tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Физкульт-сәлам, Мөнип абый!
Физкульт-сәлам, Мөнип абый!

Физкульт-сәлам, Мөнип абый!

Безнең Түбән Новгород өлкәсендәге сабантуй ярышларын, футбол-хоккей турнирларын, чаңгы-биатлон узышларын бер дә игътибарсыз калдырмаган семочкилы Мөнип абыйны шул спорт чараларында очраткан саен, хөрмәтле агай белән күтәренке кәефтә җылы гына иттереп “Физкульт-сәлам!” дип исәнләшәм.
Юк, ул ниндидер атказанган, югары уңышка ирешкән, рәсми рәвештә даны тирә-якка таралган кул остасы да, хезмәт батыры да, һәвәскәр артист та түгел, ә гап-гади, әмма ләкин әйткән сүзендә нык торган, турыдан ярган авыл мужигы. Яшьтән үк спорт белән якыннан дус булганга күрә, аны совет армиясенең иң элиталы чик сагы гаскәрләренә чакыралар һәм ул яшь хатынын өч көнлек кызы белән калдырып, өч ел Ватаныбыз алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп кайта. Солдат еллары физик яктан аны тагы да чыныктыра төшә. Урамдагы турникта “кояш” әйләнү аңа берни дә тормый. Сабантуйларда штанга да күтәрә, бүләкле урыннарга ирешә.
Армиядән кайту көе җирле колхозның сөт фермасына оператор булып эшкә урнаша, чөнки гаиләсен туендырасы бар. Туган авылының патриоты һәм актив позицияле гражданы булганга, иҗтимагый тормышның үзәгендә кайный, һәр җирдә халык ихтыяҗын яклап чыга. Шул ук вакытта мал-туарлы, кош-кортлы шәхси хуҗалыгын да ул уңышлы гына алып бара, ә өч ел армиядән зарыгып көткән хәләл җефете Ркыя ханым аңа тагын бер-бер артлы өч кыз бүләк итә. “Күреп торам бит, Мөнибемә ыруг тамырын дәвам иттерүче ир-егет кирәк. Ә миңа 40 яшь инде. Нишләмәк кирәк, тәвәккәллегебезне бергә җыйдык та, бишенче балага барырга булдык. Аллаһыга мең рәхмәт, безнең үтенеч-ялваруларны ишетеп булса кирәк, ир-бала белән сөендерде һәм 41 яшемдә Мөнибемә Мөҗибемне алып кайттым”, – дип сөйләде Ркыя апа.
Әйтергә кирәк, Аллаһы боерса, киләсе елның 8 январенда Мөнип абый белән Ркыя апа Әббәсовлар үзләренең 60 еллык бриллиант туйларын бәйрәм итәчәк. Ә бүген Мөнип абыйның “Туган як” газетасына эләгүенең төп сәбәбе – 25 январьда аңа 80 яшь! Шуңа да карамастан, ул бүген дә актив хәрәкәттә: алашлары баккан, куйлары ашаткан, мунчасы яккан, кары чистарткан һәм шуның өстенә Яңа ел каникулларында татар авылларында булып үткән хоккей турнирларының берсен дә калдырмады. Юбиляр агаебыз җаны-тәне белән спортны яратканга күрә һәм улы – уң кулы булган Мөҗипнең дә оста иттереп футбол-хоккей уйнавы Мөнип абыйны икеләтә бәхетле әти иткәндер. Үзенең олуг яшенә карамастан, моннан берничә еллар элек туган авылының Пьяна буенда үткән футбол турнирларында һәм хоккей бозында узган ярышларда кадерле юбилярның судьялык иткәне әле дә күз алдында. Ә улы чыгыш ясаган туган авылы командасы өчен футбол-хоккейда җан атуын күрсәгез, хәйран калачаксыз. Бу күренешләргә үзем күп тапкыр шаһит булганым бар. Сәламәт яшәү рәвеше алып барганга күрә, Мөнип абый 70 яшенә кадәр җирле мәктәптә хуҗалык мөдире булып эшли. Һәм, әйткәнебезчә, 80 яшьлек агай бүген дә тик тормый. Йорт-җирендә мәш килгән, спорт вакыйгалары белән кызыксынган һәм дүрт чакыру рәттән авыл советы депутаты булып торган Мөнип абый әлеге яшьләргә кайбер спорт күнекмәләрендә сабак бирергә сәләтле үрнәк өлгесе.
Олы тормыш юлыннан үз сукмакларын ярып 59 ел бергә гомер иткән Мөнип абый белән Ркыя апа бүген уллары Мөҗип һәм киленнәре Лилия белән бер киңәштә, бер сүздә булып, 14 ел инде бергә тату гына яшәп яталар, өч оныкларын татар-мишәр гореф-гадәтләре нигезендә тәрбияләргә булышып торалар. Мөнип абыйны 30 елдан артык беләм һәм ул һаман да шундый ук көр күңелле, оптимистик карашлы ил тоткасы булган ир уртасы кебек сакланып калган. Бер үк күз генә тия күрмәсен язма героема. Мөнип абый, алга таба да Сезнең белән “Физкульт-сәлам!” дип күрешеп торырга Ходай язсын иде.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ. 
“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*