enrutat
Баш бит / Этномәдәни мәгариф: тәҗрибә һәм перспективалар
Этномәдәни мәгариф: тәҗрибә һәм перспективалар

Этномәдәни мәгариф: тәҗрибә һәм перспективалар

Саранск шәһәренең 19 номерлы гимназиясендә  “Этномәдәни мәгариф: тәҗрибә һәм перспективалар” дип аталган VIII Бөтенроссия педагогларының фәнни-практик конференциянең пленар утырышы үтте. Бу конференция Әдәбият елына багышланган иде. Конференциядә мәгариф өлкәсендә хезмәт иткән Мордовия, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре педагоглары, Башкортстан һәм Татарстаннан, Ульян, Чувашстан, Яңа Түбәншәһәр өлкәләре вәкилләре, аспирантлар, Мордовия мәгариф администрациясе вәкилләре, милли-мәдәни оешма җитәкчеләре, галимнәр һәм журналистлар; барлыгы 250 кеше катнашты.

Конференция оештыручылар аны күпмилләтле дәүләтебезнең үсүе һәм ныгуына, Россиядә милли телләрнең, мәдәниятыбызның саклануы һәм үсүенә, россиялеләрнең үзаң булдыру һәм бердәмлегенә;  хөкүмәтнең приоритет максатларын тормышка ашыру дәвамы буларак карыйлар. Мордовия төбәге милләтара дуслык белән аерылып торсын өчен, хөкүмәт вәкилләре барысын да эшләргә тырышалар. Конфессияара һәм милләтара тынычлыкны, милли культуралар байлыгын саклау – беренче чиратта үтәлергә тиешле бурычларның берсе. Милли рухта тәрбияләнгән халыкта гына патриотизм була ала дигән фикерләр яңгырады.

Секция утырышында Ләмберә районы Кырви урта мәктәбе укытучысы Луиза Низаметдин кызы Смакаева, югарыдагы теманы ачыклап, эш тәҗрибәсеннән чыгыш ясады. Ләмберә районы мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укытканда төрле метод һәм алымнар, алдынгы технологияләрне кулланып белем бирү буенча эш тәҗрибәләре белән Черемиш төп мәктәп укытучысы Боярова Фазия Фәрит кызы “Милли традиияләр аша толерантлык тәрбияләү” темасына ясаган докладында: «Балалар —  безнең киләчәгебез. Бүгенге көндә балалар арасында усаллык, бәгырьсезлек, тәкәбберлек, үзара дошманлык, агрессивлык таралган. Бу бик тә аяныч. Моңа сәбәпләр бик күп. Үзара килешмәүчәнлек һәм әдәп-әхлаксызлык телевидение, балаларны чолгап алган мохит, гаилә аша мәктәпләргә дә үтеп керә.  Мәктәп — укучыларның икенче өе. Шуңа күрә безнең — татар теленә өйрәтүче укытучыларының — иң мөһим, төп бурычыбыз укучыларның толерантлык рухында тәрбияләү. Мордовиябезнең мәгариф системасы тынычлыкка омтылу, кеше хокукларын яхшы белү, толерантлык, хезмәттәшлек, әхлаклылык кебек сыйфатлар бик нык таләп ителгән шартларда алгы планга белемле, милли һәм чит милләтләр мәдәниятен яхшы белүче, хөрмәт итүче шәхес тәрбияләүне куя” – дигән нәтиҗәгә килде.
Районыбыздагы Пензятка урта мәктәбе укытучысы Юмаева Рауза Мокаддәс кызы “Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү” дигән темасын яктыртып үзенең чыгышында татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә заманча педагогик технологияләр кулланып, укучыларның иҗади сәләтен, логик фикерләвен үстерү дигән методик тема өстендә эшлим, ди. – Максатым – укыту-тәрбия эшендә куелган проблемаларны уңай хәл итү, уңышка ирешү, укучыны уйларга, фикер йөртергә, уйлаганын әйтергә өйрәтү. Дәресләремдә логик фикерләү аркылы укучыларның татар теле өлкәсендә белемнәрен тирәнәйтү һәм татар телен өйрәтү аша укучыларның логик фикерләвен максат итеп алам. Чөнки логик фикерләү хәтерне яхшырта. Хәтерне яхшыртуның иң төп кагыйдәләренең берсе — кабатлау. Күп тапкырлар кабатланган бер үк мәгълүмат яхшырак хәтердә кала. Дәресләр “Интенсив укыту”га нигезләнгән технология буенча үткәрелә. Төп фикерне аерып күрсәтү, таблица, схемалардан файдалану, интерактив такталар куллану истә калдыруда нык ярдәм итә” диеп үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Олы педагогик стажлы Ләмберә районы Кырви урта мәктәбенең татар теле укытучысы Биккинина Равилә Исхак кызы укыту-тәрбия процессында этно-мәдәни тәрбия учагы буларак мәктәп музее темасын яктыртып чыгыш ясады, алып килгән презентациясен безнең укытучыларга да таратты. Татар теле укытучылары белән аралашырга да вакыт тапты.

— Хәтердән башка йолалар, тәрбиядән башка рухи хәзинә, рухи хәзинәдән башка шәхес, ә шәхестән башка халык — тарихсыз, —  дип татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә милли традицияләр дигән темасына эш тәҗрибәсе белән уртаклашты Равилә Исхак кызы.

— Республикабызда яшәүче барча милләт кешеләрен дә укучылар белергә тиеш. Мукшы, әрзә, рус  милләт халкының төп яшәү урыннары, символикасы, тарихы, мәдәнияте, нәрсә белән шөгыльләнгәннәре турында әңгәмәләр, викторина  уздырам, презентацияләр күрсәтәм. Күршеләребезгә карата дуслык-татулык, хөрмәт хисләре, уңай мөнәсәбәт тәрбияләүне төп бурычым диеп саныйм.
Дәресләремдә үткәрелә торган кайбер уеннар турында сөйләп китәсем килә. “Бу кемнеке!?” уенында өстәлгә ике яки берничә халыкларның көнкүреш әйберләре (милли кием кигән курчаклар, аш-су рәсемнәре, уенчыклары һ.б.) куела, ә укучылар теге яки бу әйбер кайсы халыкныкы икәнлеген, бу әйбернең ничек аталуын дөрес әйтергә, яисә җөмлә төзеп язарга  тиешләр дигән фикерне җиткерде Альфия Кеддюс кызы Узбякова, Дубенка районы Кочкурово урта мәктәбе укытучысы.
— Татар теле һәм әдәбиятын өйрәткәндә коммуникатив технологияләрдән берничә ел кулланып киләм. Бу алым дәресне кызыклы, мавыктыргыч итә; укучыларда белем алырга уңышлы ситуация булдырыла, — ди Ләмберә районы Татар Тавласы мәктәбе югары квалификацияле укытучы Альфия Фатих кызы Муртазина.

Экспертлар советы әгъзалары конференция нәтиҗәләрен резолюциягә теркәделәр. “Этномәдәни мәгариф: тәҗрибә һәм перспективалар” дип аталган VIII Бөтенроссия педагогларының фәнни-практик конференциясенең резолюция проектында болай диелә: “VIII Всероссийская научно-практическая педагогическая конференция «Этнокультурное образование: опыт и перспективы» показала, что этнокультурное образование – феномен гуманистической парадигмы образования, в рамках которого идет постоянный процесс развития культуры в различных формах самореализации личности. Ключевая идея современного образования – духовно-нравственное развитие и воспитание личности гражданина России. Участники российской конференции призывают общественность консолидировать усилия для развития этнокультурного образования, установления взаимопонимания на основе диалога культур между представителями разных национальностей».

Н.Хәлил, “Спутник-Юлдаш” газетасы

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*