tatruen
Баш бит / Әңгәмә / Флюра Вафина: «Иҗат — минем тормыш рәвешем!»
Флюра Вафина: «Иҗат — минем тормыш рәвешем!»

Флюра Вафина: «Иҗат — минем тормыш рәвешем!»

Уралда туып-үскән автор-башкаручы Флюра Вафина Мәскәү каласында гомер итә. Бүгенге көндә аның тарафыннан 200дән артык җыр иҗат ителгән. Флюра Вафинаның җырлары берсеннән-берсе төрле темаларга багышланган. Алар арасында хәрби-патриотик рухтагы җырлар һәм хәтта шансон юнәлешендәгеләре дә бар. Флюра Вафина — һәрвакыт шат күңелле, күтәренке рухлы ханым. Аңа төшенкелек дигән сыйфат бөтенләй хас түгел. Ул гына да түгел, шушы кәефен ул башкаларга да бирә белә. Аның белән аралашканнан соң күңелдә җылы хисләр уяна.

Флюра Вафинаның бер хыялы бар. Ул Казанда, тарихи Ватанында концерт куярга хыяллана. «Казанлылар концерт куярга чакырсын иде. Репертуарымда татар һәм рус җырлары бар. Бу минем хыялым һәм үтенечем», – ди җырчы. Тәкъдим ителгән әңгәмәдә Флюра Вафинаның иҗаты белән якынрак таныша алырсыз.

– Флюра ханым, Сезне еш кына сәхнәдә Флора дигән серле исем белән тәкъдим итәләр. Бу Сезнең сәхнә исемегезме? Каян барлыкка килде ул?

– Әйе, Флора — минем сәхнә исемем. 1997-1998 елларда югары уку йортында белем алганда, диплом эшемне коммерцияле булмаган учреждение ачу темасына багышладым. Бу оешма Магнитогорск шәһәренең Уң як Яр буе районы хакимияте каршындагы «Флора» музыка, театр һәм кино үзәге иде. Аның учредителе мин шәхсән үзем булдым. Флора исемен дә үзем сайладым. Ул, беренчедән, минем исемгә аваздаш, икенчедән, бу исем алга бару дигәнне аңлата. Шулай итеп, Флора исеме үземә дә кушылып калды. Мәскәүдә дә мине Флора дип беләләр. Миңа калса, бу исем тизрәк истә дә кала. Аннан соң исемемне Флера, Флюра дип бутап әйтүчеләр дә шактый, шуңа күрә Флора бу аңлашылмаучанлыкларны юкка чыгарды.

– Әти-әниегез Татарстанныкы, ә Сез ни рәвешле Уралда тудыгыз? Ни өчен Мәскәүгә күчендегез? Кайсы шәһәр Сезнең өчен якынрак?

– Минем тамырларым, чыннан да, Татарстанга барып тоташа. Әти тумышы белән Чистай районының Татар Сарсазы авылыннан, әни Әтнә районының Шуката авылыннан. 30нчы елларда аларның әти-әниләре раскулачиваниега эләгеп, Уралга, Магнитогорск төзергә репрессияләнгән. Ул вакытта әтигә — 9, әнигә 5 яшь булган. Алар күршедә генә яшәгән, шунда танышканнар да инде. Шәһәрнең Новостройка исемле бистәсендә нигездә Татарстаннан күчеп килгәннәр яши. Алар бернигә дә карамастан, гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклап кала алган. Аларның сугыштан соң төзелгән йортлары әле дә тора. Мәчет салдылар, әмма аны яптылар, берара анда кибет тә ачтылар. Шул кибеткә ипи алырга йөргәнне хәтерлим. Ә инде 90нчы елларда бинада яңадан мәчет эшли башлады. Магнитогорск — минем Ватаным, монда мин тудым, монда минем газиз кешеләрем — әти-әнием җирләнгән, монда минем туганнарым яши. Мин әле дә ул бистәгә барып, анда яшәүче татарлар белән саф татар телендә аралашам. Иҗат тормышым Магнитогорск һәм Чиләбе белән тыгыз бәйләнгән. Мин Урал тамашачыларын сагынам. Ә Мәскәү мине тагын да күтәрде, гитарада уйнарга өйрәтте. Мәскәүдә тәүге тапкыр сәхнәгә аяк бастым (мәктәпне тәмамлап, Мәскәү текстиль институтына кергән елым). Чиләбедә исә мин инде инженер һәм мөгаллим булгач, 1992 елда үз җырларым белән чыгыш ясадым. Магнитогорск миңа музыкаль белем бирде. Биредә консерваториянең эстрада бүлеген тәмамладым. Татарстанда чыгыш ясау — минем күптәнге хыялым. Кызганычка каршы, Казанда бер тапкыр да концерт биргәнем булмады. Мин 2005 елдан бирле Мәскәүдә яшим. Мәскәү Казанга якынрак була, Татарстанга ешрак барырмын дип уйладым, ләкин ялгышканмын. Шулай да Казанның меңьеллыгында чыгыш ясарга насыйп булды. Чистайга да концерт белән барып кайттым. Минем өчен Мәскәү дә, Чиләбе дә, Магнитогорск та якын, һәркайсы йөрәгемдә аерым урын алып тора.

– Магниторгскида, Мәскәүдә яшәүче татарлар белән аралашасызмы?

– Әлбәттә. Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Магнитогорскида, Чиләбедә яшәүче татарлар белән аралашып яшим. Быел Мәскәү өлкәсенең Наро-Фоминскта узган Сабан туенда катнаштым. Анда әтиемнең туган ягы — Чистайдан делегация килгән иде. Аларны күргәч хәтта дулкынланып куйдым. Мин татарлар белән  эләмтәләрне сакларга тырышам. 2008 елда Берлинда узган Сабан туенда да чыгыш ясарга насыйп булды.

– Татар халкы дигәч, Сезнең күз алдына нәрсә килеп баса?

– Безне барыбызны да гореф-гадәтләр, милли бәйрәмнәр, милли ашлар берләштерә. Мактанып әйтүем түгел, мин тәмле итеп бишбармак пешерә беләм. Миннән интервьюалырга дип немец журналисты белән тәрҗемәче килгән иде. Аларны да бишбармак белән сыйладым. Минемчә, гореф-гадәтләр, милли ашлардан башка татар халкына хезмәт сөючәнлек, рухи байлык, буыннар арасындагы элемтәләрен нык тоту сыйфатлары да хас.

– Флюра ханым, Сезгә бу тормышта ачысын да, төчесен дә татырга туры килгән. Авыр вакытларда таянычыгыз кем булды?

– Иҗат тормышымда ярдәм итүчеләр күп булды. Әмма иң зур ярдәмне миңа Ходай бирде. Миңа калса, дөньяда очраклы хәлләр булмый, барысы да Ходай тарафыннан алдан язып куелган. Язмышым да язылган булган дип уйлыйм. Авыр вакытларда улым тынычландыра: әни, бу синең миссияң, ди. Хәтта Казанның меңьеллыгы уңаеннан татар телендә язылган җырларны да мин очраклы гына иҗат ителгән дип санамыйм. Ярдәм итүчеләрем күп. «345 нче механика заводы» башлыгы Р.Гатауллинга, «Десант» идарә компаниясе директоры В.Медведевка рәхмәтләремне җиткерәм. Магнитогорскида миңа Татар-мәдәни үзәге рәисе Кадиминур Таһиров ярдәм итте. Аның булышлыгы белән мин Буратино театрында «Мәңге бергә» җырының премьерасын тәкъдим иткән идем. Берлинга баруымда исә мәчет имамы Ринат Галәветдинов ярдәм итте. Анысында «Рухи байлык» дигән җыр язып, аны Рамазан аенда мәчет янында Осетияга хезмәт итәргә китүче солдатлар өчен башкардым. Шушы мәрхәмәтле кешеләрдән тыш, миңа шулай ук үземнең шәхси сыйфатларым да ярдәм итә. Мин — максатчан, үзсүзле кеше.

– Бүгенге көндә ниләр белән шөгыльләнәсез? Улыгыз татар телен беләме?

– Мәскәүдә 2005 елдан алып 5 елга якын Дзержинский исемендәге дивизиянең җыр һәм бию ансамблендә һәм берничә ай Бөек Ватан сугышы музееның концерт бүлегендә эшләдем. Хәзерге вакытта мин шәхси эшмәкәр. Улым Руслан Мәскәү техник югары уку йортының 5нче курсында белем ала. Әмма кызганычка каршы, ул татар телен белми, мин моны үземнең хатам дип саныйм. Шулай да улым татар халкының гореф-гадәтләрен хөрмәт итә, мәчеткә йөри.

– Нинди бәйге-фестивальләрдә катнаштыгыз һәм кайсысы аеруча истә калды?

– 1987 елда Чиләбегә инженер булып кайткач, тормышымдагы беренче автор җыры бәйгесендә катнаштым. Анда мин Егоровның «Облака» җыры белән 1нче урынны яуладым. Ә инде минем өчен иң мөһим булган бәйге 1993 елда узды. Ул вакытта мин Чиләбе мәктәбендә өстәмә белем бирү укытучысы булып эшли идем. Анда мин тамашачы мәхәббәтен яуладым. Бәйге шартлары буенча өлкә телевидениесында бушлай 3 клип төшерелде. Аннан соң теле-радиотапшыруларда катнашым һәм Магнитогрскида, Чиләбедә концерт бирдем. Магнитогорскида металлурглар турындагы җыр бәйгесендә катнашып, дипломант исеменә лаек булдым. 1997 елда Мәскәүдә «Ночная птица» җыры белән шәһәр романслары бәйгесендә җиңдем. «Россиянең көчле хатын-кызлары» телевизион бәйгесендә катнашу минем язмышымны үзгәртте, 2003 елда мин Мәскәүгә килеп эләктем. Башта хатын-кызлар турында язсам, аннары җиңүгә багышланган җырлар иҗат итә башладым. 2006 елның апрелендә патриотик җырлар бәйгесе лауреаты, 2006 елның декабрендә хәрби тематикага багышланган тагын бер бәйге җиңүчесе. «Барлау» татар җыры бәйгесендә катнашканны хәтерлим. Аларның берсе дә истән чыкмый, һәркайсы күңелдә уелып калган.

– Флюра ханым, сезнең карашка, нәрсә ул иҗат? Сезгә татар телендә җырларга кыен түгелме? Татарстаннан читтә яшәүчеләр татар җырларын ничек кабул итә?

– Минем өчен иҗат — ул тормыш рәвеше. Минем өметем һәм таянычым. Мин сәхнәдән башка яши алмыйм, сәхнә миңа яшәргә көч бирә. Миңа татар телендә җырлау бер дә кыен түгел. Үзем иҗат иткән җырларны аеруча яратып башкарам. Хис-кичерешләремне җырларым аша белдерәм. Бер генә кимчелегем: миндә Урал халкының диалекты бик көчле. Сөйләм телем — ассимиляция нәтиҗәсе, ягъни рус һәм татар менталитетлары кушылуы. Концерттан соң еш кына яныма килеп, сезнең җырларыгыз шулкадәр аңлаешлы диләр. Кызганыч, билгеле сәбәпләр аркасында без — Магнитогорск татарлары рус шәһәрендә туып, рус мәктәбендә белем алдык. Шулай да без татар телен саклыйбыз, җырларымны да туган телемдә иҗат итәм. Минем телне җирле халык бик яхшы аңлый. Дөрес, Мәскәү җырчылары миңа татар телен бозмаска, рус телендә генә җырларга киңәш итә. Ә Чиләбедә менә хәтта филологлар да җыр текстлары сорап мөрәҗәгать итә. Мәсәлән, аларны «Туган як», «Мәңге бергә» җырларым кызыксындыра. Кемдер минем җырларыма мөкиббән, ә кемдер аларны бөтенләй тыңламый. Миңа шунысы кызык: Казанда яшәүче татарлар мине ничек кабул итер иде икән?

– Бу сәләтегез кемнән күчте? Сез, беренче чиратта, композитормы, шагыйрьме, әллә артистмы?

– Бу сәләт әтидән дә, әнидән дә күчкәндер дип уйлыйм. Әти гомере буе гармунда уйнады, ә әни җырлады. Без — балалары да еш кына аларга кушылып җыр суза идек. Мин гаиләдә җиденче бала. «Җаныем, бәгърем» җырын яхшы хәтерлим. Әти дә, әни дә бик яратып җырлыйлар иде аны. Аларның җырлаганы әле дә күз алдымда тора. Бу гаиләбезнең бәхетле мизгелләре иде. Шуңа да мин сәхнәне яратам. Өйдә урындыкка басып кунаклар өчен җырлый идем, ә миңа дәррәү кул чаба иделәр… 45 яшендә әни бакый дөньяга күчте һәм өй эче тып-тын калды… Бары аның көчле һәм моңлы тавышы гына үлмәс булып калды. «Әниемә» җырын апа-сеңелләрем белән әни рухына җырлыйбыз. Иҗат иткән вакытта мин үземне композитор, шагыйрь һәм артист итеп бертигез хис итәм. Шулай да патриотик рухтагы җырлар башкарганда, мин үземне артист дип саныйм, чөнки патриотик җырлар минем иҗатымның мөһим юнәлеше.

– Сез сәхнәдә шундый актив, оптимистик рухлы. Ә тормышта Сез нинди?

– Сәхнә образына туры килү-килмәвем турында башкалардан сорасак яхшырактыр. Артистизм турында сүз чыккач, шуны әйтергә кирәк, минем сәхнәдәге образым тормыштагысына туры килә. Мин тормышта да якыннарымны оптимист булырга, үз көчләренә ышанырга өндим. Балачактан шундый булып үстем. Шушы сыйфатымны сакларга тырышам. Улым кайвакыт минем мондый күңел халәтемә шикләнеп тә карый. Мин башкаларны тормышның кояшлы ягыннан барырга өйрәтәм, үзем дә шулай эшлим. Минем моңаеп утырырга хакым юк. Мин иҗат итергә тиеш. Әти мәрхүм «синең кебек кешеләр башкаларга бәхет китерә» дип әйтә иде. Өйдә мин гадәти хатын-кыз. Моны улым гына белә. Еш кына аны яратып ашый торган бәлеш белән сыйлыйм. Мин уйларга, уйланырга яратам. Савыт-саба юганда да башыма төрле уй-фикерләр килә. Үз җырларымны тыңлаганда, биисе килә башлый. Өйдән чыгуга мин янә үземә энергия туплыйм, шуны башкалар белән дә бүлешергә ашыгам. Мин балачакта әти-әни кочагында булгандагы кебек үк бәхетле, мин һәрвакыт аларның һәм тамашачым җылысын тоеп яшим.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*