tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Фәрит Бикчәнтәев милли театрларның зур проблемасы милли кадрлар әзерләү булачак дип саный
Фәрит Бикчәнтәев милли театрларның зур проблемасы милли кадрлар әзерләү булачак дип саный

Фәрит Бикчәнтәев милли театрларның зур проблемасы милли кадрлар әзерләү булачак дип саный

Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе, күренекле режиссер Фәрит Бикчәнтәев милли театрларның иң зур проблемасы милли кадрлар әзерләү булачак дип саный. Бу хактагы уйлары белән ул Халыкара театр көненә багышланган матбугат конференциясендә уртаклашты. Конференциядә шулай ук Качалов театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский, Камал театры директоры Илфир Якупов, “Мастеровые” театры җитәкчесе Армандо Диамантэ һәм Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова катнашты.

“Мәскәүдә соңгы елларда театраль белем бирү мәсьәләсе буенча актив фикер алышалар. Регионнардагы “үзешчән” театраль белемне туктатып, Мәскәү ВУЗларында гына калдыру тәкъдимнәре яңгырый. Без моңа бик борчылабыз. Бу милли кадрлар язмышы милли театрларга сугачак”, – ди Бикчәнтәев.

Фәрит Бикчәнтәев хәзер театр белеменә бюджет урыннары бирелми башлавын әйтеп, алга таба бөтенләй тыелу куркынычын фаразлады. “Казан театр училищесы әле яшәр – ул Татарстан мәдәният министрлыгына карый. Ә Казан дәүләт мәдәният институтында театраль тормыш тукталырга мөмкин”, – диде ул.

Күренекле режиссер һәм педагог төрле мөрәҗәгатьләр белән үзләренең чишелеш юлларын әзләвен әйтте. Бер чишелеш – «Науруз school» студент театрлары (милли студияләр) халыкара фестивале. Казанга Якутия, Башкортстан, Казахстан, Әзербайҗан, Венгрия студентлары киләчәк. Татарстанны Казан мәдәният институтында һәм Казан театр училищесында укучы Фәрит Бикчәнтәев, Ренат Әюпов һәм Илдар Хәйруллин курслары тәкъдим итәчәк.

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев әйтүенчә, милли театраль мәгариф проблемасын республика җитәкчелеге дә аңлый. Коллегасы сүзенә икенче бер академия театрының сәнгать җитәкчесе Александр Славутский кушылды. Ул милли кадрлар әзерләү проблемасын республика җитәкчелегенең аңлавына ышаныч белдерде. Славутский Мәскәүнең данлыклы уку йортларының филиалын ачу вариантларын карарга тәкъдим итте.

Татарстанның театр җитәкчеләре укучыларны Мәскәүгә укырга җибәрмәү яклы. Чөнки Мәскәүгә килеп эләккән булачак артистлар кайтмау ягына караячак, ди алар.

Рузилә Мөхәммәтова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*