tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дуслык-зур байлык
Дуслык-зур байлык

Дуслык-зур байлык

Кукмара районында Казаннан Халыклар Дуслыгы йорты вәкилләре  булып кайтты. Алар Ч.Айтматов исемендәге 1 нче номерлы гимназиядә җиденче сыйныф укучылары өчен “Дуслык һәм бердәмлек“ дәресе үткәрделәр. Анда районның Башкарма комитеты рәисе урынбасары Галиева Р.Х, Халыклар Дуслыгы йорты, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары, укытучылар катнашты.

Дәрестә яшьләрне уйландыра торган кыска метражлы “Минем илем-минем географиям”, ”Камил-куркак”, ”Карбыз” фильмнары күрсәтелә. Алар аша төрле милләт һәм социаль төркемнәрнең үзара мөнәсбәтләрен ачарга тырышалар. Фильмнарны караганнан соң, интерактив сорауларга җаваплар формасында укучыларның фикерләрен дә белешәләр. Укучылар дискуссиядә бик теләп катнаша.

Кытай татары Базарбай Бикчәнтәевның “Казах җоры”, Конго демократик республикасыннан Оливер Мукендиның “Утыр әле, яннарыма” җырын татарча җырлавы, үзбәк егете Зариф Зарифовның үзбәкчә, ”Сантош” коллективы кызларының һинд биюләре укучылар игътибарын үзенә җәлеп итте. Кызыксыну уятты, дип хәбәр итәләр Кукмара районыннан.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*