tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде
Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Әлфия Йосыпова татар теле дөньяда үз позициясен югалтмый дип белдерде

Бүгенге көндә татар теле һәм башка төрки телләр дә дөньяда үзләренең позицияләрен югалтмый. Бу хакта КФУда тюрколог галимнәр белән очрашу барышында Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе директоры Әлфия Йосыпова сөйләде.

Ул тел вазгыятенең катлаулы булуын, татар теле язмышы өчен борчылуын искәртте. “Татар теленең кулланылыш даирәсе, яшәеше без теләгән кебек үк түгел. Бездә икетеллелек дип әйтсәк тә, аны ничек итеп тормышта кулланылганын күрәбез”, – диде ул.

Югары мәктәп директоры дөньякүләм масштабта татар һәм төрки телләрнең позицияләрен югалтмавын әйтте. “Мәсәлән, Төркиядә 20 ләп университетта татар теле фән буларак өйрәнелә, анда фәнни мәктәпләр төзелгән”, – диде Әлфия Йосыпова.

Ул иң беренче фәнни мәктәп – Төркиянең Эгей университетында профессор Мостафа Өнәр мәктәбен мисал итеп китерде. Аның шәкертләре башка университетларга китеп, студентларны өйрәтә һәм яңа мәктәпләргә нигез сала.

“Төркиянең Фырат, Гази университетларындагы мәктәпләрне дә беләбез. Бездә дә Төркиядә укып килгән яшьләр магистратурада укый. Алар киләчәктә Төркиядәге университетларга эшкә урнашып, татар телен өйрәтүләрен дәвам итәчәкләр”, – ди Әлфия Йосыпова.

Очрашуда Фирдәвес Хисаметдинова, Мостафа Өнәр, Әрҗан Алкая, Мәликә Җомаморатова, Мария Бикбергенова һ.б. дөнья күләмендә танылган тюрколог галимнәр катнашты.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*