tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә “Буыннарны бәйләүче бәйрәм” дип исемләнгән очрашу узды
Чувашиядә “Буыннарны бәйләүче бәйрәм” дип исемләнгән очрашу узды

Чувашиядә “Буыннарны бәйләүче бәйрәм” дип исемләнгән очрашу узды

Бүген  Шыгырдан авылы мәдәният йортында “Буыннарны бәйләүче бәйрәм” исемле  фестиваль оештырдылар. Әлеге бәйрәм милли-мәдәни гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен, буыннар бәйләнешен саклап калуда зур әһәмияткә ия.

Биредә Чуашстан Республикасы татар авылларында яшәүче 50, 55 һәм 60 еллык юбилейларын билгеләп үткән татар гаиләләре җыелды. Фестивальдә Комсомол, Батыр, Шомырша районнарыннан 59 пар катнашты. Бәйрәмгә агымдагы елның беренче кварталында гаилә корган татар гаиләләреннән яшь парлар да чакырылды. Барлыгы 78 яшь пар иде.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән бәхетле гаиләләрне Конгрессның Республика иҗтимагый Фонды директоры Сәрия Зиннәтова котлады.

Тантанага җыелучыларга балалар бакчасы, Шыгырдан авылы мәктәбе укучылары тарафыннан әзерләнгән концерт күрсәттеләр.

Искәртеп үтик, әлеге чара Россия Федерациясе В.В.Путинның Федераль Җыенга Юлламасы кысаларында  – традицион гаилә кыйммәтләрен яклауны тормышка ашыру максатында 2015 елдан башлап, ел саен үткәрелә. Быел Фестиваль 6нчы тапкыр уздырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*