tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флорида Сабантуе февраль уртасында үтәчәк
Флорида Сабантуе февраль уртасында үтәчәк

Флорида Сабантуе февраль уртасында үтәчәк

Флоридада яшәүче милләттәшләребез Сабан туен 13 февральдә каршы алырга җыена.

Фейсбуктагы төркемнәрендә оештыручылар болай дип яза:

“Кадерле дуслар!

Ниһаять түземсезлек белән көтеп алган, үзенең ямьлелеге, сокландыргыч биюләре, моңлы җырлары, талантлы яшь башкаручылары белән таң калдырып, һәрберебезнең йөрәгенә утеп кергән иң олы бәйрәмебез якынлаша.

2016 елның 13 февралендә (Шимбә көнне) барыгызны да кояшлы Штатның иң гузәл паркларының берсендә Tradewinds Park (павильон Grandiosa, нәкъ үткән елгы урында), Флорида Сабантуена көтеп калабыз.

Февраль ае – Флориданың иң матур чорларының берсе. Төньяктан килүче милләттәшләребезгә бу бигрәк тә кулай булыр: кышкы суыклардан килеп берочтан якты кояш нурында һәм җылы океан суында сихәтләнсәгез, ә бәйрәмебез сезне милли яктан тагын да баетыр.

Сабантуй тагын да ямьлерәк һәм мавыктыргычрак булсын очен яңа талантларны ачып, барыбыз да катнашып кумәк көч белән уздырыйк. Һәрберебез үзенең җыр-моңнары яисә биюләре белән иркен катнаша ала.

Әлбәттә үзебез белән ризыкларны һәм эчемлеклэрне (исерткеч эчемлек тыела) алып килсәк, өстәлебез тагын да баерак булыр. Символик рәвештә һәр кешедән $20 (балаларга керү бушка) соралачак.

Сабантуй безне көтә!”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*