tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак
«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә  уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Казанның «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашырга җыена. Алар анда татар әкиятләрен күрсәтергә ниятләгәннәр.

9 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Азәрбайҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. Бу фестивальдә Азәрбайҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша.

11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары исә «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Ул Төркиянең Бурса шәһәрендә узачак. Төркиянең Бурса шәһәрендә оештырыла торган фестиваль кунаклары хозурына Гадел Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле тәкъдим ителә. Спектакльнең режиссеры, Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Людмила Дьяченко.

Фестивальләргә чакыру алганчы «Әкият» театры сайлап алу турлары узган. «Безнең өчен бу бик шатлыклы вакыйга. Без дөньяның башка коллективлары белән көч сынашабыз, аларның актерлары, режиссерлары белән тәҗрибә уртаклашачакбыз» ,- ди театрның директоры Роза Яппарова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*