tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Гаилә казаны кайнап торсын!
Гаилә казаны кайнап торсын!

Гаилә казаны кайнап торсын!

“Алмагачлар чәчәк ата майның  унбишләрендә…” дип җырлый халкыбыз. Быел  алмагачлар бераз соңрак чәчәк атса да, тормыш дәвам итә бит!

15 май – Халыкара гаилә көне икәнлеген белә идегезме? Ул 14 февральдә үткәрелүче изге Валентин көненнән дә, 8 июльдә православ мохиттә Петр һәм Февроний хөрмәтенә  билгеләнә торган мәхәббәт һәм гаиләгә тугрылык көненнән дә аерыла.

15 май – Халыкара гаилә көнен Берләшкән милләтләр Оешмасының Генераль Ассамблеясе 1993 елда билгеләгән һәм ул  1994 нчы елдан Россиядә, Бероруссиядә, Украинада һәм БМОга керүче башка илләрдә үткәрелә.

Әлбәттә, мондый бәйрәмнәр һәркайда үзенчә үтә. Казанда ничек билгеләнде соң ул?

“Татарстан – Яңа гасыр” телеканалы бу вакыйга уңаеннан иртәнге “Манзара” тапшыруына соңгы вакытта кызыклы чаралар үткәрүче “Ай һәм кояш” гаилә саклау үзэге җитәкчесе Айгөл Нурисламованы чакырды.

Айгөл ханым тамашачыларны гаилә көне белән котлады һәм гаиләне саклау, балалар тәрбияләү максатындла үткәрелә торган чараларга чакырды. Куптән түгел Мөхәммәт хәзрәт белән “Коръәндә гаилә образы” дигән темага әңгәмә үткәрелгән һәм ул халыкта зур кызыксыну уяткан.

Дөнья булгач, табак-савыт шалтырамый тормый, төрле хәлләр килеп чыга. Казанда соңгы вакытта гына да 603 туй үткәрелсә, 413 галә таркалган. Балаларга тату гаилә, тыныч тормыш кирәк. Психологик авырлыкларны җиңеп чыгу җиңел түгел.

Шул максаттан «Sun and Moon (Кояш һәм Ай)» коммерцияле булмаган автоном оешма гаилә белгечләре белән очрашулар оештыра икән. Мәсәлән, гаилә кризисыннан чыгу юлларын Санкт-Петербургтан килгэн психотерапевт Голубев Геннадий Геннадьевич өйрәтә.

“Без аның белән бергә  катлаулы мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, төеннәрне чишәргә өйрәнәбез, “- диде Айгөл Нурисламова.

Тәҗибәле  гаилә психологы, психотрапевт һәм сексолог Геннадий Голубев Казанга  16 майда килеп төшә һәм 23 майга кадәр “Ай белән Кояш” үзәге ярдәмендә әңгәмәләр үткәрә, барлык кызыксынучыларга  бушлай киңәшләр бирә. Ә 23 майда Тельман урамы 23 йортта (телефоны  +7 (843) 230-46-20) урнашкан гаилә үзәге “Гомерне озайту” дигән сәләмәтлек ныгыту оешмасы белән берлектә “Бергә – Вместе” дигән  төркемнең эшчәнлеген башлап җибәрә. Хәйриячелекнең менә дигән формасын Казандагы милләттәшләребез уйлап тапкан!

Айгөл Нурисламова “Манзара” тапшыруында тагын бер кызык проект турында  әйтте. “Безнең халыкта борынгыдан шәжәрә төзу гадэте булган. Бу эш гаиләне берләштерә, дуслаштыра. Ата-бабаларын хөрмәт иткэн гаилэ ныклы була. Без Татарстан Дәуләт архивы белэн «Шәжәрә» проекты алып барабыз. Халык бик кызыксынып катнаша. Куп гаиләләрдә шәжәрә төзу теләге туды. Гомумэн, һәр гаиләдә шәжәрә булдырырга кирәк,” – диде Айгөл ханым.

Ул тамашачыларны Гаилә көне уңаеннан җомга көнне 18 майда сәгать 10 да Декабристлар урамы 4 йортта үтәчәк махсус очрашуга чакырды. Анда гаилә шәжәрәсен төзергә ярдәм итү, киңәшләр бирү оештырыла.

Теләге булган кешеләрне Айгөл Нурисламова  +7-904-667-11-22 телефонына шалтыратып, шәжәрә дәресенә алдан язылырга тәкъдим итте. Мондый изге эшкә без дә кушылып, бу мәгълүматны милләттәшләргә таратырга булдык. Гаилә казаны да, Казандагы гаиләләр дә кайнап торсын әйдә!

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*