tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музее беренче сыйныфларны “Әлифба бәйрәме”нә чакыра
17.01.2019 - Музей  "Элифба" г. Арск (фото Салават Камалетдинов)
17.01.2019 - Музей "Элифба" г. Арск (фото Салават Камалетдинов)

Габдулла Тукай әдәби музее беренче сыйныфларны “Әлифба бәйрәме”нә чакыра

Габдулла Тукай әдәби музее “Әлифба бәйрәме” үткәрү өчен гаризалар кабул итә башлады. Музей беренче сыйныф укучыларын кунакка көтә. Бу турыда музей матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Бәйрәм 20 гыйнвардан 1 мартка кадәр Габдулла Тукайның әдәби музеенда татар һәм рус телләрендә узачак.

Кече сыйныф укучылары өчен “Әлифба бәйрәме” – ул беренче” дәреслекне укып бетерү хөрмәтенә оештырылган театральләштерелгән тамаша.

Бәйрәмдә “Шүрәле” балалар белән төрле уенннар уйный, кроссвордлар чишә, рәсем ясый. Шүрәле – яхшы әкияти герой, урманны саклаучы. Ул балаларга уен формасында табигатькә сакчыл карарга кирәклеген, әйләнә-тирә мохиткә һәм бер-береңә әйбәт һәм игътибарлы булырга кирәклеген аңлата.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*