tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашиядә яшь хоккейчылар көч сынашты
Чувашиядә яшь хоккейчылар көч сынашты

Чувашиядә яшь хоккейчылар көч сынашты

«Куркак хоккей уйнамый», дип җырлыймы әле атаклы Эдуард Хиль? Нәкъ шулай! «Оста спортчылар гөрләтеп хоккей сезонын алып барган вакытта, яшь спортчыларыбыз да алардан калышмады.

7 гыйнвар көнне Батыр районы Кзыл Камыш авылында Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте оештырган шәкертләр арасында хоккей буенча турнир узды. Барлыгы алты команда катнашты.

Чараны ачу тантанасында Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Минсур Валитов, Чувашия Республикасы Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хайбуллов, ООО «Рэмисс» оешмасы генераль директоры Минхайдәр Юсупов, Кзыл-Камыш башлангыч мәктәп/балалар бакчасы директоры Ахат Салихов катнашты.

Командалар уенга яхшы әзерлек белән килгән. Матчлар барышында уенчыларда максатка омтылыш зур иде. Шулай да көчлерәкләр көндәшләр ялгышлыгын шундук тотып алырга тырышты. Җитезлек тә хоккейда зур роль уйный. Ә иң мөһиме команда рухы югары булуы.

Алты команда арасында Урмай авылы шәкертләре беренче урын алып кайттылар. Алар Гибатдинов Надир, Гайнутдинов Илнар, Абеев Раиль, Хамбиков Раиль, Ахметзянов Алмаз, Ильясов Раиль, Мингалиев Расул.

Җиңүче командаларга истәлекле бүләкләр: түбәтәйләр, намаз китаплары һәм дәрәҗәле грамоталар бирелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*