, Чалпы Балалар музыка мәктәбе укучылары (җитәкчесе Эльза Кашапова, Лилия Камалиева) матур җырлар- шигырь юллары бүләк иттеләр. Зал һәммәсен алкышларга күмде, бу – сугыш утын кичкән һәрбер солдатка халыкның рәхмәте дә булып яңгырады.

Кичә хәзерге вакытта Россия Армиясе сафларында хезмәт итүче егетләрнең -Гаффаров Альмир, Бакиров Ирек, Шакиров Малик, Ибраһимов Ирек – әниләре улларыннан алган «Солдат хатларын уку» белән дәвам итте. Егетләрнең һәрберсе турында экранда фотосурәтләр, видеоязмалар күрсәтелеп торды, әйтерсең алар бүгенге бәйрәмдә үзләре дә катнашалар иде. Чалпы китапханәсе мөдире Рәсимә Шәйхулова сугышта һәлак булган авылдашлар истәлегенә багышлап «Әтием хатлары» (авторы С.Гобәйдуллина) дигән истәлек-язманы укыды.

«Илләребез тыныч, күк йөзе һәрвакыт аяз булсын, Аллаһ Тәгалә улларыгыз белән исән-сау күрешүләрне насыйп итсен», – дигән теләкләр белән районның «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Эльвира Галиева исеменнән истәлек бүләкләр, чәчәкләр тапшырылды. Өч сәгатькә сузылган бәйрәм кичәсе катнашучылар, бөтен авыл халкы, чакырылган кунаклар берлектә башкарган «Туган ил» җыры белән йомгакланды.

Чалпы мәдәният йорты хезмәткәрләре, Чалпы җирлегендә оешкан татар хатын-кызларының «Ак калфак» оешмасы әгъзалары белән берлектә әзерләнгән әлеге кичә авыл халкын берләштерде, күңелләрне ачты, үзара тагын да якынайтты.

Чалпы авылы «Ак калфак» берләшмәсе

җитәкчесе Минзирә Гәрәева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*