tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә төбәгендә – Мәрҗани бәйрәме
Әтнә төбәгендә – Мәрҗани бәйрәме

Әтнә төбәгендә – Мәрҗани бәйрәме

Февраль ае – болай да бәйрәмнәргә, истәлекле даталарга, юбилейларга бай ай. Ә менә Әтнә районында  быелгы февраль гасырга бары бер генә тапкыр була торганы белән аеруча үзенчәлекле. Зурдан кубып, республика күләмендә яңгыраш табарлык итеп, ныклы хәстәрлек белән уздырды алар бүген бу олуг юбилей чарасын.

Шулай булмыйча! Сүзебез – районның Комыргуҗа урта мәктәбендә узган мәшһүр татар мәгърифәтчесе, дин галиме, тарихчы, педагог, этнограф Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган республика фәнни-гамәли конференциясе хакында. Халкыбызның бу олуг һәм могтәбәр галиме белән Әтнә төбәге халкы үзгә бер горурлык хисләре тоеп яши. портреты Британия музеенда атаклы физик Ньютон портреты белән янәшә куелган, дөнья бәһасенә торырлык Шиһабетдин Мәрҗани алар якташы бит! 2018 ел  юкка гына республикабызда Шиһабетдин Мәрҗани елы дип игълан ителгәндер дисезме?! Мәшһүр якташларының исемен мәңгеләштерү юлында кылган эш-гамәлләре белән әтнәләр башкаларга өлге. Комыргуҗа мәктәбе олуг мәгърифәтчебез исемен горур йөртә, анда аның искитмәле музее да эшләп килә. Район үзәгенең иң матур урамы да Мәрҗани исемендә.

Комыргуҗа мәктәбе исә үзендә ике елга бер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге республика фәнни-гамәли конференциясе оештырып килә. Быелгысы инде – җиденчесе. Елдан-ел колачлырак, катнашучыларының географиясе киңәюе белән аерылып тора ул. Быелгысы бигрәк тә. Аның алты секциясендә республикабызның 15 районыннан, Казан каласы гимназияләреннән 70 тән артык укучы һәм мөгаллим фәнни эшләре белән чыгыш ясады. Ерак араларны якын итеп, Сарман, Спас, Мамадыш, Теләче, Балтач, Минзәлә, Кукмара, Саба районнарыннан олуг мәгърифәтчебез рухы алдында баш ияргә килүен ничек хупламыйсың, ди.

Конференция эшендә катнашкан күренекле җәмәгать эшлеклеләре Разил Вәлиев, Ринат Закиров, Роберт Миңнуллин, галимнәрдән Фәрит Солтанов, Фаяз Хуҗин, Тәэминә Биктимерова, Айдар Гайнетдинов, Рифат Мирхәевләрнең хәер-фатихасын тыңлау фәнни эзләнүләр  юлында тәүге адымнарын ясаучы укучыларыбыз күңелендә өмет чаткылары да уятмый калмагандыр, шәт. Темаларының төрлелеге, күтәрелгән мәсьәләренең актуальлеге чыннан да республикабызда мәшһүр мәгърифәтчебезгә лаеклы алмаш үсүен ачык дәлилләде.

Җиңүчеләргә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары, истәлек бүләкләре тапшырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ

http://magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*