enrutat
Баш бит / Энҗе мәрҗән калфагым
Энҗе мәрҗән калфагым

Энҗе мәрҗән калфагым

Апрель ахырында Казанда IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы узды. Анда Татарстан Респуб­ликасының 43 районыннан, Россия Феде­рациясенең 52 төбәгеннән һәм 22 чит илдән (Австралия, Төркия, АКШ, Украина, Кытай, Узбәкстан, Литва һәм башка дәүләтләрдән) килгән 500ләп гүзәл затлар катнашты. Форумга Самара өлкәсенең “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасыннан да без 10 кеше бардык.

Форум программасы бай һәм кызыклы иде. Без аннан бик күп файдалы мәгълүмат алдык, шул ук вакытта үзебезнең “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге белән башкаларны да таныштырдык.

Форум эше секцияләргә бүленеп эшләүдән башланды. “Мәгариф сис­темасында милли тәрбия” секциясе эшендә милли мәктәпнең асылын сак­лау өчен фәннәрне татар телендә укыту кирәклеге кат-кат ассызыкланды. Аеручы Финляндиядән килгән делегатларның чыгышы истә калырлык булды. Алар андагы татар балалары өчен эшләп чыгарылгын уку әсбаплары белән таныштырдылар. Мин секция эше тәмамлангач бу делегатлар белән танышып, Финляндиядә ана телен ничек саклап калу ысуллары белән кызыксындым.

“Бала белән өч яшькә кадәр татар телендә генә сөйләшәбез. Фин телендә авазлар каты яңгырый, әгәр сабыйның теле ачылу белән бу телдә сөйләшә башласаң, ул татар телен күпкә авыррарк үзләштерә”, — диделәр милләттәшләребез. Менә бит ничек төптән уйлап эшлиләр алар!

“Милли-мәдәни мирасны саклап калу һәм үстерү” секциясен Татарстан Республикасының традицион мә­дәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова алып барды. Чыгыш ясаучылар арасында танылган шәхесләр дә байтак иде: Татарстанның атказанган артисткасы Гөлзадә Сафиуллина, “Сөембикә” журналының баш мөхәррире урынбасары Гөлнур Сафиуллина, “Идел Халыкара фестиваль-конкурсы” җитәкчесе Лилия Бадамшина һәм башкалар. Алар белән беррәттән Самара өлкәсе делегаты халык һөнәрчелеген өйрәнүче, декоратив-гамәли сәнгать остасы, Самара шәһәренең “Алтын энә” остаханәсе җитәкчесе Гөлнара Насыйрованың чыгышына без чиксез шатландык. Аның “Милли горурлык хисе тәрбияләүдә милли киемнең роле. Калфак һәм изү тегү-чигү үзенчәлекләре” дип аталган чыгышы залда утыручыларда зур кызыксыну уятты.

“Татар халкының тәрбия системасы кулланышындагы яңа проектлар” секциясе дә кызыклы узды. Татарстанның Балык Бистәсе район Мәдәният йорты директоры, “Ак калфак” җитәкчесе Фирдания Әхмәтҗанова бишек җырларын, йолаларын, халык уеннарын туплау тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Балтач районының “Ак калфак” бүлеге җитәкчесе Зөлфирә Камалова чыгышы аеруча җанлы булды. Ул үз җирлекләрендә “Тибрәлә бишек җырлары”, “Авыл шәҗәрәләре”, “Авыл тарихлары”, “Ак калфак турында шигырьләр” проектлары турында сөйләде.

Секцияләрдә эш тәмам­ланганнан соң Кәрим Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры бинасында форумның пленар утырышы уздырылды. Аны “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова башлап җибәрде. 

“Быелгы җыен аеруча истәлекле көннәргә туры килде. Бу көннәрдә татар дөньясы сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 130-еллыгын билгеләп үтә. Милләте өчен җанын фида кылган Тукай үзенең иҗаты һәм рухы белән безне дә кыю хәрәкәт итәргә чакыра. 

Бүген татар хатын-кызлары алдында торган бурычлар тау кадәрле: татар гаиләләрендә балаларны милли рухта тәрбияләү, бай мәдәниятебезне саклап калу, милли ризыкларыбызны, милли киемнәребезне кулланышка киңрәк кертү, халкыбызның матур йолаларын һәм гореф-гадәтләрен тормышыбызга кайтару мәсьәләләре — шуларның берничәсе генә. Бүген милләтебез алдында да җитди проблемалар тора. Туган телне саклау мәсьәләсе бөтен кискенлеге белән килеп басты. Бу өлкәдә безнең беренче бурычыбыз — татар телендә белем бирүне саклап калу. Яшерен-батырын түгел: туган телдә укыту дәрәҗәсенең кимүе күп очракта ата-аналар теләгенә сылтап аңлатыла. Шуңа күрә, иң берече чиратта, нәкъ менә алар арасында аңлату эшләре алып бару зарур. Ә бу — хатын-кызлар оешмаларының турыдан-туры бурычы”, — диде ул үзенең чыгышында.

Пленар утырышта делегатларга да сүз бирелде. Кытайдан килгән Фәрхинур Хәсәннең чыгышы истә калган. Ул Кульджа шәһәрендә татар милли киемнәр кибетләре тота икән. “Күлмәкләрне үзем тегәм. Һәм алар татарлар арасында гына түгел, кытайларда да популяр”, — ди ул. Самаралы Асия ханым Сәйфетдинова пленар утырышта катнашучыларны “Яктылык” мәктәбенең, “Мирас” музее эшчәнлеге белән таныштырды. Укудан тыш вакытта педагогларның балалар, аларның әти-әниләре белән эшләве, шәһәребезнең милли-мәдәни оешмалары белән бәйләнеше турында да кызыклы итеп сөйләде.

Утырыш ахырында форумның резолюциясе кабул ителде, Татарстаннан читтә яшәп, татар теле, милли гореф-гадәтләре кебек милли үзенчәлекләр сакланышына сизелерлек өлеш керткән ханымнарга дәүләт бүләкләре, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Төшке аштан соң делегатлар Калфак туенда катнаштылар. Күбесе милли киемнәр, башларына калфак кигән ханым- туташларның бергә җыелуы бик матур күренеш иде. Резедә Вәлиеваның “Энҗе-мәрҗән калфагым” җыры искә төште:

… Әй калфагым, калфагым,
Калфаклар кияр чагым.
Их! Күңелемә ямь бирүче
Нур булды шул калфагым…

Чынлап та, форумда катна­шу­чыларның йөзеннән якты нур бөркелә сыман. Хатын-кызлар анда да вакытны файдалы үткәрергә тырыштылар. Колонналар залында төп тамаша барса, күрше залда калфак тегү һәм чигү дәресләре үтте. Анда Самараның чигү-тегү остасы Гөлнара Насыйрова да үзенең мастер-классын уздырды. Бу остаханәдә ханымнар бик теләп катнашты. Бер сәгать — сәгать ярым вакыт эчендә ханымнар калфаклы булып куйдылар. Гөлнара ханым “Калфак чигәм” бәйгесендә дә җиңеп чыккан иде бит. Бу җиңүе белән аны форумда тәбрикләделәр. Ә ул үзе чиккән калфак белән изүне Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарскаяга бүләк итте.

Форумның соңгы көнендә без Габдуллла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган чараларда катнаштык — бөек шагыйребез һәйкәленә чәчәкләр куйдык, шигърият бәйрәмендә булдык, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында узган тамашаны карадык.

Казанга кадәр баргач, бүләксез дә кайтып булмый инде. Сәүдә-күргәзмәләрдән бизәнү әйберләре, милли бизәкләр төшерелгән тәпечмәкләр, акча янчыклары сатып алдык. Халык осталары һәм һөнәрчеләре җи­тештергән бу әйберләр якыннарыбызга да, үзебезгә дә менә дигән бүләк булды!

Самарага кайткач үзебезнең делегатлардан сәяхәттән калган тәэсирләрен сораштым.

— Без бик канәгать. Башка делегатлар белән аралаштык, ана телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу юнәлешендә тагын нинди чаралар үткәреп булу турында фикер алыштык.

Чит илләрдән килгән милләт­тәшләребез белән танышып — сөйләшү аеруча кызыклы булды. Аларның туган телгә тугрылыклы булуларына, милли бәйрәмнәребезне, йолаларны буыннан-буынга өйрәтеп килүләренә сокландык, — дип җавап бирде Гали авылының “Ак калфак” оешмасы әгъзасы Кәүсәр Шәйхетдинова.

Гөлфия КӘРИМОВА,
Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы директоры.
«Бердәмлек»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*