tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге “Тукайны укыйм” флешмобы үткәрде

Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге “Тукайны укыйм” флешмобы үткәрде

Чиләбе өлкәсе татар җәмәгатьчелеге, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Габдулла Тукаебызның туган көнен һәр ел саен зур мөһим вакыйга итеп билгеләп үтә. Тукайга игътибар аеруча соңгы ун ел эчендә көчәйде, бу турыдан-туры Лена Колесникова исеме белән бәйле; хәзер без Тукайга Чиләбедә һәйкәл кую буенча әзерлек алып барабыз, моңа хәзергә пандемия комачаулый, ләкин быел без барыбер максатыбызга ирешербез дип уйлыйм. Шуннан соң Троицк каласында да Тукайның бюстын куячакбыз – белгәнегезчә, ул да Тукай исеме белән бәйле. Троицкиның татар-башкорт китапханәсенә 130 ел тулу уңае белән без аңа да Габдулла Тукай исеме бирдек: алар да хәзер он-лайн режимда интернет челтәрләрендә шигырьләр укыйлар.

“Тукайны укыйм” хештегы астында флэшмоб үткәрүне бездә Лена ханым Колесникова оештырды. Аның идеясен Мәскәү татар милли автономиясе тәкъдим иткән иде, Бөтендөнья татар конгрессы хуплады. Габдулла Тукайның үлгән көне белән туган көне арасында 11 көн – безнеңчә, бу көннәр дөнья күләмендә рәсми рәвештә Тукай көннәре дип саналырга лаеклы.

Чиләбе өлкәсе татар конгрессының “Тукайны укыйм” флэшмобын без Конгрессыбызның интернет челтәрендәге сайтында-сәхифәсендә 16 апрельдә башлап җибәрдек. Мин Тукайның “Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов…” һәм “Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым…” шигырьләрен һәр ике телдә укып видеосын интернетта урнаштырдык, моны быелгы “Татар кызы” һәм “Татар егете” бәйгеләрендә катнашучы яшьләребез “Китап” шигыре белән дәвам итте, аннары Магнитогорскидан бер төркем мәктәп балалары – Илфат Тучибаев “Яңгыр илә кояш”, дүртәүләшеп “Бәйрәм бүген” шигырьләрен укыдылар. Магнитогорскиның “Идел” татар яшьләре клубы да алардан калышмады, алар башкаруында “Милли моңнар” һәм “Татар яшьләре” шигырьләре эленеп тора безнең сайтта. Җәлил конкурсларында, “Нәни энҗеләр” бәйгесендә катнашкан Алсу Закирьянова “Бала белән күбәләк”, мәшһүр композиторыбыз Рафаил ага Бакировның оныгы Илина Канбекова “Ай һәм кояш” шигырьләрен укыды. “Нәни энҗеләр” бәйгесе кызларыбыз Искрина Исламова белән Альвина Удалова “Туган тел”не һәр ике телдә башкардылар. Троицк шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге милли китапханәсе мөдире Рәисә Кәримова “Буран” шигырен укыды. Хәзер шушы процесска Югары Өфеле, Коншак, Миасс, Пласт, Варна, Аша, Катав төбәкләре кушылырга тора.

2020 ел – Бөек Җиңүнең 75, Татарстаныбызның 100 еллыгы. Халыкара “Татар кызы” бәйгесенең дә 10 еллык юбилее бит, әле үзебезнең “Хәзинә” газетасы һәм “Хәзинә” телепроектының чыга башлавына да 10 ел тулды. Юбилейлар елы! Без һич тә борын салындырып утырырга җыенмыйбыз.

Ирек Сабиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*