tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәнир Галимов: “Милләтне авыл саклый”
Фәнир Галимов: “Милләтне авыл саклый”

Фәнир Галимов: “Милләтне авыл саклый”

Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов композитор, җырчы, шагыйрь буларак республикадан читтә дә киң билгеле. Иҗатын ул төп эшләре белән бергә алып бара. Фәнир Гыйльметдин улы даими партнерларының ныклы ышанычын яулаган предприятие җитәкчесе.

Россиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Шулай ук, ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шәхесе. Җырлар җыентыкларыннан тыш, “Яшәүләрем – җыр минем”, “Синеке бит без, Төмәнәккәем!”, “Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?” китаплары авторы. Фәнир – “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы да әле. Ул республика торак пунктларын, Россия төбәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче “Ильфа” җәмгыятен дә җитәкли.

Фәнир Галимов – бар җаны-тәне белән авыл егете. Кайдадыр кала җирендә уңайлы шартларда яшәүне күз алдына да китерә алмый. Кечкенәдән авыр эшләрне дә җилкәсенә салып өйрәнгән тырыш үсмер изге чишмә суларын эчеп, печән чабып, утын әзерләп, мал карап үсә. Шуңа да авыл хуҗалыгының һәммә нечкәлекләрен белеп яши. Туган авылында, ата-баба җирендә оештырылган “Йолдыз” хуҗалыгы игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә, ат асрап, кымыз җитештерүне дә үзләштерәләр.Туган төбәген төзекләндерүгә биниһая күп көч салган җитәкче көндәлек икътисад мәшәкатьләреннән тыш рухи дөнья, милләтебез хәстәрлекләрен, мәгариф, тел мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмый. Төмәнәкнең зур юбилейлары уңаеннан ул оештырган тантаналарда Австралия, Кытай, Финляндия, Латвия, Казахстан татарлары, ут күршеләребез – татарстанлылар да катнашты.

“Сәләт” – Башкортстанда

Татарстанда киң билгеле “Сәләт” фонды аланнары чит төбәкләрдә дә зур кызыксыну уята. Башкортстан татар балалары моңа кадәр “Сәләтнең” Биләрдәге фестивалендә катнаша иде. Әмма Башкортстанның үзендә дә шундый алан ачылу турында хыялландылар. Ниһаять, берничә ел элек алар өчен җәйге ял ямьле Кандракүл буенда оештырылды. Аны “Сәләт” фонды белән берлектә “Рамазан” төрки милли агарту үзәге хәстәрли. Шулай ук милләтнең асыл егете Фәнир Галимов та игелекле эшкә үз ярдәмен күрсәтә.

“Минем әлеге проектка алынуыма милләт балаларының ана телебезгә игътибары кимүе этәргеч бирде. Оныкларым өчен дә ояла башлаган идем. Минем белән рус телендә сөйләшергә керешсәләр, эчем поша. Сезне мин аңламыйм, дип үзем алар белән татарча сөйләшергә, аларны өйрәтергә тырышам. Ә инде Татарстандагы “Сәләт” аланнарын күргәч, үзебездә дә бу изге эшкә алынырга булдык. Нәтиҗәләр дә бар инде. “Сәләт-Кандракүл” аланына бер мәртәбә аяк баскан балалар икенче елны да, өченчесендә дә килде”, – ди Фәнир.

“Сәләт-Кандракүл” аланы табигатьнең хозур төбәгендә урнашкан. Бу үзе үк күңелле һәм рәхәт ялга мөмкинлек тудыра. Әмма балалар ял итеп кенә калмый, көн озыны әллә күпме шөгыльләр таба. Һәммә чаралар белемнәрне арттыруга һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлтелә. Башкортстанның төрле якларыннан ел саен җәмгысе 80 бала килә тәүге аланга. “Сәләт” аланы – төрле маһирлыкларны үстерү мәйданы. Спортка да күп вакыт бүленә. Волейбол, футбол, теннис һ.б. спорт төрләре зур урын алып тора. Ә инде суда коену өчен бөтенләй дә хөррият – янәшәдә генә чиста сулы Кандракүл ялтырап ята. Биредә тәрбияләнгән сәлкеш­ләрнең иң яхшылары дип табылган балалар исә ел саен Биләрдәге фестивальгә бару хокукын ала.

Тарихи-мәдәни үзәк

Туймазы районы тормышында истәлекле вакыйга булып узды, биредә “Төмәнәк” исемле татар иҗтимагый, тарихи-мәдәни үзәк үз эшен башлады. Шунысы үзенчәлекле: татар милли үзәге бинасы рәсми хакимиятләр ярдәме белән түгел, ә һәр эшкә төптән җигелүче Фәнир Галимов тырышлыгы һәм финанславы белән төзелә. Әлеге мәһабәт бина әллә кайдан балкып тора. Төбәктәге татарларга төрле чаралар оештыру өчен шундый бер милли үзәк булдыру хыялын күптән күңелендә йөрткән ул. Яңа милли оешма бинасы Туймазы шәһәре читендә урнашкан.

Тарихи-мәдәни үзәкнең ачылуын өлкән буын милләттәшләребез аеруча хуплап каршы алды. Балаларыбыз биредә милли рухны сеңдерер, үз милләте өчен горурланыр, ди алар. Яңа милли оешмада төрле түгәрәкләр дә эшли. Балаларга туган телебез серләрен төшендерүче, шулай ук татарча җырларга һәм биергә өйрәтүче белгечләрне чакырганнар. Алар малай һәм кызларга сабаклар бирә. Мисал өчен, “Җидегән йолдыз” татар вокаль ансамбле җитәкчесе Айгөл Корбанова малай һәм кызларга татар телен җырлар аша өйрәтү максатын куя.Тагын да бер күңелле яңалык – “Тәртип-ФМ” радиоканалын эшләтеп җибәрделәр. Анда нигездә татар халык җырлары һәм элекке елларда популяр булган эстрада әсәрләре яңгырый. Бинада зур булмаган тамашалар залы да бар. Биредә һәрдаим төрле әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар оештырыла. Үзәктә укытучылар да еш кунак. Шәһәрдәге һәм райондагы татар укытучылары белән бергә башкорт мөгаллимнәрен дә уртак чараларга чакыралар. “Тел – милләт көзгесе” исемле түгәрәк өстәл сөйләшүләре аеруча фәһемле үтә, милли мәгарифтәге хафага салган бихисап мәсьәләләр күтәрелә. Мәктәпләрдә, аеруча каладагы белем учакларында татар һәм башкорт балаларына ана телен укыту кыенлык­лары артканнан-арта. Ике атнага бер татар теле дәресе, бер әдәбият дәресе белән генә ана телен өйрәтү мөмкин түгел. Укыту методикалары да заманга яраклаштыруны таләп итә. Татар һәм башкорт телләрен укытуда яңа алымнар кирәк. Башлангыч сыйныфларда уен технологияләрен куллану зарур. Мөгаллимнәр балаларның күңеленә үтеп керү, тел белән кызыксындыру тәңгәлендә үз тәҗрибәләре белән дә уртаклаша. Кыскасы, тәҗрибә уртаклашу һәм проб­лемаларны уртага салып сөйләшү бу. “Татар мәктәбе бетсә, озакламый авыл да бетәчәк. Ә татар халкын, газиз милләтебезне фәкать авыл гына саклап калачак”, дигән катгый фикердә Фәнир Галимов.

“Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” бәйгесе

Туймазы районындагы гармунчы-җыр­чылар арасында “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” исемле төбәкара конкурс­лар оештыруга да Фәнир Галимовның теләктәшлеге һәм матди ярдәме зур. “Соңгы елларда илебез тормышында, әдәбият-сәнгать, мәдәният дөньясында да җитди үзгәрешләр бара, – ди Фәнир әфәнде. – Әмма нинди генә шартларда да без үзебезнең борынгы рухыбызны, милли моңнарыбызны, туган телебезне, гаять бай, ата-бабаларыбыздан калган, бәһа биреп бетергесез мирасыбызны онытырга тиеш түгел!”

Әлеге бәйге күренекле җырчы, тальян­да уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов башлангычында уза. Исеменнән үк күренүенчә, бу конкурста сәнгать осталары үзләре музыка коралында уйный, үзләре үк җырлый да. Ә уен коралына килгәндә, алар ике генә төрле – тальян һәм ике рәтле нинди дә булса гармун. Бу бәйгенең беренчесе 2014 елда узды.

Сәнгать сынавын Фән әфәнде үзенең иҗатын дәвам итүчеләрне табу һәм үстерү максатында оештыра. Иҗади конкурста Башкортстаннан тыш илнең башка төбәкләреннән, хәтта Воркута шәһәреннән дә килүчеләр бар. Ә быел исә конкурс Россия күләменә чыгып, аның сайлап алу туры да, Гала-концерты да Казанда узды. Аны оештыручылар киләчәктә матур бәйге үз колачын тагын да киңрәк җәячәк дип өметләнә.

Ык буенда дуслык бәйрәме

Узган елда Туймазы районында беренче тапкыр “Ык буе авыллары Сабан туе” үтте. Төмәнәк авылындагы бу чара Башкортстан һәм Татарстан республикаларыннан һәм Оренбург өлкәсеннән җәмгысе 14 район вәкилләре катнашкан зур колачлы рухи бәйрәм буларак әзерләнде. Әлеге үзенчәлекле Сабантуйга башлангычны да Фәнир Гыйльметдин улы салды.

Ык буендагы районнарда яшәүче халыкларның күпчелеген татарлар тәшкил итә. Алар элек-электән туганлашып яшәгән. Ике көнлек бәйрәмгә килүчеләр өчен программа бик бай. Тәүге көнне кунаклар Туймазы шәһәре һәм районы белән танышты. Бәйрәмгә байтак татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре дә килгән. Милләттәшләребез бергә очрашканда көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен дә уңайлы форсат. Зур бәйрәмгә әзерлек бер ел алдан ук барган. Ат чабышлары да булачак Сабантуйга татар атларын үрчетү белән шөгыльләнүчеләр дә бик теләп килгән. Бөгелмә районыннан татар аргамакларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин да, башка кунаклар да мондый чараның дәвамлы булуын теләде. Кунакка танылган галимнәр дә, шушы төбәкләр тарихын өйрәнүче һәвәскәрләр дә чакырулы. Туймазы җире бу көннәрне Австралия татарларын да хөрмәтләп кабул итте.

Атаклы милләттәшләребез – Австралиядәге татар милли-мәдәни тормышы үсешенә зур өлеш кертүче Рөстәм Садри, Наил Габит, Суфия Вәли һәм башкалар әлеге бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары. Бәйрәмнең беренче көнендә кунаклар Туймазы шәһәре һәм районындагы истәлекле урыннар белән танышты. Булдыклы татар эшкуарларының хуҗалыкларында булып, аларның тырыш хезмәт нәтиҗәләрен күреп сокланды. Кунаклар “Төмәнәк” татар тарихи-мәдәни үзәге белән дә танышты. Ә инде уңган милләттәшебез Фәнир әфәнде матур итеп торгызган “Инәкиләр чишмәсе”нең шифалы суын эчү шулай ук озак истә калырлык мизгелләр бүләк итә. Икенче көнне кунакларны милли бәйрәмебез Сабантуй чараларында, Төмәнәк авылында каршы алдылар. Авылның урта мәктәбе ишегалдында урнаштырылган “Аналар һәм сугыш еллары балалары истәлегенә” исемле һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы үтте. Ә аннан соң кунаклар Фәнир Галимов бер ел дәвамында үз теләктәшләре белән берлектә төзегән ачык һавадагы музейга барды.

Ык буе авыллары бәйрәме бераздан Сабан туе үтәчәк иркен мәйданга күчте һәм көнозын дәвам итте. “Бәйрәмебезгә килүегезгә шулкадәр күңелем булды, – диде Ф. Галимов кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Без бердәм икән, бергә булырга яратабыз. Без – бер кан, бер җирнең икмәген ашап үскән, бер елганың суын эчеп үскән балалар. Бу бәйрәмне дәвам итсәк, балаларыбызга аның кирәклеген сүздә генә түгел, гамәлдә дә күрсәтә алыр идек”. “Ык буе авыллары Сабан туе”н чиратлап өч төбәктә оештырырга килешенде. Бәйрәм әләме колгадан төшерелгәч, ул Азнакай районы вәкилләренә тапшырылды. Димәк быелгы зур бәйрәм анда үтәчәк.

“Бабай утары”

Соңгы елларда илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез тарихи хәтеребезне яңарту, аны яшьләргә дә күрсәтү тәңгәлендә байтак игелекле эшләр башкара. Төрле чорлардагы татар авыллары күренешләрен гәүдәләндерүче татар утарлары, татар ишегаллары булдыру да – шулар исәбеннән. Төмәнәк авылы янында да шундый тарихи урын булдырылды. “Бабай утары” дип аталган әлеге авылчыкны да Фәнир Галимов төзетте.

Ачык һавадагы музейны хәтерләтүче утар соңгы өч гасырны бергә тоташтыра. Бабайларыбыз XVIII гасырда яшәгән йортлар да, мунчалар да, терлекләр тотылучы абзарлар да, хәзерге заман корылмалары да бар анда. Кымыз ясау йорты, бал кортлары алачыгы һәм башка каралты-куралар тарихыбызга алып кайта. “Бабай утары”н төрле тарафлардан килгән хөрмәтле кунаклар да, туристлар да югары бәяли. Рәсми ачылыш тәүге тапкыр Татарстан, Башкортстан һәм Оренбург өлкәсенең Ык буенда урнашкан авылларның уртак Сабан туенда булды. “Бабай утары” этноавылына килгән кунаклар кунакханәдә урнаша ала. Ачык һавадагы музей сирәк очрый торган корылмалары белән дә сокландыра. Гасыр ярымлык тарихы булган җил тегермәне – нәкъ менә шулардан. Аны Фәнир Галимов Чуашстаннан кайтарткан. Борынгы хәлендә ничек булса, шулай корып та куйганнар.

“Бабай утары” киләчәктә күп яклардан килүче туристларны җәлеп итү өчен дә зур мөмкинлекләргә ия. Матур табигать кочагындагы авылчык ел әйләнәсе эшләячәк. Кышын биредәге таудан чаңгы-чанада һәм тюбингларда шудылар да инде. Җәй көннәрендә исә биредәге буада балык каптырырга, кызынырга мөмкин. “Бабай утары” иҗат әһелләрен дә үзенә җәлеп итә. Билгеле журналист, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев биредә узган көз “Нигез-йорт” исемле яңа кыска метражлы нәфис фильмын төшереп бетергән. Хәзер Казанда әлеге иҗат җимешен монтажлау бара. “Әлеге этнографик комплексны төзегән Фәнир Галимов безгә фильм төшерү өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырды, аңа рәхмәтләребез чиксез”, – ди Нәсүр Юрушбаев.

Ә быел җәй биредә “Сәләт” аланы балалары ял итәчәк. Шулай ук татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының “Җырлыйк әле” исемле сәнгать конкурсы да үтәчәк. Анда республиканың төрле районнарыннан килгән фольклор ансамбльләр үз сәләтләрен күрсәтер.

Татар атлары

Фәнир Галимов татар атларын бөтен галәмгә танытырга кирәк дип саный. Бу хакта ул Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыенының пленар утырышында да белдерде.

“Ат булган җирдә татар бар, татар булган җирдә ат бар. Татар аты чыдам, бу генетик яктан да расланган. Әмма соңгы елларда бу терлекне асраучылар кими. Татар атларының данын киләчәктә дә бөтен галәмгә танытуда җитәкчелек ярдәм күрсәтер, дип өметләнәбез. Башкортстанда ат җене кагылган егетләр шактый. Татарстанның Лениногорск районында да нәселле татар атларын үрчетүче бар. Мин үземнең коллегаларга – эшмәкәрләргә нәселле татар атларын үрчетү юнәлешендә эшләргә киңәш итәм. Ике республика җитәкчеләре дә татар атларын үрчетүгә йөз белән борылсын һәм эшмәкәрләргә ярдәм кулы сузсын иде”, – ди көнитмешебезне җайлау өчен янып-көеп йөрүче асыл зат. Гомумән алганда, Фәнир әфәнденең урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә иң зур теләге шул гына – административ киртәләр, аяк чалулар булмасын иде. Ярдәм итмәсәләр итмәсеннәр, тик комачауламасыннар гына, дигән фикердә ул. Күңелендә дөнья гаме булган булдыклы шәхес күпләргә үрнәк булып яшәвен дәвам итә.

Фәнис Фәтхи,
madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*