enrutat
Баш бит / Әлфия Авзалова бәйгесендә үзгәрешләр булачак
Әлфия Авзалова бәйгесендә үзгәрешләр булачак

Әлфия Авзалова бәйгесендә үзгәрешләр булачак

Ул дөнья кешесе иде. Әлфия Авзалова исемендәге фонд оештыручылары мәшһүр җырчыны шундый сүзләр белән искә алды. Аның исемен мәңгеләштерү эшенә алынган фонд соңгы ике елда шактый эш башкарды. Җырчы турында чит илләрдә дә ишеттеләр, истәлекләр тулы китаплар, җыр җыентыклары чыкты. Алга таба фондның ниятләре нинди? Журналистлар очрашуында фондны оештыручылар шулар хакында сөйләде.

Һәйкәлсәхнәдә  Әлфия

20 сентябрьдә Яңа Татар бистәсе зиратындагы Әлфия Авзалова каберенә һәйкәл-таш куячаклар. Ул җырчының васыяте буенча эшләнгән: сәхнәгә охшатып ясалган монументта Әлфия Авзалова кулларын җәеп басып тора. Бу аның халкына ачык булуын сурәтли. Таш инде әзерләнеп килә, журналистларга аның ниндиерәк буласын да күрсәттеләр. Һәйкәл-ташны Фәнил Вәлиуллин ясаган. Әлфия Авзалова яшәгән йорттагы истәлек тактасы да – шушы сынчы иҗаты. Күптән түгел Сарманда ачылган Илһам Шакиров бюстын да ул эшләгән.

Мөселман каберендә һәйкәл кую урынлымы? Бу сорау күпләрне борчыган. Фонд җитәкчесе Зөлфия Нигъмәтҗанова сүзләренчә, җырчы каберенә һәйкәл куярга хәер-фатихасын Россия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдинов биргән.

– Мәскәүдә булганда, Равил хәзрәт белән сөйләштем, барысын да аңлаттым. Ул миңа: “Зөлфия, Әлфия апа халык кешесе иде, аңа барысы да рөхсәт ителә”, – диде, – дип сөйләде җырчының кызы. – Казанга кайткан саен, әни, табын артына утыргач, сүзен: “Мин үлгәч…” – дип башлый иде, һәркемгә васыятен әйтеп калырга тырышты. Зиратта үзе кушканча ясалган һәйкәл өчен урын табарга сорый, “Мине халкым күреп торсын, мин халкыма ачык”, – дип әйтә иде. Әлегә барысы да әни кушканча бара.

Матбугат очрашуында, Әлфия Авзаловага һәйкәлне зиратта түгел, ә шәһәр үзәгендә, йә булмаса, үзе яшәгән йорт янында куярга кирәк, дигән фикерләр яңгырады. Зөлфия Нигъмәтҗанова, шаярып: “Салават Күпере” үсеп, Казан үзәгенә әйләнгәч, булыр”, – дип җавап кайтарды.

Сәләтлеләрне ел буе эзләячәкләр

Журналистлар белән очрашуда Әлфия Авзалова фестиваленә кертеләчәк үзгәрешләр хакында да сүз булды. Бәйгене ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысасында уздыралар.

Икенче мәртәбә оештырылачак халыкара фестиваль быел экспедиция форматында узачак. Ягъни, Татарстанны берничә зонага бүлеп, моңлы тавышларны эзләргә чыгачаклар.

– Экспедиция Чаллы, Актаныш, Әлмәт, Бөгелмә, Нурлат, Чүпрәле, Кукмара, Питрәч аша узачак. Сәфәребез быел октябрь аенда башланачак һәм киләсе елның сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Казанда ике көн сайлап алу туры булачак, – дип хәбәр итте оештыручылар. Гала-концертны 2020 елның октябрендә үткәрергә ниятлиләр. Андый концертларны Түбән Кама, Екатеринбург, Оренбург, Ульян, Ижау, Самара шәһәрләрендә дә куярга телиләр. Бәйгедә 14 яшьтән катнашырга була. Беренче фестивальдә катнашкан кешеләргә дә үз көчен яңадан сынарга мөмкин. Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хаметов әйтүенчә, фондның максаты яңа тавышлар эзләү белән генә чикләнми. Бәйгегә бию номинациясен дә өстәгәннәр. Продюсер Рөстәм Сәрвәров татар телендә караоке-җыентык чыгуы турында әйтте.

Киләчәккә планнар дигәндә, фонд “Әлфия” исемле фильм төшерергә җыена. 2020 елда Әлфия Авзалова үзе язган “Үзем турында” дип исемләнгән китабын яңадан бастырып чыгарачаклар. Ул урыс һәм инглиз телләренә тәрҗемә белән дөнья күрәчәк. “Үзем турында” китабы һәм истәлекләр тупланган җыентык 2019 елда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм итү фонды, ТР Мәдәният министрлыгы, Казан мэриясе, Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды тарафыннан нәшер ителгән иде.

“Нафталин исе килмәсен”

АКШта – Элвис Пресли музее, Казанда – Әлфия Авзалова үзәге. Зөлфия Нигъмәтҗанова, әнисенең иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыруның бер мисалы итеп, аның исемендәге мемориаль сәнгать үзәген күрә. Ул алда әйтеп үтелгән Элвис Пресли музеннан ким булмаска тиеш. Зөлфия ханым әлеге бинаны күреп, ошатып кайтуын һәм андагы күп кенә нәрсәләрне бездә дә кабатларга мөмкин булуын әйтте.

– Мемфис шәһәрендәге Элвис Пресли йорты эчендә кафе бар, аның бер диварында – пластинкалар, дисклар, икенчесендә – афишалар, киемнәре. Бер почмакта тавыш яздыру студиясе дә бар. Һәркем монда кереп, әзер фонограммага тавышын яздыра ала, соңыннан аны бушлай бирәләр. Казанда да шуны оештырасым килә.

Зөлфия Нигъмәтҗанова сүзләренчә, үзәк булдыру теләге белән Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына да, Мәдәният министрлыгына да мөрәҗәгать иткәннәр. Тик әлегә бу мәсьәлә хәл ителмәгән.

– Бу үзәктә мастер-класслар, тематик кичәләр уздырыр идек. Үзәкнең бер өлеше музей булачак. Анда әнинең сәхнә киемнәрен, аппаратурасын урнаштырырга мөмкин, – ди ул. – Заманында әнигә Минтимер Шәймиев “Ямаха” музыкаль аппаратурасын бүләк иткән иде, аны да куярга була. Үзәктән нафталин исе килеп тормасын, анда иҗади тормыш кайнарлык булсын иде.

Чулпан Гарифуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*