tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Әлмәт татар дәүләт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: Башта эш күрсәтергә кирәк!
Әлмәт татар дәүләт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: Башта эш күрсәтергә кирәк!

Әлмәт татар дәүләт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: Башта эш күрсәтергә кирәк!

Быелгы сезон Әлмәт татар дәүләт театры өчен аеруча җаваплы һәм истәлекле. Беренчедән, коллективта юбилейлар елы – тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән сәхнә осталарының бенефислары оештырылачак. Театр 2014 елда үзенең җитмеш еллык олуг юбилеена да әзерләнә.

Үзенчәлекле иҗади коллективны Фәридә Исмәгыйлева җитәкли. Театрның баш режиссеры – Ильяс Гәрәев. Әлмәтлеләр тарафыннан гына түгел, республиканың башка театр яратучылары тарафыннан хөрмәт яулаган коллектив чын мәгънәсендә яхшы спектакльләре белән тамашачы мәхәббәтен яулаган. Соңгы елларда кыю иҗади адымнар ясавы белән аерылып торган коллективның җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева безнең газет сорауларына да җавап бирергә вакыт тапты.

– Сезнең театр турында сүз чыкканда, еш кына Әлмәт театры – бик бәхетле театр, нефть чыга торган төбәктә яшиләр, аларга ярдәм күрсәтелә, диләр. Бу җәһәттән нәрсә әйтә аласыз?

– Булганны юк дип тора алмыйм, Аллага шөкер. Татнефть кырыенда булу әйбәт инде. Нефтьчеләрнең күз уңында бер без генә дә түгел бит әле. Аларның бик күп социаль программалары бар. Яңа елга кадәр ала алмаган акчаны, менә яңа елдан соң алуга ирештек. Безнең артистларыбызга шактый гына ярдәм күрсәтелде. Йөк машинасы өч ел сорап йөргән идем, анысы да булды. Алар ярдәме белән Туфан мәктәбе оештырып җибәрдек. Әлбәттә, башта булдырганыңны эшләп күрсәтергә кирәк, болай гына сиңа беркем дә акча чыгарып тоттырмый. Ә эшләгән кешегә акчаны ничек итеп булса да табарга мөмкин. Табылмаганы торып тора, үз вакытын көтә. Теләк кирәк, энтузиазм кирәк.

– Фәридә ханым, сезнең читтән дә режиссерлар чакыртып, спектакль куярга мөмкинлегегез бар. Искәндәр белән дуслашуыгызның тарихы ниндирәк?

– Искәндәр Сакаев белән бу инде икенче проектыбыз. Ул үзенең коточкыч фантазиясе белән җәлеп итте. Әле менә театрыбызда бер ай эшли: (“Туй” спектаклен сәхнәләштерде – автор) бер минутка бер кешене дә тынычлыкта калдырмый. Кайчагында үзем дә аңардан качып йөрергә тырышам. Ялны белә торган кеше түгел. “Әгәр дә ике-өч көнгә генә булса да эшсез тора икән, кеше шундук хайванга әйләнә. Шуны булдырмас өчен миңа гел хәрәкәттә, гел иҗатта булырга кирәк. Көн-төн башым уйларга, нәрсәдер карарга һәм укырга тиеш”, – ди ул үзе. Бик укымышлы режиссер, кайда гына эшләмәгән…

– Театрга яңа сулыш өрүнең кирәклеген аңлап эш итәсез…

– Икенче сулыш булмаса, андый театрларыбызның киләчәктә яшәүләре икеле. Хәзер беркем дә тукта әле, бу театр яшәсен әле дип йөрми. Театр җитәкчелеге аны үзе кайгырырга тиеш. Конкуренциягә каршы торуны да узарга тиеш без. Төрле проектларны да күз уңыннан ычкындырмавыбыз сорала.

– Читтән режиссер чакырту да, актерларны чарлау да, үстерүдә дә үзен сиздерә торгандыр?

– Бу җәһәттән мин бер төрле фикердә генә тормыйм. Сүз дә юк, театрның үз режиссеры булырга тиеш. Безнең Ильяс Гәрәевич һәр көнне шул артист белән очраша, ул аларның һәр адымын белеп тора. Театрның җитәкчеләре бергәләшеп, киңәшләшеп эш иткәндә генә уңышларга ирешү ихтималы бар. Кемне чакырырга, репертуарны ничек баетырга – без баш режиссер белән киңәшләшеп эш итәбез. Килгән режиссер, әлбәттә инде, иҗатчыны баета. Аның бит бөтенләй тормышка карашы икенче төрле булырга мөмкин. Драматурглар да гел даһи әйбер генә язмаган кебек, бер кеше генә нәрсәдер майтара алмый. Театр елга ике режиссер белән очрашырга тиеш, дип саныйм. Ә өч-дүрт булса, тагы да әйбәтрәк. Чөнки аның берсе проектлы спектакльләр буенча эшли, икенчесе классиканы оста куя. Гел яшьләр белән генә дә бармый. Өлкән артистларга да игътибарны югалтмаска кирәк бит. Тамашачыны шундук аванградка күчереп булмый. Бу очракта интуиция белән эш итүне кулай күрәм.

– Гомумән, Әлмәт халкы сезгә яратып йөриме? Тамашачыга кытлык кичермисезме?

– Өлкәннәрне онытмасак та, күбесенчә яшь буын тамашачыга орентлашабыз. Театр, әлбәттә, яшьләрнең телевизор, интернет аша карый торган программаларыннан бер башка өстен сәхнә әсәре тәкъдим итәргә тиеш. Аларга театр дөньясының үзенчәлеген күрсәтергә кирәк. Яшьләр без уйлаганнан аңлырак һәм фикерлерәк, дигән фикергә килдем әле мин. Театр куйган экспериментларны кабул итәләр, бар ягы килеп җитмәгән очракта да аңларга тырышалар. Шуңа күрә без коллективтагы төрлелекне сакларга тырышабыз. Авылда үсеп килгән шәһәр тамашачысы өчен дә әсәрләребез бар.

– Фәридә ханым, сез театр эчендә берничә проектны да тормышка ашырасыз дип беләбез.

– Әйе, алар бездә бик күп. Әле менә балалар аудиториясе белән эшләргә дә алындык, Әлмәтнең гади ун мәктәбендә эшлибез. Безнең артистларыбыз балаларны театр теориясенең нигезләре белән таныштырдылар. Ә хәзер балалар белән Туфан Миңнуллин әсәрләреннән өзекләр куячаклар. Аларга унбишәр минут вакыт бирелә. Шәһәребездә балалар театр фестивале оештырырга телибез. Сезонны да шул вакыйга белән ябарга ниятлибез. “Театраль җомга” – тагын бер кызыклы проектыбыз. Ул чын мәгънәсендә театрыбызны җәйге вакытка үз стеналарынан “чыгарып”, ачык урынга күчерүне күз алдында тота. Проектның иң мөһим ягы – Кама аръягы театрлары белән хезмәттәшлектне ныгыту. Әлмәт театры бинасы шәһәрнең географик һәм тарихи үзәгендә урнашкан. “Татнефть” ААҖ хисабына төзекләндерелгән безнең бинабыз шәһәрнең культура һәм мәдәният бишеге булып тора. Театр бинасы артында урнашкан шәһәр паркы да халкыбызның иң яраткан урынына әйләнде. Шуңа күрә проектыбызны нәкъ шушы җирлектә тормышка ашыру функциональ яктан бик отышлы булды. Инде ике ел рәттән Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Чаллы, Туймазы театрлары халкыбызга җәй буена бушлай үз спектакльләрен күрсәтте. Проектыбызның төп нәтиҗәсе, әлбәттә, эшебез белән кәнәгать тамашачыларыбыз артуы булды. Димәк, максатларыбызга ирешкәнбез.

– Юбилей елында нәрсәләр көтелә?

– 2014 елда Әлмәт артистлары Казанга иҗади сәфәр кылачак. Шулай ук Башкортстан каласына да барырга планлаштырабыз. Мәскәү тамашачысына да үз спектакльләребезне күрсәтеп кайтырга теләк юк түгел. Чын мәгънәсендә юбилей елы итеп уздырырга иде инде. Юбилей алдыннан япон драматургиясенә дә мөрәҗәгать итәргә исәп бар. Моннан тыш, 2014 елның октябрь аенда театр тарихына багышланган фәнни-гамәли конференция уздырачакбыз. Татар театрына багышланган тирән эчтәлекле доклад-чыгышлар ясалыр дип көтелә. Театрда эшләп киткән, татар сәнгатендә тирән эз калдырган исемнәрне тагы бер кат барлап чыгарга иде.

– Барлык эшләрегез дә уң булсын!

Автор: Мөршидә Кыямова
Чыганак: “Интертат” ЭГ

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*